Арча станциясендә яшәүче Бакый Гарәфиев шушы көннәрдә 90 яшен тутырды
Гөлсинә Зәкиева
Олы юбилеен ул кызлары, кияүләре, онык-оныкчыклары, якыннары арасында билгеләп үтте. “Биш бәхетем, биш шатлыгым”, – дияргә ярата Бакый абый кызлары турында.
Юбиляр белән озак кына сөйләшеп утырдык. Бу мизгелләрдә аның күзләрендә очкыннар пәйда булган кебек тоелды. Гомер буе халык арасында йөргән кеше өчен бер аралашу үзе бер гомер. Үзем елмаеп аны тыңлыйм, күзләрем тәрәзә төбендә – тәртип белән газеталар тезелеп куелган, шунда гына китап, аның өстендә күзлек.
– Шушы тәрәзә каршына килеп утыра да, пәрдәне ачып куеп, газеталар укый әти. Без алып төшәбез, һәрберебезнекен аерып куеп саклый да кире биреп җибәрә, – диде күз карашымны сизеп кызы Лилия.
– Ә бу китап – календарь. Шунда көндәлек һава торышын язып барам. Үзем өчен, – дип өстәп куйды Бакый абый.
Тумышы белән Яңа Кырлай авылыннан. 1935 елда туган. Малайга алты яшь вакытта сугыш башланган. Әтисен фронтка озатканнар. Әнисе өч бала белән калган. Бакыйдан тыш тагын ике кыз булган. Әти белән үз көенә генә барган тормыш шулай көтмәгәндә чәлпәрәмә килгән.
– Яшәү авырайды. Шуны күреп торган күршедә яшәүче яшелчә бригадиры Ярулла абый миңа эш кушты. “Яшелчә орлыклары әзерли торган бакчаны чыпчыклардан сакла. Мин шуның өчен әниеңә хезмәт көннәре язып барырмын”, – диде. Шулай мин кыңгырау чылтыратып басуда чыпчыклар кудым. Бер файдасы булды, яшелчә ашый идем. Аның өчен миңа сүз әйтмәскә кушты. Өйдә нәрсә инде, кычыткан ашы. Анда да кычытканны тапсак әле. Дөрес, әни бик тырыш булды. Ике сарык бар иде. Аларны, сыерны бетермәде. Мин бик булыштым, – дип сөйләп китте Бакый абый.
Дүртенче сыйныфка кадәр эшләп йөри ул шул эшендә. Аннан “Мин кечкенә түгел инде, ат җигәм”, дип җитди хезмәткә алынырга теләвен белдерә. Бишенче сыйныфка күчкәндә ул ат җигеп чәчү чәчә, җир сукалый. Укулар башлангач та туктарга ирек бирмиләр аңа. “Сине атың көтә”, – дип эшкә чакыралар. Мәктәптән соң чыгып китә инде Бакый.
– Аннан Лаеш башланды. Анда суны күтәрделәр. 15 яшьтән урман ташыдым. Анысы кыш кына, җәен тагын колхоз эшенә чыгасы. Дүрт-биш ел шулай барды, – диде Бакый Гарәфиев. – Егет булып җиттем. Киләчәк турында уйлар керә башлады. Бер карарга килеп, Үрнәккә укырга киттем. Бер ел укыганнан соң комбайнга утырдым. Ул вакытта нәрсә? Комбайнда эшли алсаң, куанасың, юк икән, янасың, көясең. Сиңа яңа техника бирмиләр. Искесен, кешедән калганын. Шулай да тырыштым. Аннан инде тракторга күчтем.
Бервакыт Киндеридән Яңа Кенәргә ут чыбыклары суза башлыйлар. Бакый аларга экскаваторчы кирәк булуы турында ишетә. Шунда китәсе килә егетнең. Әтисе дә үзеңә кара, ди. Паспортсыз да алабыз, дигәч, тәвәккәлли Бакый. Экскаватор белән ут баганаларын утырту өчен чокыр казырга куялар үзен.
– Анда эшләүчеләр иске генә бер вагонда яши иде. Мин дә шунда. Кич нишләсеннәр? Җыелышалар да эчәләр. Мин дә боларга иярә башладым бит. Әти, Аллага шөкер, исән-сау сугыштан кайткан иде, моны төшенеп алды да, миңа вакытында китәргә кушты. “Чык аннан”, – гына диде. Бер сүз җитте. Арчага барып паспорт алдым. Шунда эш таптым. Промкомбинатка кердем. Тракторга утырдым, – диде Бакый абый. – Кырык елга якын эшләп, лаеклы ялга чыктым. Үземнең тракторымны биреп зурлап озаттылар.
– Ул трактор исәнме әле, – дип кызыксынам.
– Юк шул. Бик үтенеп сорагач, Яңа Кенәрдәге сеңлемнең улына биргән идем. Тормышта файдаланыр, дигән өмет белән. Ул аны бер елдан соң машинага алыштырды. Җанымны саткан кебек булды. Йөрәгем әрнеде инде, – диде.
Бакый абыйның әтисе Гарәфетдин мулла була. Сугышка кадәр Кышкар мәдрәсәсендә укып белем ала. Тимерчелектә эшләп сугышка китә. Кайткач үз урынына керүдән баш тарта. Чөнки анда инде икенче кеше була, аны эшсез калдырасы килми. Бакый әтисеннән бик күп нәрсәгә өйрәнеп кала. Пенсиягә чыкканнан соң үзен мәчеткә чакыралар.
– Арчада ике мулла бар иде. “Безнең урынга кеше кирәк, әйдә, өйрән”, – диләр. Ул вакытта мәчетләр юк иде әле. Укый беләм, риза булдым. Тулысынча мулла вазыйфасын башкардым. Якын-тирә авылларга да мулла буларак чакыралар иде. Укып, шаһәдәтнамә алдым, – диде Бакый абый Гарәфиев. – Мулла булып йөрсәм дә, Коръән ашларында, балага исем куйганда, никах мәҗлесләрендә килгән сәдака акчаларын берсен дә үземә алмадым, фәкыйрьләргә, ятимнәргә бирә идем.
Аннан зиратны да аңа тапшыралар. Анда да күп эш башкара ул. Коймалары авышып беткән, чүп баскан була. Бөтен гаилә белән менеп чүптән арындыралар, бик күп җитәкчеләрнең бусагаларын таптап булса да, койма коруны да оештыра, керү юлларына асфальт та салдыра, башка уңайлыкларны да булдыра.
– Әмма зиратны койма белән әйләндерү үземә авырга килде. Борчылдым. Инсульт булды. Озак дәваландым. Шуңа сөенәм, авырып ятканда бик күп кеше хәлемне белергә килде. Хәтта Айван авылында мәчет сафка бас-кач, авыл халкы анда чакырды. “Килә алмам, кеше калдырам”, – дидем. Шунда үземне хөрмәт итүләрен аңладым, – диде Бакый абый.
Бер килсә, килә бит ул кешегә. Аякка бастым дигәндә генә 56 ел тигез гомер иткән хатыны Галия вафат була.
– Галиям үлгәненә дә унике ел була инде. Үзе урынына кеше дә калдырып китмәде, ичмасам, – ди Бакый абый шаяртып. – Төшкә дә керми. Тәмам туйган икән, дим. Керсә дә, бик тиз юкка чыга. Озак торсам, китми калырмын, диядер инде.
Шаяртып сөйләсә дә, күзләрендә моңсулык барлыкка килде. “Бик тату яшәдек. Әйбәт иде”, – диде һәм танышкан вакытларын искә төшерде.
– Бервакыт Чиканаска кунакка бардым. Шунда әнинең апасының кызы бер кыз белән керде. Күзем төште бит моңа. Иске Йорттагы мех артелендә эшләүче Байкал кызы Галия белән шулай танышып киттек. Очраша башладык. Аннан аны Яңа Кенәргә артельгә бүрек тегәргә чакырдылар. Мин Үрнәккә укырга киттем. Әмма насыйп яр булгач, юллар кабат кисеште бит. Яңа Кенәргә МТСка трактор ремонтларга бардым. Галияне күреп алдым. Ул да сагынган, күрәсең, бик якын итте. Очрашулар ешайды. Ахыр чиктә: “Өйләнәм инде мин. Барасыңмы?” – дип тәкъдим ясадым. “Барам, нишләп бармаска. Яучы җибәр”, – диде бу. Тик мин яучылап тормадым, үзем киттем. Ике ат белән, тарантас җигеп, гармуннар уйнап Яңа Кырлайга Байкал авылыннан алып кайттым.
Гармунда үзе уйный кияү. “Үзлегемнән өйрәндем. Клубта кызларны биетә идем. Элек гармунчы булу дәрәҗә иде. Кызлар күзен яндырып йөрдем, – ди ул шаяртып. Хәзер бармаклар бик тыңламый. Гармун шкаф алдында кызыктырып кына тора”. Шулай да гармунын кулына алып бер көй башкарды әле. “Гармунчының бармаклары саен мәхәббәт аның”, – дип җырлыйлар бит. Шуның белән дә үзенә караткандыр әле ул Галиясен.
Бик матур яши алар Галия апа белән. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. “Тагын кыз булдымы инде”, – дип, малай көтә-көтә биш кызлы булдык”, – ди Бакый абый. Арчада йорт җиткезеп чыгалар. Ул вакытта бу урында чип-чиста арыш басуы була.
– Балалар әниләренә караганда да мине күбрәк яраталар иде. Мин аларны җырларга да, биергә дә өйрәттем. Иске мотоциклга төяп, урманга ял итәргә алып менә идем. Кечкенә вакытта әниләре кебек мине Бакый дип кенә йөртәләр иде, – дип сөйли Бакый абый. – Алар дип яшәдем гомер буе. Шуңа менә олыгайган көнемдә ялгызымны гына калдырмыйлар. Бүгенге көнем бик бәхетле, тик... Галиям генә янымда юк.
– Әти безне бөтен нәрсәгә өйрәтте. Кышка чаңгыларны әзерләп куя иде. Бергәләп шашка, шахмат уйнадык. Ул безгә дус малай кебек иде. Мәктәпкә дә ул йөртте, авырый башласак та ул дәвалады. Әни бераз корырак, аннан курка идек. Алар безнең өчен һәрвакыт үрнәк һәм таянычыбыз булды, – дип искә ала кызы Лилия.
Ә бүген Бакый абыйның таянычы – Резедәсе, Рузиләсе, Халисәсе, Әлфиясе, Лилиясе һәм кияүләре.
Бакый абыйның тормыш девизы – кешеләргә мөмкин булганча ярдәм итү. “Халыкның ризалыгын алу – иң әйбәте шул. Шулай булганда үзеңне дә яхшы яктан гына искә алачаклар”, – ди ул. Үзе Галия апаның әнисенә ярдәм итеп тора, хәзер кияүләре аның үзенә һәр яклап булыша.
– Ярый әле кызларым бар, – диде Бакый абый саубуллашканда. Алар минем бәхетем, шатлыгым, юанычым.