Бәхет гормоннары

2026 елның 15 мае, җомга

Газета укучыларыбыз сораулары буенча без бүген “бәхет гормоннары” турында сөйләшербез

Әңгәмә

Әңгәмәдәш – район үзәк хастаханәсенең участок табибы, эндокринолог Индира Урманова.

– Индира Зөфәровна, кәеф төшенкелегеннән ничек сак-ланып, күңелне күтәреп була? Халыкта “бәхет гормоннары” дигән әйтем бар. Ул нинди гормоннар? Әллә  бу уйдырма гынамы?

– Юк, бу уйдырма түгел. “Бәхет гормоннары”на  - серотонин, дофамин,  окситоцин һәм эндорфин гормоннары керә. Стресс, күңел төшенкелеге еш кына серотонин, дофамин, окситоцин, эндорфин гормоннарының организмда эшләп чыгарылмавыннан, җитмәвеннән килеп чыга. 

– Без бу гормоннар турында бөтенләй белмибез. Ничек алар организмда эшләп чыгарыла? Кешенең үзеннән торганын аңлатып үтсәгез иде.

– Серотонин күңел халәтен ышанычлы һәм даими югарылыкта тотучы гормон. Аның 95 проценты эчәклекләрнең лайлалы тышчасында барлыкка килә, калганы – мидә. Нәкъ менә бу  гормон безнең хәтерне һәм игътибарны, азык эшкәртүне, йокыны яхшырта.

– Ул ничек барлыкка килә?

– Серотонин көн дә башкара торган гадәти шөгыльләрдән барлыкка килә. Мәсәлән, кояшта йөрү, төнлә тиешенчә

йоклау, табигатькә чыгу, үзеңә игьтибарлы булу һ.б. Бу гормон безнең кәефне тиешле дәрәҗәдә тота, бәхетле итә, борчуларны киметергә булыша. Серотонин триптофан дигән аминокислотадан барлыкка килә. Әмма аны мигә алып килү өчен глюкоза кирәк. Ә триптофанны серотонинга әйләндерү өчен магний кирәк. Магнийга, триптофанга һәм глюкозага бай ризыкларны ашасаң, канда сиротонин дәрәҗәсе күбәячәк.

– Нинди ризыклар алар?

– Кабатлап әйтәм, серотонин барлыкка килсен өчен кояш кирәк. Чөнки  Д витамины триптофанның серотонинга әйләндерү реакциясендә катнаша. Витаминнарга килгәндә, магний җиләк-җимештә, чикләвектә, кузаклы  һәм бөртекле культураларда бар. Триптофан сөт ризыклары, бигрәк тә каты сыр, финик-лар, слива, инжир, томат, соя һәм кара шоколадта, глюкоза җиләк-җимештә, яшелчәдә, балда күп. Ә менә кофеин һәм алкоголь серотонинны киметә.

– Кәефне күтәрә торган икенче гормон – дофамин организмда  кайда барлыкка килә?

– Дофамин - мидә барлыкка килә торган актив биологик матдә. Дофамин нинди дә булса яхшы әйбер эшләгәндә бүленеп чыга. Бу тәмле ризык, матур музыка, җыр, массаж, физкультура һ.б. булырга мөмкин. Дофамин бүленеп чыкканда күңел рәхәтлеге тоясың һәм ул яраткан шөгылеңә тартылу көче бирә.

– “Бәхет гормоны”ның өченчесе – окситоцин һәм дүртенчесе – эндорфин турында да берничә сүз.

– Окситоцин гормонын еш кына «мәхәббәт гормоны» диләр. Бу гормон тормыштан канәгатьләнү алганда эшләп чыгарыла. Ул хатын-кызлар физиологиясендә һәм бәхетендә зур роль уйный. Окситоцин нигездә яратып кагылуларга һәм  якын мөнәсәбәтләргә бәйле. Ә менә эндорфин гормоны  үзәк нерв системасы белән эшләп чыгарыла. Алар физик авыртуларны киметергә ярдәм итә. Бу гормон авырту һәм стресска җавап итеп бүленеп чыга. Һәм шулай ук тәмле ризык, физик күнегүләр вакытында да бүленеп чыга.

– Бу “бәхет гормон”нарын белеп торыйк һәм күңел төшенкелегенә бирелмәскә тырышыйк инде.

– Җыеп әйткәндә, дөрес тормыш рәвеше алып барырга, файдалы ризыклар ашарга, урамда йөрергә, кеше белән аралашырга, сөйләшергә кирәк, алкогольле эчемлекләр белән мавыкмаска. Әгәр дә инде үзеңне-үзең кулга ала алмасаң, күңел төшенкелеге озакка китсә, табибка мөрәҗәгать итәргә, дарулар - антидепрессантлар кулланырга кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International