Салкын тиюләр диабетка китерергә мөмкинме?

2026 елның 16 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында күптән түгел шикәр диабеты авыруы буенча республика клиник хастаханәсе эндокринологы  Регина Сәхибуллина белән турыдан-туры эфир булды

Румия Надршина

Күпләрне кызыксындырган тема бу. Бик файдалы сөйләшү булды. Шикәр диабеты үзен сиздермәскә дә мөмкин икән.

Эндокринолог Регина Сәхибуллина аның билгеләрен санап үтте: авыз эче кибә, эчәсе килә, хәл китә, тәндә яралар булса –  алар тиз генә төзәлми, күзләр начар күрә башлый, аяклар авырта һ.б. Һәркемгә, бигрәк тә олы яшьтәгеләргә,  диспансерлаштыру үтү мөһим. Кан анализында глюкоза күләме күренә. Әмма “Бер тапкыр гына анализ биреп диагноз куеп булмый. Аны ачыклау өчен өстәмә анализлар каралган”, – ди эндокринолог. Анализ бирер алдыннан 8 сәгать ашамаска кирәк. Бу шулай ук әһәмиятле таләп.

Диабет белән авырмасаң да, алга таба авырырга мөмкинлекне  ачыклап буламы? Диабет алды билгеләре булырга мөмкинме? “Мөмкин, – ди эндокринолог Регина Сәхибуллина. – Ашаганнан соң кан анализын карагач, ул 7,8 ммоль/л.га күтәрелә икән – бу исә сакланырга кирәкле аңлата”.

Еш салкын тиюләр шикәр диабетына китерергә мөмкинме? Шулай ук җитди сорау.

“Әйе, – ди эндокринолог. – Кайбер вируслар ашказаны асты бизенә тискәре тәэсир итәргә мөмкин. Бигрәк тә коронавирус белән авырту үзенең тискәре йогынтысын калдырды”.

Йөрү, йөгерүне мускулны үстерә торган тренировкалар белән (гантельләр күтәрү, турникта күтәрелү һ.б) бергә алып барырга киңәш итә белгеч.

Туклану буенча белгеч киңәшләрен ишетәсе килә. Яшерен-батырын түгел, хәзер күпләр әзер ризыкка ияләнә башлады. Рәхәт ич, ашарга пешереп азапланасы юк. Әмма моның тискәре ягы да бар. Бу, бердән, аз хәрәкәтләнү (ашарга пешергәндә күпме хәрәкәт!), икенчедән, кафе, кибетләрдән сатып алган әзер фасфудларны ашау  файдага түгел.

Диета турында да сүз булды. Әмма каты, җитди диета булырга тиеш түгел, ди эндокринолог. Әгәр дә, ашау буенча аерым кысаларга кереп, ризыкларны чикләсәк, организмны кайбер микроэлементлардан, витаминнардан мәхрүм итәчәкбез.

Биоритмнар безнең төрле. Иртән физик активлык бик файдалы, әмма ул гипогликемия тудырырга, глюкозаны төшерергә мөмкин, чөнки иртәнге сәгатьләрдә глюкозаны эшләп чыгару кимрәк була. Шуңа күрә ашаганнан соң гына шөгыльләнергә киңәш итә белгеч. Кичен шөгыльләнсәң, көне буе җыелган глюкозаны төшерергә мөмкин.

Түбән төшкән шикәр күләмен тизрәк күтәрү өчен җиләк-җимеш согы, шоколад яки ике кисәк шикәр кабып куярга кирәк.

Әгәр дә нәселдә шикәр диабеты белән авыручы бар икән (2нче типтагы шикәр диабеты еш кына нәселдән күчә), кан анализын шикәргә тикшертеп торырга кирәк. Билгеләр даими рәвештә сиздерсә, кичекмәстән канны анализга тапшырырга. “Бер генә анализ биреп, диагноз куелмый, – ди эндокринолог. – Аны өстәмә тикшерүләр үткәреп расларга кирәк”.

Ә анализлар төрле. Шуның берсен генә әйтеп үтәбез. Глюкозага толерант тест дип атала ул. Ягъни организмның глюкозаны үзләштерү сәләтен тикшерәләр. Гадәттә ашаганнан соң организмда инсулин бүленеп чыга, ул кандагы глюкозаны энергия тудыру өчен күзәнәкләргә күчерә. Әгәр дә углеводлар алмашынуы бозылса, инсулин җитәрлек булмаса яки күзәнәкләр аңа җавап бирмәсә, ул вакытта ашаганнан соң глюкоза югары кала.  Тикшергәндә пациентка глюкоза салынган су эчертәләр. Һәм берничә тапкыр кандагы шикәр күләмен тикшерәләр. Кандагы шикәр күләменең никадәр тизрәк сарыф ителүен карыйлар. Диагноз ике сәгать дәвам итә. 2 сәгатьтән соң кандагы шикәр күләме 7,8 ммоль/л булса, бу исә шикәр диабеты башлану куркынычы бар дигән сүз. Башланмасын өчен профилактика чаралары күрергә кирәк. Өстәмә анализлар бирүне доктор үзе хәл итә.

Авырмыйк, исән-сау булыйк!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International