Сеҗе авылында яшәүче Шәмсенур апа Әхтәмовага 29 августта 100 яшь тулды. Ул көн матур котлаулар белән үтте
Румия Гарифҗанова
100 яшь. Ә бит Шәмсенур апа иң авыр сугыш чоры, сугыш арты елларында яшәгән кеше.
Басудан өшегән бәрәңге җыюлар, урманнан баш түбәсенә күтәреп чыбык-чабык, печән ташулар, бер сынык ипигә тилмереп яшәүләр, сугыш чорында окоп казулар, вагонга агач төяүләр – ул авырлыкларны сөйләп-аңлатып бетереп булмый...
Алар әти-әнигә 8 бала булып, өчәү генә калалар. Шәмсенур бик зиһенле бала була. Мәктәпкә кергәндә үк инде укый-яза белгән Шәмсенурны класс җитәкчесе кулыннан җитәкләп икенчеләр янына кертеп утырта. 7нче сыйныфны тәмамлагач сугыш башлана.
Шәмсенур укытучылар курсларын тәмамлый. Туган авылы Ташкичтән 18 километр ераклыктагы Түбән Пошалым авылына башлангыч сыйныфлар укытырга билгелиләр. 1942 елның 1 сентябре. Шәмсенурның беренче дәресе. Әтиләрен сугышка озаткан моңсу күзле кызлар-малайлар укытучы апаларына текәлгән... Урман аша туган авылына җәяү йөрүләр дә 15 яшьлек кызга кыен була. Яңгыры, пычрагы, бураны, бүресе дигәндәй. Әнисе Шәмсениса апа юлда бүреләр очрап, хараплар гына була күрмәсен, дип борчыла.
И-и, ул укытучыларга кытлык заманнар. Яшь кызны Түбән Пошалымнан соң Му, аннары – Пүчинкә-Поник, соңрак Саба районының Керәнне авылына эшкә җибәрәләр. Керәнне халкы ошата бу бәләкәй генә гәүдәле, чем кара чәчле яшь укытучыны. Матур итеп җырлый да әле ул! Әтисеннән килгән сәләт – тегүгә дә осталыгы бар. Шушы авыл егете Фирдәвескә кияүгә чыга ул. Донбасска чыгып китәләр. Шәмсенурның туган авылы Ташкичкә әйләнеп кайталар. Әниләре вафат булгач, әтиләре Шәрәфи абыйның ялгызын гына калдыра алмыйлар. Ташкич мәктәбендә башлангычлар укытып, пенсиягә чыга Шәмсенур апа. Балаларны, эшен ярата.
– 1984 елда күршеләрдә янгын чыгып яңа зур алты почмаклы өебез, ике мунча, бөтен каралты куралар янып бетеп, бер нәрсәсез урамда калдык, – дип сөйли кызы Миләүшә. – Шуннан без Сеҗе авылына күчеп килдек. Әтиебез башта урманчы, аннан ферма мөдире булып эшләде. 2001 елда вафат булды.
Шәмсенур Әхтәмова укучылары күңелендә дә якты бер хатирә булып саклана.
– Безнең әни гадел, пөхтә, эшчән булды, – дип сөйли кызы Миләүшә. – Бик акыллы, дөнья хәлләрен, илдәге бөтен яңалыкларның барысы белән танышып барды. Бераз усал да иде әле ул. Биш вакыт намазын калдырмыйча укыды. Кеше хәленә керә белде, кем керсә дә чәй эчертеп, сыйлап чыгара иде. Бервакыт дини китаплар сатып йөрүче бер ир-ат кергән иде, әни аны ашатып, чәй эчертеп чыгарды. Шул кеше чыгып киткәндә әнигә, у-у бик озак яшисең әле син, дигән иде.