Мәктәп ашханәсендә

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
Мәктәп ашханәсендә
Районда барысы 102 мәктәп бар. Һәркайсында балаларны ашату оештырылган. Яшь буынның сәламәтлеге мәктәптә туклануга турыдан–туры бәйле.
— Күпчелек гаиләдә дөрес туклану гадәткә кермәгән, — дип сөйли “Роспотребнадзор”ның Биектау бүлеге җитәкчесе урынбасары Эльвира Шәйхуллина. — Баланы кече яшьтән ботка, төрле шулпа, суда яки парда пешкән ит, балык, котлет ашарга өйрәтергә кирәк.
Урамда бер төркем балалар белән сөйләшәм. Арчаның 1нче мәктәбеннән укудан кайтып барышлары.
Мәктәп ашханәсе турында кызыксынуымны ишет-кәч, алар берсен–берсе уздыра–уздыра:
— Көн саен ашханәдә ашыйбыз. Ул безнең гел ачык тора. Тәнәфес саен кереп тамак ялгап чыгарга була. Ак күмәчләре телеңне йотарлык. Ботка, борщ, щи, рассольник, борчак ашлары, камырга төреп пешерелгән сосиска, слойкалар — барысын да тәмле пешерәләр,— дип сөйләде алар.
— Ризыкны ничек төрләндереп, тәмле итеп пешерү турында һәрчак уйланам, компьютер аша башкаларның тәҗрибәсен өйрәнәм,— ди Арчаның 1нче мәктәбе ашханәсе производство мөдире Роза Шәймуллина. — Балаларга сменага бер тапкыр кайнар ризык бирелә. Моннан тыш, теләгән кеше бушлай ак күмәч белән чәй эчеп чыга ала. Сатуга кайнар һәм камыр ризыклары да куела.
Ашханәгә озайтылган көн төркемендәге балалар кереп тулды. Алар бүген бер тапкыр камыр белән төрелгән сосиска ашаганнар инде. Бу юлы рассольник бирделәр. Әмма кайберсе капкалаган булды да, тәлинкәсе белән ашны кире китереп куйды. Карап торышка бик матур күренгән саргылт шулпаны махсус үзем ашап карадым. Рассольник тәмле иде. Алар өйләрендә, бүген безгә тәмсез аш бирделәр, дияргә бик мөмкиннәр. Яратмаган ризык әле ул тәмсез дигән сүз түгел.
Санитария–гигиена белгече Эльвира Шәйхуллина да шул турыда искәртә: бала сүзенә бик ышанып бетмәскә. Ә менә икенче сменада укучы балалар камырга төреп пешерелгән сосисканы сыпыртты гына!
— 2007 елда мәктәпкә янкорма эшләнде, — дип сөйли 1нче мәктәп директоры Эльмира Сафина. — Ашханә яңа, уңайлы. Берьюлы 170–180 бала туклана. Ә мәктәптә 850 бала укый. Пешекчеләргә таләп катгый: ризык файдалы һәм тәмле булсын, чисталык хөкем сөрсен, һәрнәрсә санитария–гигиена таләпләренә җавап бирсен.
Районда “Иң яхшы мәктәп ашханәсе” дипломын алган коллектив бу.
Район мәгариф идарәсе методисты Рауза Яхина:
— Быел мәктәпләрдә ике тапкыр туклану оештырыла башлады, — ди. — Иң кыены — тиешле калориядәге ризык әзерләүне оештыру. Ә ул арзан тормый. Ата–аналардан акча җыюы кыен.
— Итле ризыклар аз бирелә, — ди санитария–гигиена белгече Эльвира Шәйхуллина. — Әти–әниләр шуны аңласын иде: тиешле калориядәге ризык белән тукланмауның тис-кәре нәтиҗәләре иртәме–соңмы килеп чыгачак.
Акча дигәннән, республика бюджеты һәр балага көн саен туклану өчен 5 сум 70 тиен бирә. Ата–аналар уртача 13–19 сум җыя. Билгеле, бу бәягә итле ризыкларны бик ашап булмый. Ата–аналардан акча җыймаган мәктәпләр дә бар. Аларда, нигездә, балалар хуҗалык бәрәңгесе, үзләрендә үстерелгән яшелчә һәм ботка, токмач белән туклана.
Түбән Оры авылыннан ике баласы Яңа Кенәр лицеенда укучы Фәридә Мөхәммәтгалиева:
— Безнең авыл Яңа Кенәргә 7 километр ераклыкта, — дип сөйли. —Балалар иртән автобус белән чыгып китә. Сәгать 3ләрдә генә кайталар. Ике тапкыр ашаталар. Олысы 9 сыйныфта укый. Итле ризык ешрак бирелсә, бик әйбәт булыр иде. Акчаны күбрәк җыялар икән, без риза.
Төрле гаилә бар шул. Уйланырга җирлек бар монда.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International