Умартачылар семинары

2025 елның 26 сентябре, җомга

Умартачы белән умартачы бергә очрашса сөйләшер сүзләре бетмәс, тиз генә аерылырлар димә

Ильяс Фәттахов

Ә бу  юлы күп иде алар, көн дә матур, Гали Мифтаховның умарталыгында үткән семинар да күңелләргә хуш килерлек итеп оештырылган иде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәй-ретдинов әйтүенчә, районда бүгенге көндә 7649 умарта исәпләнә, шуларның 2148е чипланган, 151 умарталыкка яңа төрдәге паспортлар алынган.

Район ветеринария лабораториясе мөдире Рәдиф Гарифуллин умарталарны маркировкалау, паспорт алуның кирәклеген аңлатты. Иң беренче бу умартачының үзе өчен кирәк, әлеге таләпләрне үтәмәсәң, син бернинди дәгъва белдерә алмыйсың, быел 1 сентябрьдән чипламаган өчен штраф та сала башлау тәртибе керде.

Районның иң тәҗрибәле умартачыларының берсе Ядкәр Мөхәммәдиев авыруларга каршы көрәш юллары турында сөйләде. Бал кортларын читтән кайтартуга бик сак карарга кирәк. Соңгы елларда көз көне бал кортларының ояларын ташлап чыгу очраклары ешайды. Моның төп сәбәбе авыруларга каршы вакытында көрәшмәү дип аңлаталар.

Сораулар да күп булды, чәчүлекләрне пестицидлар белән эшкәрткәндә бал кортлары агулану очраклары булгалап тора. Дөрес, быел андый хәбәрләр ишетелмәде. Соңгы елларда рапс мәйданнары кимүен дә канәгатьлек белән кабул итте умартачылар. Чөнки бу культураны корткыч бөҗәкләр бик ярата, җәй дәвамында 5-6 тапкыр агуларга туры килә, ди белгечләр.

Семинарда катнашучылар татып карау юлы белән төрле умартачылар алып килгән балның сыйфатын билгеләделәр. Районның алдынгы умартачыларына бүләкләр тапшырылды.

Район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов районда умартачылыкны үстерү буенча бурычлар куйды. Кооператив оештырып, Арча балының дәрәҗәсен күтәрергә, умартачыларга кирәкле ярдәмне күрсәтергә. Безнең район өчен әлегә булган умарталар саны аз, аларны арттыру буенча нәтиҗәле эш оештырырга.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International