Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Арчаны ярата
2013 елның 6 декабре, җомга
Арчаны ярата
Район үзәгеннән читтәге авылда үскән, татар мәктәбен тәмамлаган улларның һәм кызларның үз көчләре белән югары даирәләргә күтәрелүенә сокланмый һәм алар белән горурланмый мөмкин түгел. Ташкич авылы егете, “ТАТМЕДИА” ачык акционерлык жәмгыяте филиалы “Идел–Пресс” полиграфия–нәшрият комплексы” генераль директорының коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары, коммерция эшләре буенча директор Әнәс Әскәров шундыйлардан.
Берничә ел элек Арча шәһәре уртасында бик матур йорт калкып чыкты. Китап кибете хуҗасы Әнәснеке, диделәр. Шул тирәдә яшәгәч, үзен дә күргәли башладык. Кап–кара чәчле, уртача буйлы якташыбыз хәрәкәтчән, бик җитез кеше булып чыкты. Тормыш шулай көйләнгән. Вакытны бушка сарыф итәсе түгел.
Әнәс гаиләсе белән Казанда яши. Ә Арчадагы йортларына алар ял итәргә, бакчада эшләргә, авыл һавасы суларга, якташлары белән аралашырга кайта.
— Арчаны яратам, — ди ул. — Туган җир тарта. Ауга чыгып керсәң дә, Казансу буена балыкка төшсәң дә, велосипедка утырып бер әйләнеп кайтсаң да җанга рәхәт булып китә.
Әнәс әфәнде Арчадагы өен дә ярата. Чөнки аның һәр почмагы күңелне куандырып, йөрәккә шифа биреп тора торган итеп эшләнгән. Ничек яратып ул үзенең икенче каттагы эш бүлмәсе турында сөйли, андагы китаплар белән таныштыра. Бүләкләре дә шунда, күз алдында гына. 2006 елда “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исемен алган. Быел 50 яшь тулу уңаеннан “Россия китап берлеге” күкрәк билгесе, Татарстан Республикасының “Фидакарь хез-мәте өчен” медале белән бүләкләнгән. Россия һәм Татарстан дәрәҗәсендәге Мактау грамоталары да хәсиятләп саклана. Бу үзе бер тарих, кешенең хезмәтен бәяләүче бүләкләр.
Өч ир бала үсә алар. Сеҗе мәктәбен тәмамлаганнан соң, район хәрби комиссариаты егетне Үрнәк һөнәр училищесында шоферлыкка укыта. Германиядә армия хезмәтен үтә. Кайткач, колхозда шофер булып эшли.
— Укырга омтылыш бар иде, —дип сөйли Әнәс әфәнде. — Армиядән 9 майда кайттым. Кайтуга, күршеләр белән өч йорт яндык. Өй салырга тотындык. Шулай да укырга җай таптым. Әтнә техникумында укып, механик һөнәрен алдым.
Хезмәт биографиясен гади шофердан башлаган егет үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге бәрабәренә колхозда механик, баш инженер дәрәҗәсенә күтәрелә. Хәтта Мәскәүгә комсомолның XXнче съездына бара. Ул вакытта Әнәс колхозда комсомол оешмасы секретаре булып эшли.
— Мәскәүдән кайтуга районга комсомол оешмасының икенче секретаре итеп чакырганнар иде, риза булмадым, — ди ул. — Колхозда җи-тәкчелек алмашынгач, 1987 елда Казанга чыгып киттем. Бауман урамындагы Татарстан китап нәшрияты гаражында механик булып эшли башладым.
Ул бүгенге хезмәт дәрәҗәсенә күтәрелүдә барлык баскычларны үттем, дип саный. Андыйларны түбәннән югарыга күтәрелде, диләр. Хезмәт кешесенең бөтен кыйммәте дә шунда. Ике югары белем (кооператив, юридик) алуы да файдага гына була. Ә коммерция белән бәйле хезмәт иң авырлардан санала.
— Безгә акчаны үзебезгә эшләп табарга кирәк, — ди ул. — Төп бурыч — предприятиене эш белән тәэмин итү. Бер айга уртача кимендә 55 млн. сумлык продукция эшләп чыгарырга кирәк. Ә сине беркайда да көтеп тормыйлар. Мәскәүдә еш булам. Халык-ара күргәзмәләрдә катнашабыз. Нәшриятка кагылышлы басмалар эшләп чыгару буенча отышлы клиентлар белән килешүләр төзибез. Көндәшлек бик көчле. Эре полиграфия–нәшрият предприятиеләре Мәскәүдә, Башкортстан, Самара, Ульяновск, Мари Илендә һ.б. өлкәләрдә бар. Казанда гына да 43 типография. Хәзер бездә югары сыйфатлы продукция җитештерергә сәләтле заманча җиһазлар. Көндәшлеккә бирешмибез.
Көндәшлеккә бирешмәс өчен нәкъ менә Әнәс Әскәров кебек тынгысыз, өлгер, җитез, таләпчән булу кирәктер. Ул шуны ук үзенең хезмәткәрләреннән дә таләп итә. Шуңа да аларның эше уңышлы бара. Арчада китап кибете тотуы да аның тырышлыгы нәтиҗәсе.
Тормыш иптәше Алсу белән бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерделәр. Гаилә белән алар Әнәснең үзе кебек үк җитезләр һәм тырышлар. Туган авылында мәчет эшләтеп, игелекле гамәл кыла ул.
Әнәс Әскәров буш вакытларында кулына гармун ала. Хоккей уйнарга да өлгерә. Казанда ветераннар командасында ул. Арча үзенең Әнәс кебек уллары белән горурлана ала.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
6
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга языла алалар
6 апрельдән 16 апрельгә кадәр Россия Почтасы нәшрият йортлары белән берлектә сайланган вакытлы басмаларга язылу бәясен киметә, аларны 20% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Исемлектә-балалар өчен, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары, шул исәптән Татарстаннан да. Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, Россия Почтасының сайтында һәм мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә займны рәсмиләштерү нибары берничә минут алачак.
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз