Үзеңә игътибарлы бул

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе
Үзеңә игътибарлы бул
Әңгәмәдәшебез — район үзәк хастаханәсе онкологы, хирург Илшат ИБӘТУЛЛИН.
— Илшат Ришатович, онкология чирләре соңгы вакытта кешелекне куркытып торучы афәткә әверелде.
— Рактан куркырга кирәкми. Иң мөһиме — үз организмыңа игътибарлы булу сорала. Дөрес тукланырга, күп хәрәкәтләнергә, тәмәке тарт-маска, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска, даими медицина тикшерүе үтәргә киңәш ителә. Мәсәлән, Япониядә эш урынында елына ике тапкыр медицина тикшерүе үтәләр. Үтми икән, хезмәткәр эштән китәргә мәҗбүр була. Бездә дә һәр эш урынында шундый таләп куелса, җитди чирләр алдан ачыкланыр иде. Диспансерлаштыру программасы быел тагын да камилрәк эшләр, дип планлаштырыла. Узган ел районда 7 мең 551 кеше диспансерлаштыру узды. 250 кешегә, онкология чиренә шик белдерелеп, аларга яңадан җентекләп тикшерү үткәрелде. Шуның 56сы республика онкология клиникасына җибәрелде, 4сендә, яман шеш башлангыч чорда, 1, 2нче стадиядә ачыкланды һәм алар уңышлы дәвалану курсы узды.
— Ракны башлангыч чорында ачыклау әһәмиятле, дибез. Аның өчен район үзәк хастаханәсендә нинди мөмкинлекләр тудырылган?
— Безнең районара онкология бүлеге Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара районнары халкына хезмәт күрсәтә. УЗИ, ФГДС кабинетлары, беренчел карау (смотровой) бүлмәсе, рентген, компьютер томографиясе, заманча җиһазландырылган лаборатория бар.
— Казанга барып, түләүле медицина тикшерүе үтеп кайтучылар да бар.
— Бу очракта республика онкология клиникасына барсалар, ышанычлырак булыр.
— Узган ел районда 709 кеше үлгән. Шуның күпмесендә онкология чире иде?
— 61ендә. Рактан үлүчеләр саны кимү ягында, чөнки иртә диагноз кую сыйфаты яхшырды. Медицина бер урында тормый. Ул бик нык алга китте. Ракка үлем, дип карарга ярамый. Аның белән яшиләр. Бу чир буенча районда 855 кеше исәптә тора. Шуның 436сына диагноз куелганга 5 елдан артык вакыт үтте. Кәефләре әйбәт, сәламәтлекләре яхшы. Әлеге чир билгеле булганнан соң озак яшәүчеләр бар. Кабатлап әйтәм, авыру башлангыч чорында ачыкланса, дәвалау җиңелрәк, бу чирдән тулысынча котылып була.
— Экология, эчә торган суыбыз, туклану сыйфаты сәламәтлегебез өчен мөһим, дибез.
— Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, чирләрнең, шул исәптән ракның да 70–80 проценты туклануга бәйле. Кибетләрдә хәзер берсеннән–берсе тәмле ризыклардан киштәләр сыгылып тора, ул чит илдән кайтарылган җиләк–җимешнең ниндие генә юк — җаның телә-гәнен сайлап ал. Аларның составына, организмга файдалымы, әллә зыянлымы — күпләр моңа игътибар итми. Ризыкны даими кыздырып куллану шулай ук файдага түгел. Клетчаткалы ризыкларны (кишер, алма һ.б) күбрәк ашарга кирәк. Углеводлы (татлы һ.б) ризыкларны майлылар белән беррәттән куллану шулай ук зыянлы. Кайберәүләр үзләрендә чир билгеләре сизеп тә, табибка күренүдән куркып, вакытны суза. Бүген яман шеш авыруын уңышлы дәвалап була. Табибка килергә, күренергә кирәк, һәркемгә озын озак еллар авыртмыйча, сәламәт яшәргә язсын!
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International