3 яшьтән... геометрия

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе
3 яшьтән... геометрия
Арча 10нчы балалар бакчасының урта төркем тәрбиячесе Фәния Гыйззәтуллина:
— Геометриядән ачык дәрескә килә алмассызмы икән, — дигәч, миндә зур кызыксыну туды, чыннан да, 3–4 яшьлек балалар бакчада геометриядән нәрсә дә булса өйрәнә алдылар микән?! Чөнки үзебезнең игезәк малайлар шушы төркемгә йөри. Ә әти–әниләрнең, һәрвакыттагыча, алар белән шөгыльләнергә вакытлары (әллә теләк!) юк. Ачык дәрестә Арча балалар бакчаларының урта төркем тәрбиячеләре дә катнашты.
Ачык дәресне Фәния Гыйззәтуллина алып барса, Алсу Гафарова тәрбиячеләр белән геометрик җисемнәрдән нәрсә эшләп булуы хакында осталык дәресе оештырды.
Балалар өстәл артына дүртәрләп тезелешеп утырган. Алларында — таякчыклар, саннар, геометрик җисемнәр салынган пенал. Интерактив тактада күңелле мультфильм геройлары пәйда булды. Аларга кунакка кызыклы геометрик җисемнәр килде: квадрат, турыпочмак, өчпочмак, түгәрәк, овал... Балалар геометрик җисемнәрне, саннарны (5кә кадәр) дөрес итеп әйтте, таякчыклар белән җисемнәрне ясап һәм ничә таякчык икәнлеген санап күрсәтте һ.б. Заманалар үзгәрә шул. Бала нәни вакыттан ук санарга, кушарга, алырга, геометрик җисемнәрне танып белергә өйрәнә.
Мин бу дәресне, әни буларак, йөрәгем белән тоеп күзәттем. Быел сентябрьдән генә уртанчылар төркеменә йөри башлаган безнең балаларның математика серләренә төше-нә башлаганын күрдем. 5кә кадәр саннарны да таныйлар, саный да беләләр. Ул тиктормасларны өстәл артына утыртып, тыңлата да белергә кирәк бит! Болар бар да тәрбиячеләрнең зур тырышлыгы нәтиҗәсе. Бакчадан тыш баланы түләүле түгәрәкләргә дә йөртергә мөмкин. Көз башында мин бу хакта тәр-бияче Фәния Гыйззәтуллина белән киңәшкән идем. Ул вакытта Фәния ханым:
— Безнең үзебезнең программа да көчле. Балалар белән бик күп эшлибез. Безнең ничек көнне үткәргәнне килеп карагыз әле сез, — дигән иде.
Менә бу ачык дәрес минем соравыма җавап булды.
Әлбәттә, балалар белән тәрбиячеләр генә түгел, әти–әниләр дә шөгыльләнергә тиеш.
— Аңлыйм, әти–әниләрнең эштән соң бала белән шөгыльләнергә вакытлары юк, — ди 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Медникова. — Ашарга пешергәндә баланы үз яныңа өстәл артына утыртырга бик мөмкин. Калаклар санасыннар, дөге, борчакны чүбеннән арындырсыннар, бармакларга да шөгыль була, санарга да өйрәнәләр. Бала белән һәрвакыт сөйләшергә, аларның сөйләм телен үстерергә, компьютерга утыртмаска кирәк.
— Мондый ачык дәресләр бик файдалы, — дип сөйли 8нче балалар бакчасы тәрбиячесе Наилә Фәйзиева. — Башкаларның ничек хезмәт иткәнен карап, тагын да нәтиҗәле эшләргә рухланып кайтабыз.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International