Истә, һаман да истә...

2025 елның 12 сентябре, җомга

Түбән Пошалым авылында “Батырлык” ордены иясе Илшат Саматов истәлегенә спорт уеннары үтте

Гөлсинә Зәкиева

Илшат мобилизациянең беренче көннәреннән үк махсус хәрби операция зонасына китә. Хәрби бурычын үтәгәндә батырлык үрнәге күрсәтә. Һәлак булганнан соң “Батырлык” ордены белән бүләкләнә.

Илшатның һәрчак елмаюлы йөзе, ягымлы карашы, матур итеп сөйләшүе, кешеләргә карата булган хөрмәте әле дә күз алдымда. Арчада көнкүреш товарлары сату кибетендә эшләде ул. Кай җире беләндер үзенә тартып торган кешеләр була бит? Илшат та менә шундый иде. Якыннан белмәсәм дә, күңелгә ул яхшы күңелле, мәрхәмәтле кеше буларак кереп калды. Аның һәлак булуы турындагы хәбәр дә йөрәкне тетрәндерде. Шундый егетләр туган иле өчен җан атарга әзер булып, аның өчен үзен дә аямыйча, геройлык үрнәкләре күрсәтә дә инде. Ата-ана йөрәге генә түзсен. Алар өчен бала югалтудан да авыр хәсрәт юк.

Ә авылдашлары ихтирам иткән Илшат Саматовны. Әле дә аның якты истәлеге күңелләрендә саклана. Һәм ул хис мәңгелек. “Истә, һаман да истә”, – диясе килә җыр сүзләре белән. Герой егетне беркайчан да онытмаячаклар. Күптән түгел аның истәлегенә үткәрелгән спорт уеннары да шуның бер билгесе.

 – Зур чара булды ул, – диде төп оештыручыларның берсе Түбән Пошалым клубы җитәкчесе Гөлсинә Саттарова. – Түбән Пошалым, Югары Пошалым, Урта Пошалым халкы – барысы да чын күңелдән үз өлешләрен кертергә тырышты. Аны үткәрүдә Югары Пошалымнан Марат Хәсәнов, Түбән Пошалымнан Рамил Закиров, Алмаз Хәлиуллин аеруча зур көч куйды.

“Өч Пошалым – өч игезәк туган җир кочагында”, – дип җырлыйлар. Җырда гына түгел, тормышта да шулай. Түбән, Югары, Урта Пошалым халкы кулга-кул тотынып бергә-бергә эшлиләр, күңел ачалар. Бу ярышлар да шушы өч авыл яшьләре, авылдан чыгып китеп читтә яшәүчеләр ярдәме белән оештырылган. Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткәннәр дә читтә калмаган.

Дога белән башланып киткән эш хәерле була, диләр. Укыганнар Илшатның рухына дога булып ирешсен. Күктән күзәтеп, авылдашларым мине ничек зурлый, дип сөенеп яткандыр, җанашым.

– Алдан уйлаганча, футбол ярышлары гына булмады ул, – диде Гөлсинә Саттарова. – Балалар өчен төрле хәрәкәтчән уеннар оештырылды, ир-егетләр, хатын-кызлар да уенга тартылды. Алар өчен таяк тартыш, кул көрәше оештырылды. Бүләкләр дә мулдан әзерләнгән иде. Илшат эшләгән кибет  җитәкчесе Радик Гарипов зур бүләкләр белән килде, Урта Пошалымнан Айдар Зәйнуллин хатын-кызлар арасында үткәрелгән ярышларда җиңүчеләрне бүләкләде. Илшатның бертуган сеңлесе Илүзә, әнисенең апасы Альмира, сеңлесе Дилә, китапханәче Гөлназ Галимҗанова уеннар үткәрүдә башлап йөрде, Зәринә Җамалиева белән Фәнзия Гарипова кунакларны пылау белән сыйлады, Данил Гарипов балаларны матур уенчык-лар белән куандырды.

Футбол ярышларында биш команда катнашты. Түбән Пошалымнан яшүсмерләр һәм егетләр командалары көч сынашты. Шулай ук Югары Пошалым, Урта Пошалым, Түбән Мәтәскәдән дә берәр команда килде. Беренче урынга һәм кубокка Түбән Пошалым командасы лаек булды.

– Чара авыл халкы өчен бәйрәм төсен алды. Арчадан Данис Гайфуллин матур итеп алып барды, Зәлия Гайфуллина яраткан җырлары белән бизәде, – диде Гөлсинә Саттарова. – Тагын бер нәрсәгә игътибарны юнәлтәсем килә. Ярышлар үткәрү өчен урыны да кирәк бит. Тау астындагы үзәнлекне улы, авыл яшьләре белән бергә Нәкыйп Хәлиуллин чистартып, әзерләп бирде. Рәхмәт әйтәсе килә аларга да. 

Түбән Пошалым, Югары Пошалым халкы гуманитар ярдәм оештыруда да бик актив катнаша. Югары Пошалым клубын Гөлсинә ханымның ире Илдус Саттаров җитәкли. Шуңа алар бөтен эшне бергә башкара. Махсус хәрби операция зонасына ярдәм оештыруда да ике авыл бергә кушылган.

   – Бу ике авыл халкы маскировка өчен челтәр үрүдә дә зур эш башкарды. Югары Пошалымнар тасмалар кисеп әзерләсә, Түбән Пошалымнар челтәр үрде. Материалын алу өчен башта яшь егетләр матди ярдәм күрсәтсә, хәзер волонтерлар бирә, – диде Гөлсинә Саттарова. – Кырыктан артык челтәр үреп җибәрдек инде. Ике авылда да коры душ ясыйбыз. Югары Пошалымда күбрәк яшьләр эшләсә, Түбән Пошалымда өлкәннәр ярдәмгә килә. Махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән егетләрнең әти-әниләре дә бик булыша. Дару үләннәре җыеп киптердек. Җимешләр кушып, чәйләр әзерләдек. Тизрәк махсус хәрби операция тәмамлансын да, егетләребез исән-сау туган йортларына әйләнеп кайтсын иде. Һәр кешенең теләге шул. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International