Урманчыларның һөнәри бәйрәмнәре көзнең матур сентябрь көннәрендә үткәрелә.
Арча урманчылары башта ярыш оештыралар, аннан чәй өстәле янында, артистлар чыгышын тыңлап, хезмәтләре өчен бүләкләр алып ял итәләр. Эш белән генә түгел, хезмәттәшләрең белән бергә ял да итә белергә кирәк шул.
Урманы да урманы дип табигатенә бер соклансаң, урманчыларның уен-көлке белән ярышларда катнашулары үзе бер күңелле!
Һөнәри конкурс быел Сурнар урманчылыгында булды. Конкурста дүрт команда: Тукай, Кенәр, Сурнар, Балтач участоклары урманчылары катнашты. Алар осталыкка агач та кистеләр, сорауларга җавап та бирделәр, ат туарып җиктеләр дә, мылтыктан да аттылар, кыскасы, 10 төр буенча ярыштылар.
Арча урман хуҗалыгы хәзер ике оешма булып йөри. Аның берсе – “Арча урманчылыгы” дәүләт учреждениесе (җитәкчесе Шамил Хәйруллин), икенчесе – “Арча урман хуҗалыгы” дәүләт учреждениесе (директоры Нияз Сәләхов). “Арча урманчылыгы” дәүләт учреждениесе урман хуҗалыгын контрольдә, игьтибарда тота. Ә “Арча урман хуҗалыгы” учреждениесе хезмәткәрләре урманны саклау, үстерү, җитештерү вазыйфаларын башкара. Ике оешмага бергә 80ләп кеше эшли. Заманында 200ләп кеше эшләгән. Дөрес, кул хезмәтен хәзер күбрәк техника башкара. Урманны яратсаң гына бу эштә эшләп була, ди урманчылар. Урман эшенә ел да яшьләр килми калмый. Яшь урманчы, Лубян техник урман көллиятен тәмамлаган һәм армия хезмәтен үтеп кайткан инженер Марсель Низамиевның яңа гына өйләнгәнен белдек. Без Марсельны никахы белән котлыйбыз! Быел менә шушы ук Лубян көллиятен тәмамлап эшкә Дилүс Нурмөхәммәтов кайткан. Шулай ук ярышта урманчылар арасында булды. Эшендә уңышлар телибез егеткә!
Конкурста Арча урман хуҗалыгында бүлек җитәкчесе булып эшләүче Әнәс Закиров судьялык итте. Ул заманында урманнан башка яши алмавын аңлап, өч ай укыганнан соң ветеринария институтын ташлап, Йошкар Олада политехник институтын тәмамлаган.
Эх, урманның һавасы да һавасы! Урманчылар гөмбәсен, миллеген дә җыялар, каен гөмбәсе дә (чага) әзерлиләр, ярминкәләргә алып баралар.
“Урманда аю, бүре бармы?” – дип тә сорадым. “Урманда аю бар, анасы да, атасы да, ә бүре юк, – дип җавап бирделәр миңа. – Бүре кирәк. Пошилар бик нык үрчеде. Агачларга зыян салалар”. “Урманнар сирәкләндеме?”, – дип тә сорадым. “Киселгән агачларның урынына яңалары, яшьләре утыртыла. Урманнарга сирәкләнергә ирек бирмибез”, – ди урманчылар.
Бездә катнаш урманнар. Кишәрлек билгеләнгәч, кайсы агач киселәсе карала. Ярышта кишәрлекләрне билгеләп бетергәч, урманчылар өеп куелган агачларның күләмен исәпләп чыгардылар.
Егетләр ат тугаруда һәм җигүдә осталыкка сыналдылар. Конкурсның иң кызыклы өлешедер бу. Судья Әнәс Закиров бик таләпчән, игътибар белән күзәтеп тора һәм хаталарны әйтә-әйтә конкурсантларның эшен кабул итеп ала. Аты белән Көектән Ранил Шиһабиев килде. Аның әтисе Таһир да атлар тотты. Арчага Сабантуйларына бизәлгән җигүле аты белән килер иде...
Ахырдан җиңүчеләрне бүләкләделәр. Без урманчыларны бәйрәмнәре белән котлыйбыз!