Милли җыен кунаклары тулы бер көннәрен бөек шагыйрь Габдулла Тукай туган ягына сәяхәткә багышлады
26-28 августта Казанда “Татарстан – рухи Ватаным” исеме астында “Милләт җыены” узды. Анда Россиянең 68 төбәгеннән, 27 чит илдән меңгә якын делегат катнашты.
Алты зур автобуста Арча районына килгән кунаклар өч төркемгә бүленеп, районның истәлекле урыннары белән танышты.
Без йөргән төркем сәяхәтен Арча педагогика көллиятеннән башлады. Аларны милли киемнәрдән көллият студентлары – егетләр һәм кызлар татар җыры белән каршы алды. Үзебезнең осталарыбыз кулы белән башкарылган милли эшләнмәләр – бизәнү әйберләре, чигелгән түбәтәй, калфаклар, милли бизәкләр төшерелгән сумкалар хатын-кызларның игьтибарын шунда ук җәлеп итте.
Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова милли җыен кунакларын көллият белән таныштырды.
– Арча педагогика көллияте тирә-якта иң данлыклы уку йортларының берсе. Тарихы бай. 950дән артык студент белем ала. Татарстан Республикасы районнарыннан, Россиянең 12 төбәгеннән, ерак шәһәрләрдән дә килеп укыйлар. Миллилеккә килгәндә, күбрәк татарлар, – диде ул.
Очрашу укытучылар һәм студентлар катнашында концерт белән дәвам итте. Кунаклар милли костюмнардан сәхнәгә чыккан егет һәм кызларга сок-ланып карады, рәхәтләнеп татар җырлары тыңлады, милли татар мохитенә кереп чумды, һәр чыгыштан соң гөрләтеп кул чапты. Аларга аеруча “Арча егетләре” халык вокаль ансамбле җитәкчесе Диләрә Хәйдәрҗанова җырлавы ошады. “Филармониядә артистлар катнашында концерт карадык. Талант ягыннан сезнекеләргә җитми”, – дип чыгыш ясаучыларга бәя дә бирделәр.
Арчага кадәр килеп, ничек инде ”Әлифба” музеенда булмыйсың. Музей директоры Дамир Таҗиев аларны китап авторлары белән таныштырды. Күпләр алар турында белмәгән дә булып чыкты. Шулкадәр кызыксынып тыңладылар, карадылар, кызганыч, вакыт кына тар иде.
Шулай ук бер сыйныф бүлмәсендә милли уен кораллары турында мәгълүмат алдылар, уйнап та карадылар, шул арада ансамбль оештырып, чыгыш та ясадылар әле. Үзләренә дә ошады.
Ә икенче бер бүлмәдә “Казан җөе” буенча осталык дәресе үтте. Җыен кунаклары өчен педагогика көллиятендә үткән һәр минут кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Тик китәргә кирәк иде. Чөнки аларны Яңа Кырлайда көтәләр.
Анда аларны Гөлшат Сафиуллина Габдулла Тукай музее белән таныштырды, Сәгъди карт йортында Адилә Кәбирова кыска гына вакыт эчендә бик күп кызыклы мәгълүмат бирергә өлгерде. Ә Әхмәтхан бай йорты турында Гөлнур Шәрәфетдинова мавыктыргыч итеп сөйләде.
– Мин Новосибирск өлкәсенең Куйбышев районы Бергуль авылыннан, – диде Зөлфия Сунарова. – Бараба татары. Төрки телле иң борынгы җирле халык. Безнең якта утыздан артык татар авылы һәм барысында да мәчет бар. 20нче гасырга кадәр мәҗүсилек булган, хәзер ислам дине. Телем-не, динемне саклап калу өчен көчемнән килгәннең барысын да эшләргә әзермен.
Зөлфия ханымның сөйләм телендә безнең тел белән чагыштырганда аерма сизелә. Кайбер урыннарда аңлап та бетереп булмый.
– Улым хәзерге вакытта “Идел” лагеренда ял итә. Мин Татарстанга гашыйк, ди. Татар конгрессына, Татарстан Республикасы Рәисенә рәхмәт, алар ярдәме белән бездә Сабантуйлар да үткәрелә, – диде ул.
Чуваш республикасында ун татар авылы бар һәм Тәлгать Шәкуров шуларның берсеннән. 85 яшендә. Чиста татарча сөйләшә. Гомер буе авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитәкче урыннарда эшләгән. Хәзерге вакытта җәмәгать эше белән шөгыльләнә. Авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә һәйкәл төзеткән. Мәдрәсә тәмамлаган. Мәчеттә һәр җомга вәгазь укый. “Вакыт” дигән Чувашиядә чыга торган бердәнбер татар газетасына дини һәм патриотик тематикага мәкаләләр яза. Пәйгамбәрләрнең шәҗәрәләрен төзеп, Казанда бастырып, мәчетләргә өләшкән. Шушы эшләре өчен “Халык академигы” исеменә лаек булган.
– Арча ягына беренче килүем, – диде ул. – Тукайдан һәм “Арча” җырыннан гына таныш. Бүген үземә сезгә килергә насыйп булды. Һәр нәрсәне кызыксынып күзәтеп йөрим. Татар булуым белән горурланам.
Надия Курмакаева Ростов өлкәсеннән килгән. Ул татарларның ничек шул якка килеп урнашуы һәм төпләнеп калуы турында сөйләде.
Милли җыен кунаклары Яңа Кырлайдан Кушлавычка юнәлде. Биредә аларны Ташкичүдән “Өммегөлсем” халык фольклор коллективы каршы алды. Бергәләп татарча биеделәр, җырладылар, Кушлавыч клубы җитәкчесе Фәния Хәнәфиева белән “Капка” уены оештырдылар. Аннан музейда булдылар. Музей җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтшинаның сөйләвен тын да алмый тыңладылар.
Форум делегатларының активлыгын сокланып күзәттек. Алар шулкадәр игътибар белән тыңлый, һәр нәрсәне йотып барырга тырыша, чакырсалар, биюдә бөтерелә, кушылып җырлый, уйный, һәр нәрсәдән тәм табарга тырыша. Төшке аш вакытында да тыныч кына өстәл артында утырмадылар, әле берсе чыгып шигырь сөйли, әле икенчесе җырлый. Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисткасы Гөлназ Мөхәммәдиева, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы Зифа Нагаева чыгышлары төшке ашны тагын да ямьләндерде. Безнең үзешчәннәребез дә кунакларга яраткан җырларын бүләк итте.
– Арча районы искиткеч матур төбәк. Педагогика көллиятендә булганда әллә яңадан укырга керәсе инде, дигән уй килде, – диде Мәскәүдән Фәрит Мохтасаров. – Татарстанның алга барышына сөенәбез. Очрашулар кирәк безгә, бик кирәк. Мондый очрашулар дәрт бирә.
– Тумышым белән мин Арча районыннан. Арчам белән горурланам. Без чит төбәктә мес-кен булып яшәмибез, татарның данын күтәрәбез. Киләчәктә дә татар булуыбыз белән горурланып яшәргә язсын, – диде Екатеринбургтан Фәвия ханым Сафиуллина.
Тукай эзе буйлап сәяхәт кылганнан соң кунаклар Арча Мәдәният йортына пленар утырышка җыелды. Аны Ботенроссия татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов алып барды.
Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Гатиятов сәламләде.
– Төрле төбәкләрдә яшәсәгез дә, телебезне, татар мохитен саклап калуыгыз өчен рәхмәт сезгә, – диде ул.
– Безгә яшәү рәвешен үзгәртергә кирәк, – диде пленар утырышка махсус чакырылган Җәлил хәзрәт Фазлыев. – Зур төзелешләр бара. Тик бар да кемгә кала? Милләтне саклау өчен дин, тел милли-гореф гадәтләр кирәк, – диде ул.
– Татарлыкны саклап калу буенча үз төбәгегездә сез чын герой, – диде җыен кунакларына Татарстан халыклары ассамблеясы советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин. – Сезгә эшчәнлекне алып бару авыр. Әмма тырышасыз, төрле проектлар белән чыгасыз. Бүген сез татарның нинди халәттә яшәвен үз күзегез белән күрдегез.
Казанда озак еллар татар гимназиясе директоры булып эшләгән Камәрия Хәмидуллина кызыклы тәкъдим белән чыкты.
– “Әлифба” ны милли мәдәни мирас, дип танып, милли мирас реестрына кертергә тәкъдим итәм, – диде ул. – Ана телебезгә шул рәвештә һәйкәл куйыйк.