Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музей-комплексы бинасында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан күргәзмә ачылды
Гөлсинә Зәкиева
Тантаналы өлеше Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үткән вакытка туры килде һәм аның беренче кунаклары бәйрәмгә кайткан язучылар булды.
Күргәзмә бинаның икенче катында урнашкан. Җиңүнең 80 еллыгына багышланып эшләнгән ул, әмма Әфганстан, Чечнядагы сугышчан хәрәкәтләрне дә, махсус хәрби операцияне үз эченә алган. Нәкъ уртасында – мәңгелек ут.
– Быел илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылый. Дәһшәтле еллар инде артта калды, әмма беләбез, җиңү безгә җиңел генә бирелмәде. Җиңү хакына яу кырында ятып калган ватандашларыбыз мәңге безнең хәтерләрдә. “Җиңү хакына” дигән исем астында ачылачак күргәзмәбез дә каһарман якташларыбызга багышлана, – диде музей-комплекс җитәкчесе Алинә Мөхәммәтшина. – Без, яшь буын, аларның батырлыгын үрнәк һәм өлге итеп алып яшәргә бурычлы. Аларның васыятен мирас итеп, Әфганстан, Чечня елларын да горур кичтек. Югалтуларсыз гына булмады, әмма җиңү әләме безнең кулда калды. Инде менә тагын бер сынау – махсус хәрби операция бара.
Егетләребез алгы сызыкта. Бу юлы да без бирешмәбез! Музейдагы күргәзмә дә шушы дүрт чорны берләштерә, ир-егетләрнең курку белмәс бердәмлеге, ил өчен соңгы тамчы канга кадәр көрәшүләре хакында сөйли.
– Бу күргәзмәнең җирлектә оештырылуы очраклы хәл түгел, – диде Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров. – 13 егетебез махсус хәрби операция зонасына китте. Кызганыч, икесе һәлак булды. Әмма алар безнең күңелләрдә мәңге сакланачак. Авылдашыбыз Илнур Яруллин гуманитар ярдәм илтүне оештырды, госпитальләр белән тыгыз элемтәдә тора, хәбәрсез югалганнарны эзләүдә булыша һәм тагын бик күп изге эшләр башкара. Музеебыз директоры урынбасары Фердинанд Кавиев әфган сугышы ветераны. Минем теләгем – илдә тынычлык урнашсын, мондый эчтәлекле күргәзмәләр оештыру өчен мөмкинлекләр башка килеп чыкмасын иде.
Бөек Ватан сугышында, Әфганстан җирендә, махсус хәрби операция зонасында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. “Сугышчан туганлык” җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе, әфган сугышы ветераны Сергей Баһаветдинов гитарада уйнап, Булат Окуджаваның “Безгә җиңү генә кирәк” (“Нам нужна одна победа”) җырын башкарганда, бер кеше дә күз яшьләрен тыеп кала алмады. Хәтта ирләр дә аска карап тын калды. Ә ул җиңү өчен нинди бәя түләргә кирәк? Моны барысы да яхшы аңлый. Кызганыч, безнең районда да кайгылы хәбәр алган гаиләләр саны арта бара. Алмаз Әһлиев иң беренчеләрдән булып һәлак булды һәм Яңа Кырлайга алып кайтып җирләнде. Күргәзмәдә аңа аерым урын бирелгән. Фотосурәттән елмаеп бик чибәр яшь ир карап тора. Әле яшисе дә яшисе, югыйсә...
Алмаз Әһлиев хәрбиләр гаиләсендә Красноярск өлкәсенең Канск шәһәрендә туып-үсә. Новосибирскийның Югары Хәрби команда училищесында укый. Аннан – хәрби хезмәт. Бу чарага Алмазның әнисе Нурия ханым белән әтисе Хәмит Әһлиевлар да кайткан иде.
– Мин үзем шушы авылда туып-үстем. 25 ел ракета гаскәрләрендә хезмәт иттем. Ике ир бала үстердек. Олысы Мәскәүдә академия тәмамлады. Подполковник. Алмаз да 2022 елның сентябрендә подполковник званиесе алырга тиеш иде, тик... август аенда һәлак булды. Үлгәннән соң “Батырлык” ордены белән бүләкләнде, – диде Хәмит Әһлиев улы турында сөйләгәндә күз яшьләренә буылып сүзен дә әйтеп бетерә алмыйча.
– Приказ нигезендә иң беренче булып хәрби операция зонасына китте ул. “Әни, борчылма”, – диде. Аның сугыштан башы чыкмады. Училище тәмамлаганнан соң ук иң беренче Кырымда үзен сынады. Ул вакытта аңа 22 яшь кенә иде. Карабахта булды. Аннан өч тапкыр Сириягә барып кайтты. 2022 елның 19 февралендә кайтты, 22 февральдә туган көне иде, 23 февральдә махсус хәрби операция зонасына китте, – диде Нурия ханым. – Шул елны августның җидесендә кыска вакытлы ялга кайтты ул. Биш көн гаиләсе белән, ике көн бездә булды. Ярый, гаилә корырга өлгерде. Ике, биш яшьлек балалары бар. Унынчы августта озаттык. 17 августта һәлак булды. Соңгы тапкыр күреп калырга кайткан булган икән. Юмор хисле, ачык йөзле бала иде. Кайсы фоторәсемен алма, елмаеп карап тора. Караган саен йөрәк өзгәләнә.
– Бүген без Бөек Ватан сугышында, Әфганстанда, махсус хәрби операция зонасында һәлак булганнарны искә алабыз. Беренчесе турында укып, сөйләгәннәрдән чыгып белсәм, соңгысы үз күз алдымда үтә. Геройларны, аларны тәрбияләп үстергән әти-әниләрне олы хөрмәт белән искә алып, аларга рәхмәтебезне белдерик. Алар гомерләрен дә жәлләмичә илебез чиген, Ватаныбызны, безне саклыйлар, – диде Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Азат Вахитов. – Шулай ук гуманитар ярдәм оештыруга үз өлешен керткән бөтен кешегә чиксез зур рәхмәтемне белдерәм.
Күргәзмәне ачу тантанасында хәрби хәрәкәт ветераннары республика иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе, шәхси эшмәкәр Илнур Яруллин да катнашты. Алинә Мөхәммәтшина әлеге күргәзмәне булдыруда ярдәм күрсәткән өчен аңа рәхмәтен белдерде.
– Ул яу кырыннан алып кайткан бик күп материалларны, экспонатларны безгә тапшырды, – диде Алинә Мөхәммәтшина.
– Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтсәк тә, әле яу кырыннан кайтмаган хәбәрсез югалган солдатлар күп. Күптән түгел бер солдатыбызны эзләп таптылар. Без аның сөякләрен алырга бардык. Кечкенә генә гроб шикелле бер савытка салып бирделәр. Газыйм исемле кеше иде ул. Беләсезме, күпме вакыт үткән, капсуладагы хәрби комиссариат язмасы беткән, ә менә “Миңа берәр нәрсә булса, Шушмабашка, әтигә хәбәр итәрсез”, – дип әтисенең исем-фамилиясен әйтеп үзе язган язу калган. Шуның буенча эзләп таптылар. Шушмабашка алып кайтып җирләделәр. Туганнары гомер буе абыйларын көткән. Шушы вакыйга алдыннан бер туганына төш кергән. “Әни күптән вафат инде. Төштә ап-ак күлмәктән йөри икән. Абыең кайта, кызым, абыең кайта”, – дигән, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина. – Тормыш үзгәрә. Әфган сугышын да кичердек, Чечняны да үттек. Махсус хәрби операция бара. 400гә якын егетебез шунда. Кызганыч, югалтулар да бар. Йөзгә якын якташыбыз һәлак булды. Алмаз Әһлиевны иң беренче булып Яңа Кырлайда күмдек. Хәтерлим әле, дуслары кайткан иде. Аның турында бик яхшы фикерләр җиткерделәр. Бер егет аның белән бергә хезмәт итүе, бик күп нәрсәгә өйрәтүе турында сөйләде. Яралангач, бу егеткә кайтып китәргә кушкан. Мондый яра белән сез калдыгыз бит, дигәч, син кайтырга, монда күргәннәр турында яшь буынга сөйләргә тиеш, дигән. Менә шундый чын патриотлар булганга без тыныч тормышта яшибез. Дөрес, гуманитар ярдәм җыябыз. Әмма анда бер көнгә генә барып кайтсак та, егетләрнең нәрсә кичергәннәрен аңларга булыр иде. Теләгем – махсус хәрби операция тәмамлансын да, егетләребез исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсын.