Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Яңа Иябашка юл була
2014 елның 18 апреле, җомга
Яңа Иябашка юл була
Арча үзәгендә юллардагы чокыр–чакырлар транспорт белән идарә итүчеләрнең генә түгел, җәяүлеләрнең дә күңелләрен борчый башлаган иде. Кышын артык күренмәсәләр дә, кар бетү белән бик тиз калкып чыкты алар. Ниһаять, бу атна башында биредә юлларны төзекләндерергә тотындылар.
Игътибар иткән булсагыз, кеше әле җыенып өйдән генә чыга, ә биредә инде тулы көченә эш кайный. Димәк, юл төзекләндерүчеләр өчен кызу урак өсте башланды. Бу елга юлчыларның планнары ничек? Үзебезне кызыксындырган берничә сорау белән без “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы җитәкчесе Альберт Сафиевка мөрәҗәгать иттек.
— Альберт Тәлгатович, узган ел сезнең оешма өчен ничек тәмамланды?
— “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы Арча, Теләче һәм Әтнә районнарына караган 838,1 километр юлны карап тора. Шуның 442,3 километры Арча районына керә.
Барлык башкарылган эш 745 миллион 320 мең сум (Арча районы буенча 269 миллион 916 мең сум). Моңа юлларны төзекләндерү, көндәлек карап тору, асфальт заводында җитештерелгән продукцияне сату керә.
Узган сезонда 64 мең 360 тонна асфальт чыгарылды, 15,65 километр асфальт юл төзекләндерелде (шуның 6 километры Арча районы территориясендә), 14,72 километр арага яңа асфальт юл салынды, 6,02 километры Арча районы буенча.
— Бу сезонга планнарыгыз ничек? Башкарыласы эшләрегезнең күләме зурмы һәм аларның күпмесе безнең районга туры килә?
— Быел өч район буенча 728 миллион 880 мең сумлык юл эшләре башкару планлаштырылды. Арча районы буенча ул 294 миллион 500 мең сумлык. Быел Әтнә–Ташкичү юлын (Күшәр авылы турысыннан алып Яңа Кенәргә баручы олы юлга кадәр) тәмамлау күздә тотыла. Ул барлыгы 5,9 километр, шуның 4,9 километры калган иде. Бу эш регенерацияләү, ягъни иске асфальтны тураклап, тигезләп, башта өстенә вак таш, аннан ике кат асфальт салу, ысулы белән башкарылачак. 2014 елда “Арча муниципаль районы торак пункт-ларында юлларны норматив хәлгә китерү” программасы нигезендә без Арча районында 20 миллион сумлык эш башкарырга планлаштырабыз. Моңа нинди юллар керә? (Көнбатыш бистәсендәге 12 күпфатирлы йортларга илтүче 500 метр ара, Арча станциясендәге төзелеп килүче балалар бакчасына (380 метр), Кызыл Бистә урамындагы күпфатирлы йортларга (320 метр), Айван авылында фельдшер–акушерлык пунктына (16 метр), Пөшәңгәрдә яңа төзелүче авыл клубына (16 метр) керү юлларын, Яңа Кырлайдан Яңа Иябаш авылы зиратына кадәр булган 985 метр араны, Түбән Мәтәскәдә мәктәпкә илтүче юлны (347 метр) норматив хәлгә китерү планга кертелде. Әмма быел аларга вак таш кына түшәләчәк, ә асфальт алдагы елларда салынырга мөмкин.
Моннан тыш, бик тузган юлларны төзекләндерү өчен өстәмә акча бирелде. Моннан 20 ел элек асфальт түшәлгән Арча—Әтнә юлында 6 километр арада 24 миллион сумлык, Ашытбаш—Шушмабаш—Карадуган юлында (Апаз, Хәсәншәех тирәләре) 2 километр арада 8 миллион, Сеҗе юлында, Сарай–Чокырча тирәләре, 3 километр арада 12 миллион сумлык юл эшләре башкарылачак. Аларда асфальтның өске тузган өлеше тигезләнеп, яңартыла.
— Ә чокырланган урыннар нинди тәртиптә ямала? Ул да план нигезендә генә алып барыламы?
— Юк, кыш чыккач, без бөтен юлны да бер кат карап чыгабыз, кайда кирәк, шунда төзекләндерәбез. Банк урамында эш бетә инде, хәзер юл төзекләндерүчеләр Зур урамга күчте.
Кышын, җәен юлларны карап тору (юл билгеләрен алыштыру, барьерларны, автобус тукталышларын буяу яки төзекләндерү, кышын кар чистарту, чокырларны ямау да шуңа керә) өчен 67 миллион 990 мең, күперләрне карау (барлыгы 53 күпер бар) өчен 2 миллион 277 мең сум акча бирелә. Шул барына да җитәргә тиеш. Температура плюска күтәрелгәнче салкын асфальт белән эшлиләр. Без аны кыш көне үк шәһәр яны филиалыннан ташып куябыз. Әмма бу вакытлыча салынган асфальт кына. Соңыннан ул урыннар кабат кайнар асфальт белән түшәлә. Ә анысы өчен һава температурасы +5 градустан да түбән булмаска тиеш. Бу атна башыннан заводны эшләтеп җибәреп, кайнар асфальт түши башладык. Асфальтны без шулай ук якын–тирә районнарга да чыгарабыз.
— Юл төзекләндерүчеләр өчен эш сәгате бик иртә башлана, ахры?
— Зуррак күләмдә эш башкару өчен ике смена оештырдык. Иртән 6дан көндезге 1гә кадәр — беренче, көндезге 1дән кичке 8гә кадәр икенче смена эшли. Юлдагыларны вахта автобусы йөртә, бер тапкыр бушлай туклану (13 процент салым гына тотыла) белән тәэмин ителәләр. Якында булсалар, вахта автобусы ашханәгә алып килә, еракта эшләсәләр, алып барып тукландыру оештырыла.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ТКХ мәсьәләләрен бер кушымтада хәл итегез
» Дәүләт хезмәтләре йорты " - торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен бер тәрәзәдә хәл итәргә мөмкинлек бирә торган мобиль кушымта. https://www.gosuslugi.ru/landing/mp_dom Кушымтаның кайбер функцияләре: счетчикларның теләсә нинди төре булган барлык объектлар буенча мәгълүмат тапшырырга; үз онлайн җыелышларында тавыш бирергә; йорт чатына кушылыгыз, күршеләр һәм бергәлекләр белән танышыгыз уртак мәсьәләләрне хәл итегез; торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә (квитанцияләр автомат рәвештә төзелә, сумманы үзгәртергә мөмкин); кунакка керү мөмкинлеге бирергә (күрсәтмәләрне тапшырырга һәм счетны туганнары яисә арендаторлар түләргә мөмкин); идарәче оешмага гаризалар җибәрергә (җавап 10 эш көне эчендә килә).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз