Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Барып күрү әйбәтрәк
2013 елның 29 ноябре, җомга
Барып күрү әйбәтрәк
Арча муниципаль районы Иҗтимагый советы каршында төзелгән эшче төркем 26 ноябрьдә Иске Чүриле авыл җирлегенә кергән авылларда булып, алардагы социаль–мәдәни учреждениеләрнең эшчәнлеге белән танышты, авылларда яшәүчеләрнең тормыш–көнкүрешләре белән кызыксынды, халык белән очрашуларда аларның фикерләрен, гозерләрен тыңлады.
Әлеге авыл җирлегенә ун торак пункт керә, аларда 1562 кеше яши. Беренче тукталыш — Михайловка авылында. Бераз гына тарихка күз салсак, бу авыл “Мир” дип аталган колхозга керә иде. Соңрак аны “Сельхозхимия” район берләшмәсенә ярдәмче хуҗалык итеп бирделәр. Иң әйбәт чоры булгандыр бу авылның. Фермалар, амбарлар, ындыр табагы төзеделәр, тораклар тулы мал иде, атлары гына да йөздән артып китте. Авылга читтән гаиләләр күчеп кайта башлады. Ә бүген фермалар буш, ярый әле басуларны “Игенче”, “Венета” ширкәтләре эшкәртә.
— “Венета” ширкәте җитәкчеләре аеруча мәрхәмәтле булып чыкты, — ди авыл җирлеге башлыгы. — Бәйрәмнәрдә бер ветеранны да читтә калдырмыйлар, быелгы бүләкләр биш йөзәр сумлык кына булмагандыр.
Иҗтимагый советның эшче төркеме әгъзалары кешеләрнең мәшгульлеге турында да сорашты. Югарыда искә алынган ширкәтләр басуда эшли дә китеп бара, кышын юлларны кем ача, кирәк вакытта ярдәм итәрлек кеше бармы һ.б. Авыл җирлеге башлыгының җавабы әзер: бар андый кеше, бөтен авыл Евгений Гавриловка карап тора! Бераздан без моның шулай икәнлегенә үзебез дә инандык.
Евгений Гаврилов элеккеге хәрби, тумышы белән шушы авылдан. Бар да җитешле шәһәр тормышын калдырып читтәге юлсыз–нисез авылда газап чигеп ятуларын күпләр аңлап та бетерә алмыйдыр. Әмма ул да, хатыны Оксана да авырлыклардан зарланмый. Абзарларындагы терлек элекке колхоз фермаларындагыдан ким түгел. Азыкны да үзләре әзерли, 20 гектар җирләре, тракторлар, башка техникалары бар.
— Сөтчелек белән шөгыльләнербез дигән идек, — ди хуҗа кеше. — Тик юл булмагач сөтне урнаштырып булмый. Аннан бу җир генә җитми безгә.
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов гаилә фермалары авылның ки-ләчәге дип юкка гына әйтми. Менә шушы Гаврилов кайтмаган булса бу авыл нишләр иде?
— Кышын бульдозеры белән юлларны ача, — ди Гөлнара Заһидуллина. — Авылдагы чүп–чарны да җыеп Венетадагы чүплеккә илтә.
Венета авылы бу килүдә яктырып киткәндәй тоелды. Йортларын, капка–коймаларын яңартучылар шактый. Менә дигән асфальт юл килү авылның киләчәгенә өмет тудыра. Инде хәзер үк буш урыннар калмады, диделәр. Авыл җирлеге тузган, ямьне алып торучы биналарны бетерү буенча күп эш башкарган. Башлангыч мәктәп, кибет, почта бүлекчәсе, китапханә эшли.
Штерә авылы бик әйбәт тәэсир калдырды. Элек–электән гаять тырыш кешеләр яши биредә. Терлекне бик күп асрыйлар. Авыл төзек, нык. Авылдашлары Фаил Галиәхмәтов бик матур мәчет төзетте. Әле дә бөтен чыгымнарын түләп бара икән. Зират коймасын яңартуга бер миллион сумнан артык акча тоткан.
Штерә мәктәбендә 300 укучы укыган елларны хәтерләүчеләр дә бар. Хәзер ул башлангыч булып калды, 6 укучы укый. Ә менә шул бинада ук урнашкан балалар бакчасында 15 бала булуы күңелгә бераз җылылык бирә. Бөтен шартлар тудырылган, җылы, якты, тәмле итеп ашаталар.
Авыл клубы шактый искергән булса да, эшчәнлеге мактарлык аның. Мөдир Рафилә Камалова, сәнгать җитәкчесе Эльмира Җәләева өч түгәрәк алып баралар, дүрт яшьтән ун яшькә ка-дәрге балаларны биергә өйрәтәләр. Төрле кичәләр, концертлар булып тора. Кеше күп йөргәч, Казан артистлары да Штерәгә еш килә.
Иҗтимагый советның эшче төркеме Иске Чүриледә мәдәният йортында, чиркәүдә, урта мәктәптә булды. Мәктәп быел бик нык үзгәргән, ныклап төзекләндерелгәннән соң балкып тора, укытучылар, ата–аналар рәхмәт укый.
Соңыннан булган сөй-ләшүдә Иске Чүриле авыл җирлегенең эшчәнлеге уңай бәяләнде. Проблемаларны да күтәрделәр, гражданнар фикерләре, теләкләре дә игътибарсыз калмаячак. Иҗтимагый совет рәисе Ренат Һидиятов әйтүенчә, эшче төркемнәр ясаган нәтиҗәләр совет утырышында каралачак.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
6
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга языла алалар
6 апрельдән 16 апрельгә кадәр Россия Почтасы нәшрият йортлары белән берлектә сайланган вакытлы басмаларга язылу бәясен киметә, аларны 20% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Исемлектә-балалар өчен, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары, шул исәптән Татарстаннан да. Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, Россия Почтасының сайтында һәм мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә займны рәсмиләштерү нибары берничә минут алачак.
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз