8 март Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. 7 мартта почта бүлекчәләре эшне бер сәгатькә иртәрәк тәмамлаячак, ә 9 мартта үзләренең гадәти расписаниесе буенча клиентларга хезмәт күрсәтүне дәвам итәчәк.
8 март көнне хат ташучылар хат һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар РФ Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр.
Кайбер почта бүлекчәләре өчен башка эш режимы билгеләнергә мөмкин. Актуаль графикны төгәлләштерергә яки Россия Почтасының иң якын ачык бүлеген картада табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
"Почта России" АҖнең «Татарстан почтасы»ФПХИ матбугат хезмәте
Boris.Slutskiy@russianpost.ru