Робот, очкыч, машина — Укучылар сараенда

2014 елның 21 марты, җомга
Робот, очкыч, машина — Укучылар сараенда
Күптән түгел бер танышым улының Арча Укучылар сараена роботлар җыю түгәрәгенә йөрүе, аның шөгыле турында мавыктыргыч итеп сөйләгән иде. Кызыксыну хисе беркөнне безне дә түгәрәккә алып килде.
Монда... Шаккаткыч! Башлангыч сыйныфта роботларны җыярга өйрәнсәләр (ә алар катлаулы), югарырак яшьтәгеләр компьютер ярдәмендә шуларга махсус программа урнаштырып, роботларны хәрәкәт иттерә башлый. Алар гади түгел, махсус программалаштыруга көйләнгән. Робот техникасы серләренә өйрәтүче Ландыш Фәйзрахманова бүгенге көндә укучыларын май аенда Казанда узачак робот техникасы буенча Бөтендөнья олимпиадасына әзерли. Робот җыю гына түгел, зиһенне камилләштерү, фикерләү сәләтен үстерү, төрле техниканы җыярга өйрәнү өчен балаларга менә дигән форсат бу.
Техника дигәннән, биредә эшләүче авто һәм авиамодельләштерү түгәрәкләрендә балалар машина һәм очкыч та җыярга өйрәнә. Ачылганына әле ярты елдан артык кына вакыт узса да, сөендерерлек уңышлары бар, республика күләмендәге ярышларда катнашып, тәҗрибә туплап кайталар. 2013 елда Казанда узган күргәзмәдә үзләре җыйган квадрацикл белән катнашканнар, республика күләмендә узган “Без дөньяны сайлыйбыз” конкурсында осталык класслары уздырганнар, февральдә республика күләмендә үткән семинар–киңәшмәдә башкарган хезмәтләре белән күргәзмәдә катнашканнар. “Импульс—2014” республикакүләм авиамодельләштерү ярышында Салават Фәрхетдинов өченче урын алып кайткан.
Малайлар кечкенәдән техника белән әвәрә килеп үсә, машина, самолетлар аларның иң яраткан уенчыклары. Ә биредә әнә шул уенчыкларның модельләрен ясарга өйрәнү мөмкинлеге тудырылган. Автомодельләштерү түгәрәгендә балалар Надир Исмәгыйлев белән күп кенә машина модельләрен эшләргә өлгергән инде. Кирәкле детальләрне агачтан юнып та (Надир абыйлары үзе үк агач кисү һөнәренә дә өйрәтә) ясыйлар, юка пенопласт та ярдәмгә килә, шулай ук кечкенә балаларның ватык уенчыкларыннан калган кисәкләрне дә кулланалар.
Ә менә очкыч моторларын кибеттә сатыла торган гадәти йозак эченнән “табарга мөмкин”. Укучылар бу турыда белә, чөнки үзләре куллана. Җитәкчеләре Руслан Сөнгатуллинның кәгазьгә ясаган моделеннән чын самолет моделен ясап кара әле! Мондый сәләт күпләргә бирелми! Түгәрәк рәсми рәвештә сентябрьдә ачылса да, Руслан абыйлары балаларның җәйге ялын файдалы шөгыльгә багышлаган: бергәләп көймә ясаганнар, елгада сынап та караганнар. Әнә шундый уңыштан соң галәм киңлеге турында хәбәрдар булган 21 гасыр балаларының күңелендә бөреләнгән хыялларның чиге юк. Авиамодельләштерү бүлмәсендә алар ясаган очкычларның саны шактый инде. Иң кечкенәсе ун граммга да тулмый, аны гади салам һәм лак ярдәмендә ясаганнар. Балаларның әле җир чыгуга Руслан абыйлары белән картинг түгәрәгендә машина йөртәселәре бар. Узган ел Руслан Сөнгатуллин район күләмендәге семинарга җыелган технология укытучыларына очкычны модельләштерергә өйрәткәннән соң, авыл мәктәпләре арасында авиамодель түгәрәге ачучылар да булган. Балаларны шундый иҗатка тарту укытучыларның иң зур теләге. Сәләтле булып та, мөмкинлекләре булмаган авылда яшәүче укучыларның Арчага Укучылар сараена шушы түгәрәкләргә йөрүен тели алар. Чыннан да, мөмкин булса килегез, укучылар. Күтәренке рух, хис сезне шундук иҗат эшенә бөтереп алып кереп китәчәк. “Ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек таләп ителә, әлбәттә, ләкин баланың күңел түрендә хыял очкыны булса, өйрәтеп була”, — ди Укучылар сараеның техник иҗат өчен җаваплысы Энҗе Бәйрәмова. Шулай ук бирегә район, күрше–тирә районнарның мәктәп коллективлары да тәҗрибә тупларга, хикмәти җиһазларны күрергә килә.
Түгәрәктә балаларны кечкенәдән көчле рухлы шәхес итеп тәрбияләү, буш вакытларын файдалы итеп уздыру, тормышта кирәге чыгарлык хезмәтләргә өйрәтү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Бары баланың теләге, хыялы гына булсын.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International