Арчага Россиянең татар журналистлары килде

2025 елның 24 октябре, җомга

15-17 октябрьдә Казанда Бөтендөнья татар журналистларының VIII форумы булды

Румия Надршина

Аны “Татмедиа” руспублика агентлыгы  белән берлектә Бөтендөнья татар конгрессы үткәрде.

Арчага кунаклар белән Бөтен-дөнья татар конгрессының  элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, “ТАТМЕДИА“ акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина кайтты.

Иртәдән район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов, гармунчылар, мәдәният, музей хезмәткәрләре кунакларны каршы алды. Арча чигендә күңелле очрашу булды. Гармун моңнары астында чәкчәктән авыз итеп, фотоларга төшеп, Арчага юл тоттылар. Автобуста “Казан арты” тарих этнография музее хезмәткәре Гөлүсә Хаҗиева юл уңаендагы авыллар тарихы, Арча турында сөйләп барды. Иң башта Арчада әдәбият-сәнгать музеенда булдылар. Музей җитәкчесе Дамир Абдуллин музей белән таныштырды. Аннан Россиянең төрле өлкәләреннән килгән  журналистлар “Казан арты” тарих-этнография музеена рәхим иттеләр.

“Арча хәбәрләре” газетасы редакциясендә эш шартлары, газетага язылу, почта хезмәте, бәяләр, хезмәт хаклары һ.б. мәсьәләләр белән кызыксындылар.

Арчаның 6нчы мәктәбендә булып, шәһәребездә затлы бер ресторанда тамак ялгап алгач, сәяхәт дәвам итте. Югары Курса авылында  мәгърифәтче Габденнасыйр Курсави музеенда, Урта Курсада Мөхәммәдвафа мәчетендә, Гөберчәктә язучы Мөхәммәт Мәһдиев музеенда, Сикертәндә Галиәсгар Камал музеенда бөек шәхесләр  турында кызыклы мәгълүматлар ишеттеләр. 

Очрашу Арча педагогика көллиятендә концерт һәм үзара фикер алышулар белән тәмамланды.

Кунакларның кайсы белән сөйләшсәң дә бик канәгать иделәр.  Төмән шәһәре “Яңарыш“ газетасы баш мөхәррире  Алсу Сәгыйтова: “Газетабызга “35 ел тулды, – дип сөйләде. – Бездә 100 меңнән артык татар яши. Үзем Төмәндә туып үстем. Без үскәндә мәктәптә татар теле юк иде. Татар телен гаиләдә саклап була”.

Мари Илендә мари дәүләт телерадиокомпаниясендә “Татар теле“ тапшыруының авторы һәм алып баручысы Мәүлизә Гомәрова: “Әтием Шәрифулла Гомәров Арча районы Әзәк авылында туып-үскән. Кулакларны сөргән вакытта бабамнар Мари ягына күчәргә мәҗбүр булганнар. Мин  Мари Иле Бәрәңге районы Мазарбашы авылында туып-үстем. Әтием ягыннан дүрт буынны табарга насыйп булды”.

Мари Иле Бәрәңге районында “Наша жизнь“ газетасы баш мөхәррире Фәнил Мусин: “Район газетасы 12 битле булып чыга. 8 бите рус телендә, 2 бите татар, 2 бите мари телендә басыла. Үз акчама “Якташлар” дигән татар газетасы чыгарам. Ул республика буенча таратыла”.

Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка районы “Күмәк көч“ газетасы баш мөхәррире Сабира Абитова: “Ел да Татарстанга киләбез. Соңгы ике елда Казаннан Әтнә, Кукмара районына сәяхәткә алып бардылар. Безнең Иске Кулатка районында 98 процент татарлар яши. “Күмәк көч“ газетасы татар телендә чыга, рус теленә тәрҗемә ителми.

12 битле. Кайбер рәсми материаллар гына рус телендә чыга. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның бүләге – бөтен татарлар яшәгән төбәкләрдә “Без бергә!“ дигән кушымта чыгарабыз. Мин үзем шушы Ульяновск өлкәсе Иске Майна районыннан. Атаклы мәгърифәтче Габделҗаббар Кандалый, тел галиме Латыйф Җәләйләр чыккан районнан. Бик зур рәхмәт Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, татарлар конгрессына – безне, татар журналистларын, җыеп, очраштырып, тарихи, күңелле сәяхәтләр оештырып, уңай күренешләр турында сөйләшеп, проблемалар булса, аларны бергә-бергә хәл итәргә тырышканнары өчен. Бергә булыйк! Бердәм булыйк!”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International