“Казан арты” тарих-этнография музеенда сугыш чоры балаларына багышланган экспозиция ачылды
Ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды һәм сугыш чорында өлкәннәр белән беррәттән эшләгән, ачлык-ялангачлык ачысын кичергән балаларга багышланды. Аларның күбесе юк инде. Шуңа бу искә алу кичәсе дә булды.
– Районда ике генә Бөек Ватан сугышы ветераны калды. Алар белән очрашырга, аралашырга, үзебезгә мәгълүматлар туп-лап калырга тырышабыз. Шулай ук сугыш чоры балалары белән дә тыгыз элемтә урнаштырдык. Музей хезмәткәрләре тарафыннан төшерелгән “Сугыш урлаган балачак” фильмы дәһшәтле сугыш еллары, тылдагы хезмәт, балалар язмышы турындагы истәлекләрдән тора. Теләге булган кеше бу фильм белән музейга килеп таныша ала, – диде кичәне алып баручы музей хезмәткәре Ирина Синичкина. – Без күрми, белми калган кешеләр булса, хәбәр итегез. Берсен дә читтә калдырмаска кирәк. Чөнки алар нинди генә авырлыклар күрүгә карамастан, сынмаганнар, кеше булып калганнар, тормышта үз урыннарын тапканнар.
– Бу Иҗтимагый совет инициативасы белән эшләнгән икенче экспозиция, – диде Иҗтимагый совет җитәкчесе Надия Мифтахетдинова. – Беренчесе бүгенге көн геройларына, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче якташларыбызга багышланса, монысы Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә сугыш чоры балаларын үз эченә ала. Инициаторы Иҗтимагый совет булса, җаваплы кеше район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина. Музей хезмәткәрләре бик зур хезмәт куйды. Бик матур экспозиция килеп чыкты. Ул әле тагын да тулыландырылачак. Чөнки сугыш еллары ул чор балаларын да читләтеп үтмәде. Күпме бала һәлак булды, кыен күрде – саны да билгеле түгел. Алар турында яшь буын белергә тиеш. Күргәзмәгә кешеләр, балалар килер, дип ышанабыз.
Район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Шәриповна бу эшкә үзеннән бик зур өлеш керткән. Эзләнә, мәгълүматлар туплый. Ул сөйләгәннәрне тыңлап торсаң, күпме хезмәте кергәнгә исең китәрлек. Экспозиция 200дән артык экспонаттан (портретлар) тора, әле барысы да куелмаган, аларны урнаштыра башласаң, күпме урын кирәк. Кәчедә туып-үсеп, хәзерге вакытта Санкт-Петербургта яшәүче Әнәс Закиров, Италиядә гомер итүче якташыбыз белән элемтәгә чыккан, алар да зур ярдәм күрсәткән. Очрашулар, күрешүләр, очрашулар турында әйтеп тә торасы юк.
– Истәлекләрне бөртекләп җыябыз, – диде Рәмзия Шәри-повна. – Мәгълүматлар булса, җибәрегез. Китап чыгарырга планлаштырабыз.
– Сугыш алды еллары мул уңышлы булган. Һәр йортның үзенең келәте бар, хезмәт көненә җитәрлек икмәк бирәләр. Сугышның беренче елында ачлык булмаган. Аннан бөтен әйбер фронтка киткән. Шунда инде ачлык башланган. Бәрәңге коткарды. 25-30 сутый җиргә бәрәңге утыртыла, бөртеге дә калмыйча җыеп алына. Өшегән бәрәңгеләрдән әни кабартмалар пешерде. Шундый тәмле була иде. Аннан соң да әни пешереп карады, әмма ашап булмады, – дип истәлекләре белән уртаклашты хезмәт ветераны, сугыш чоры баласы Илдус Сәгъдиев.
Элек тә бирешмәгән безнең халык, хәзер дә сынатмый. Махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрелә. Бөтен кеше активлык күрсәтә. Бу безнең халыкның бердәмлеген генә түгел, илгә авырлык килгәндә бөтен көчен, тырышлыгын туплап ярдәм итәргә әзер булуын күрсәтә.
– Иҗтимагый совет белән әзерләнгән икенче зур күргәз-мәбез. Алар белән бергә үткәрү үзе үк зур роль уйный. Яшьләр өчен бик кирәк әйберләр бу, – диде музей җитәкчесе Гөлназ Камалова.
– Әйе, килешәм, – диде “Шәрык” мәчетеннән Равис хәзрәт Сафин. – Киләсе буын балаларына шуларны сөйләп калдырырга кирәк. Сез бик зур эш башлагансыз. Безнең балалар бу хакта белсен иде.