Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска

2014 елның 25 апреле, җомга
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска
23 апрельдә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов Арчага килде. Башта ул ЮХИДИ идарәсенең Арча бүлекчәсе хезмәткәрләре, участок инспекторлары белән очрашып сөйләште, судта, прокуратурада булып, юлларда иминлек сагын яхшырту буенча яңа ысуллар турында сүз алып барды. 11 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүгә кагылышлы сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Форсаттан файдаланып, без дә аңа берничә сорау бирдек.
— Рифкать Нургалиевич, мондый очрашулар еш буламы? Гражданнар күбрәк нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә?
— Якын районнарга еш чыгыла, ерак районнарга сирәгрәк барыла. Чаллы, Түбән Камада очрашуларга кеше күп килә. Ә Казанда гражданнарны кабул итү атна саен үткәрелә. Аларда юл хәрәкәте иминлеге, закондагы үзгәрешләр турында да сүз бара, кешеләр үз проблемалары белән дә уртаклаша, киңәшләр сорый. Зарланулар юк. Арчада, мәсәлән, очрашырга кеше аз килгән икән, бу тис-кәре түгел, киресенчә, уңай күренеш. Димәк, барлык проблемалар да вакытында һәм урында хәл ителә.
— Иң күп һәлакәтләр тизлекне арттырудан килеп чыга. Видеофиксация приборлары куелуга карамастан, бу мәсьәлә көйләнеп бетә алмый. Прибор турысында гына тизлекне киметәләр.
— Тизлекне күзәтү буенча хәзер яңа система бар. Ул әлегә Казанда һәм башка зур шәһәрләрдә, авария күп була торган участокларда куела. Һаман бер урында гына да булырга тиеш түгел. Әлеге системаларны транспорт белән идарә итүче күрми, аны антирадарлар да тотмый. Һәм әлеге системаның нәтиҗәсе күпкә әйбәт.
Тик андый ысул белән генә дә булмый. ЮХИДИ хезмәткәрләре дә һәрчак юлга чыга. Аларга ярдәмгә участок уполномоченныйлары килә.
Билгеле булганча, штрафлар да зур. Аны да 71 көн эчендә түләмәсәләр, суд карары нигезендә, ул икеләтә арта яки җәзага тартылучы штрафын да түли, 10, 15 тәүлеккә кулга да алына. Суд күбрәк икенче юлны сайлый. Арча районында, мәсәлән, 70 кеше җәзага тартылган, ягъни кулга алынган.
Бу хакта матбугат чаралары да даими рәвештә аңлату эшләре алып барырга тиеш. Барыбыз да бер эш башкарабыз, кешеләр иминлеге сагында торабыз.
— Штрафларга килгәндә, исерек килеш руль артына утырганнарга ул бик саллы — 30000 сум, өстәвенә әле, ел ярым, ике елга машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм ителә. Әмма аларның саны кимеми. Бәлкем, башка төрле, сабак булырдай җәза кирәктер.
— Исерек килеш руль артына утырып юлга чыкканнарга бер чара бар. Ул да булса, машиналарын конфискацияләү. Белоруссиядә ул кулланыла. Бездә дә кертелсә, исерек килеш юлга чыкмаслар иде. Бер тотылып, машина йөртү таныклыгын алдырганнан соң да яңадан руль артына утырганнар бар. Хәтта тагын исерек килеш. Көненә 50 кешене җәзага тартабыз. Шуның 10сы кабаттан, машина йөртү таныклыксыз чыккан. Чыннан да, андыйларга карата законны кырыслату өстендә эшләргә кирәк.
— Сезнең күзлектән караганда, безнең Арчада юлларда хәл ничек тора?
— Без статистикадан чыгып бәя бирәбез. Саннарга килгәндә, өч айда Арча районында 3 кешенең юл һәлакәтендә гомере өзелде. Узган ел шушы чорда ике генә иде. Республика күрсәткече белән чагыштырганда, уртачадан югарырак. Резервлары бар. Хезмәт-кәрләре ышанычлы. Башка юнәлешләрдә яхшы эш алып барыла. Теләгем — юлларда контрольне көчәйтергә.
Р.S. Ә менә ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе җитәкчесе күңелле хәбәр җиткерде. Елның икенче яртысында, җәен, Көнбатыш бистәсенә, бераз соңрак Күпербаш чатына светофор куелачак.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International