“Эх, Арча читекләре, чигүле, искитмәле...”

2025 елның 5 сентябре, җомга

 Арчаның Үзәк стадионында “Арча читекләре” республикакүләм этно-фестивале узды

Фестиваль онытыла барган борынгы йолаларны, гореф-гадәтләрне торгызу, халык җыр-биюләрен         саклап калу, киләчәк буыннарга җиткерү, тәҗрибә  туплау максатында оештырылды.

Шулай ук читек чигү осталарын, һөнәрчеләрне барлау, күн кәсепчелеген, татар халкының милли аяк киеме-читекне популярлаштыруны да күз алдында тотты.

 “Арча читекләре” дигән исем астында ул районда икенче тапкыр үткәрелә. Беренчесе узган ел чигүле читекнең туган ягы Колачы авылында булды. Анысы районкүләм саналса, шундый яхшы башлангычны республикада тиз күреп алдылар һәм республикакүләм дәрәҗәсенә күтәрделәр.

Быел фестивальдә республиканың җиде төбәгеннән – Алексеевск, Биектау, Арча, Әтнә, Норлат, Балтач районнарыннан, Казаннан килгән 35 иҗат коллективы, үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясады.

Фестивальгә килүчеләр читек тарихын чагылдырган күргәзмәләр, район һөнәрчеләренең кул эшләнмәләре белән танышты, күн мозаикасы, “Казан җөе” һәм читек чигүгә багышланган осталык дәресләрендә катнашырга теләүчеләр дә күп булды.

Катнашучыларны Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова сәламләде.

– Арча читекләре районыбыз данын еракларга тараткан. Аларны Европа илләрендә – Бельгия, Англия, Франциядә, шулай ук Урта Азиядә хатын-кызлар яратып кигән. Без үзебезнең тарихыбыз белән чын күңелдән горурланабыз. Булдыра алганча шушы тарихны сакларга, үстерергә, киләчәк буынга тапшырырга тырышабыз, – диде ул. – Фестивальнең елдан-ел үсүен, тагын да зуррак масштаб-ларда, кызыклырак, баерак эчтәлекле итеп үткәрелүен теләп калабыз. Катнашучыларга иҗат уңышлары телибез, безнең бәйрәмнең бизәге булганыгыз өчен бик зур рәхмәт.

– Читек – Арчаның чын йөзе. Шуны аңлавыгыз, зур күләмле фестиваль оештыруыгыз өчен рәхмәт. Гади читекне шушы дәрәҗәгә күтәреп, аның нинди затлы аяк киеме икәнен күрсәтү өчен уңай ул. Киләчәк буыннарга җиткерерлек әлеге бай мирасны үстерүдә, аны танытуда зур уңышлар телим, – диде Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының мәдәни ресурслар үзәге методисты Миләүшә Насыйбуллина.

Ул фестивальне оештыруда зур өлеш керткән Арча район Мәдәният йорты директоры Марат Котдусовка, “Җидегән чишмә” Арча халык театры җитәкчесе Инсаф Мөхәммәтгалиевка, режиссер ярдәмчесе Гүзәл Нигъмәтҗановага мәдәни ресурслар үзәгенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Чара читек тарихы белән таныштырудан башланып китте. Арча мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Хәзинә” фольклор коллективы аны театральләштерелгән күренеш аша җиткерде.

“Арча милли аяк киемнәре” берләшмәсе тарихы Колачы авылыннан башланып китә. 1885 елда Рамазан һәм Вәли Гайнуллиннар эш эзләп Казанга юл ала, читекләр әзерләү белән шөгыльләнүче Солтан байга яллана, бу һөнәргә өйрәнә. Ике ел эчендә милли аяк киемнәре җитештерүне тулысынча үзләштереп, егетләр авылга кайта. Алар башка авылдашларын да шунда эшкә урнашырга чакыра. 1925 елга кадәр Колачының дистәләгән кешесе Казанда милли аяк киемнәре җитештерүдә эшли.

1929 елда кооператив артельләр барлыкка килә. Бу һөнәрне белүчеләр күп булуны исәпкә алып, аны башта Колачыда ачарга уйлыйлар. Тик аның өчен яраклы бина булмау сәбәпле, биш километр ераклыктагы Мүлмә авылын, андагы кулланылмый торган хәрби казарманы сайлыйлар. Колачы, Урта Аты, Урта Сәрдә читекчеләре аяк киемнәре чит илләргә дә китә.

Җитештерү арткан саен яңа эшчеләр кирәк була. Бу һөнәргә өйрәнгән чигүчеләр өйләрендә эшли башлый. 750 кеше эшле була. Махсус агентлар өзлексез чимал белән тәэмин итеп тора. Колачы осталары чиккән читекне Һиндстан Премьер-министры Индира Гандига, туфлины Надежда Крупскаяга да бүләк итеп җибәрелә.

1972 елда Арчада “Милли аяк киемнәре җитештерү” берләшмәсе төзелә. 70нче еллар ахырында, филиалларны да кертеп, берләшмәдә 1200 кеше хезмәт куя. Милли аяк киемнәре берләшмәсенең даны еракларга тарала. 1980 елда Лейпциг ярминкәсендә Арча берләшмәсе продукциясе алтын медальгә лаек була. Әмма... 2006 елда, икътисади кризис чорында берләшмә эшчәнлеген туктата. Шулай да эзсез югала алмый. Айрат Солтанов кечерәк кенә цех ача, фабрикадан кирәкле җиһазларны сатып ала, коллектив туплый һәм бу эшне дәвам итә. Бүгенге көндә Арчада чигүле читекләр аз җитештерелә, әмма бөтенләй бетми. Соңгы вакытта чигүле читек, чүәкләргә сорау арта башлады. Шәһәрләрдә хатын-кызлар аларны сәхнәдә генә түгел, көндәлек тормышта да яратып кия. Бәяләре югары булуга карамастан, уңайлылыгы белән кызыксындыра. Аннан матур да бит. Милли бизәкләр төшереп кул белән чигелгән.

Шундый тарихны онытырга юл куймыйча, бай мирасны саклап калырга, яшь буынга җиткерергә (ә алар матурлыкны хәзер күреп ала һәм модага әйләндерергә дә өлгерә) тырышу максатыннан оештырыла да инде әлеге фестиваль.

Бер көн эчендә күпме мәгълүмат тупладык, күпме матур эшләнмәләр карадык, күпме кеше белән таныштык, күңелгә күпме сихәт алдык. Татар моңы, татар биюе, җыры белән кайнап торган бу бәйрәм тарихилыгы, күркәмлеге, бердәмлеге белән күңелләрне айкады. Арча балалар сәнгать мәктәбе укучыларының иҗади эшләре искиткеч иде. Фестивальдә катнашучылар алып килгән эшләнмәләр дә берсеннән-берсе матур килеп чыккан. 

Фестивальгә килгән иҗат коллективлары “Халык җыры”, “Халык биюе”, “Инструменталь башкару”, “Фольклор-этнографик күренеш”  номинацияләрендә чыгыш ясады. 49 номер. Берсеннән-берсе яхшы коллективлар, берсеннән-берсе матур чыгышлар. Һәр коллектив лаеклы төстә Диплом һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды. Фестивальгә килүчеләрне бәйрәмнең символы булган чигүле читек шатланып каршы алды, моңаеп озатып калды. Киләсе очрашуга кадәр.

 Арча районыннан чыгыш ясаучылар:

“Аллегро” бию коллективы

Ралинә Фәйзиева (җыр)

“Ятаган” фольклор уен кораллары ансамбле

Алмаз Хәйретдинов (бию)

“Хәят” этник костюм театры төркеме

“Дуслык” балалар бию коллективы

“Әллүки” балалар фольклор коллективы

“Туым җондызы” коллективы

“Туфелька” бию коллективы

“Арча таңнары” халык вокаль ансамбле

Аяз Бәхтияров, инструменталь башкару

“Милли моңнар” дуэты

“Асылташ” фольклор коллективы

Нурия Әхтәмова, бию

Салават Солтанов, инструменталь башкару

Вера Архипова, инструменталь башкару

“Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбле

Нурия Нуруллина, бию 

“Лейся песня” вокаль ансамбле

Ильяс Нуретдинов, инструменталь башкару

Алмаз Харисов, Рәдис Харисов, инструменталь башкару

“Сөмбел” фольклор коллективы

“Русская песня“ халык вокаль ансамбле

“Зөбәрҗәт” фольклор коллективы

Фирдүс Ганиев инструменталь башкару

“Дуслык” фольклор коллективы

“Халык җәүһәрләре” инструменталь ансамбле

“Гәрәбә” дуэты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International