Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Дүрт автобус яңара
2013 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе
Дүрт автобус яңара
14 ноябрьдә Әлмәттән Казанга мәктәп укучыларын алып баручы микроавтобусның һәлакәткә юлыгуы турындагы хәбәр беркемне дә битараф калдырмагандыр.
Матбугат чаралары язганча, автобус шоферы 2011 елда спиртлы эчемлек кулланганы өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителеп, аны быел февраль аенда гына алган, яшьләр эшләре идарәсенә шофер булып урнашуына бер ай гына булган. Экспертиза күрсәткәнчә, йөртүче исерек булган, рейска чыгар алдыннан хәтта медицина тикшерүе дә узмаган, ә автобус тиешле техник карау да үтмәгән булган. Әлеге фаҗига бер укытучының гомере өзелүгә, 11 укучының авыр хәлдә хастаханәгә эләгүенә китерде.
Бу уңайдан фикерләр төрле булды, ләкин күпләр, ни өчен балаларны тәҗрибәсез шоферларга ышанып юлга чыгарганнар, дип борчылды. Уйланырлык сәбәп-ләр дә күп шул, чөнки юл һәла-кәтләре турындагы хәбәрләр әледән–әле ишетелеп, җанны тетрәндерә. Безнең районда бу мәсьәләдә эшләр ничек тора соң?
Кече Төрнәле авылы балалары мәктәп автобусына утырыр өчен 200 метрга якын араны Казанка елгасы аша салынган җәяүлеләр күперчегеннән, аннан ике чакрымга якын җәяүләп басу сукмагыннан чыга. Елның нинди фасылы булуга карамастан. Ильмира Галәветдинованың ике кызы, көн дә шушы юлдан үтеп, Лесхоз мәктәбенә укырга бара. — Кышкы бураннарда бигрәк тә борчылам, ярый әле хәбәрләшеп торырга кәрәзле телефоннар бар, — ди ул. — Авылдашыбыз, укытучы Гөлшат апа янәшәләрендә булгач, күңел тынычрак. Гөлшат Гыйләҗиева автобуска утыргач икеләтә җаваплы: бердән, укытучы, икенчедән, үз маршрутларындагы балалар аның күзәтүе астында. Ул исә, үз чиратында, автобус йөртүче Рамилнең хезмәтен уңай бәяли.
Рамил Сафинның машина йөртү стажы 15 ел. Мәктәпнең “Fiat Ducato” автобусын йөртә башлавына өч елдан артык. Иртән 5тә торып китәргә туры килсә дә, хезмәте турында яратып сөйли. Укучыларны дүрт авылдан барып ала, дәресләр беткәч, илтеп куя. Һәр авылга барып кайту сәгате минутлап исәпләнгән. Хезмәтенең уңай, тискәре яклары турында сорашам.
—Эшем буш вакытлар, ялларның күп булуы белән уңай, әлбәттә, ләкин бик җаваплы. Аеруча тәүлекнең караңгы вакытында кыен, — ди ул.
Райондагы мәктәп автобуслары “Арча автотранспорт предприятиесе” ширкәтенә карый. Директор Рүзәл Гәрәев һәрберсенең хезмәтеннән хәбәрдар, эшләреннән канәгать булуын әйтте.
—Районда 18 мәктәп автобусы балаларны йөртә, махсус автобуслар җитмәгәч, Утар Аты, Арча шәһәре, Шушмабаш маршрутларында предприятие автобуслары йөри. Аннан, безнең мәктәп автобуслары Әтнә районында да балаларны йөртә, шунлыктан, барлыгы 21 мәктәп автобусы бар. Мәктәпләр белән килешү төзеп эшлибез, автобусларның расписаниесе дә бергә килешеп төзелә. Ай саен мәктәп директорлары йөртүченең ничек эшләве, аннан канәгать булу–булмавы турында язмача хисап тапшыра. Йөртүчеләргә килгәндә, эшкә алганда аларның автобус йөртү буенча өч ел стажлы булуы исәпкә алына һәм “Д” категорияле йөртү таныклыгы булу мәҗбүри. Ел саен алар 20 сәгатьлек махсус курслар үтә. Бу хезмәттә эшен яраткан кеше генә эшли, — ди директор.
Чыннан да, хезмәткә мәхәб-бәтләре булмаса, үзләренә шулкадәр җаваплылык алмаслар иде. Чөнки мәктәп автобусларына карата таләпләр югары, һәрдаим тикшерәләр. Елга ике тапкыр ЮХИДИ бүлекчәсендә техник карау узалар. Көн дә иртән рейска чыкканда, кичен эштән кайт-канда техник карау белән бергә медицина тикшерүе дә үткәрелә.
— Мәктәп урнашкан авылларда автобусларны куяр өчен махсус урыннар, оешма гаражлары, механиклар, шулай ук авылның фельдшерлары белән дә килешүләр төзедек. Ләкин кайбер авылларга кадәр мәктәп автобуслары барып җитәрлек асфальт яки таш юл булмавы авырлык тудыра, — ди Рүзәл Гәрәев. Автобусларны төзекләндерү эшләре автотранспорт предприя-тиесендә башкарыла, ай саен йөртүчеләр аның төзеклеген тикшертергә алып килә.
Мәктәп автобуслары йөри башлаганга инде 5 ел. Район ЮХИДИ бүлекчәсендә мәктәп автобуслары катнашында юл–транспорт һәлакәте теркәлгәне юк, диделәр, шөкер. Шушы көннәрдә 4 микроавтобуска алмашка яңалары кайткан. Аларга бер генә теләк: юлларда хәвеф–хәтәрләргә юлыкмыйча, балаларны исән–имин йөртергә язсын.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясе утырышында ТР ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов балаларның куркынычсызлыгына бәйле берничә тәкъдим кертте: автобусларның техник төзеклеген тикшерүгә ныграк басым ясарга, аларны “Глонасс–112” системасы һәм куркынычсызлык каешлары белән җиһазларга кирәк. 23 сәгатьтән иртәнге 5кә кадәр укучыларны машиналарда йөртүне тыярга ниятлиләр. Балаларны йөртү буенча эшләүче һәр оешмада юлга чыгаруга җаваплы кеше булырга, ә райондагы эчке эшләр бүлегенә аларны алып бару турында алдан хәбәр ителергә тиеш.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга языла алалар
6 апрельдән 16 апрельгә кадәр Россия Почтасы нәшрият йортлары белән берлектә сайланган вакытлы басмаларга язылу бәясен киметә, аларны 20% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Исемлектә-балалар өчен, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары, шул исәптән Татарстаннан да. Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, Россия Почтасының сайтында һәм мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә займны рәсмиләштерү нибары берничә минут алачак.
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз