Пенсионерны кызыксындырган сораулар

2014 елның 23 мае, җомга
Пенсионерны кызыксындырган сораулар
Район ветераннар советы президиумы утырышы булыр алдыннан аның җитәкчесе Альберт Җамалиев:
— Көн тәртибендә, нигездә, пенсионерларга медицина хезмәте күрсәтү, аларны бушлай дарулар белән тәэмин итү, иминиятләү компанияләренең авыруларның хокукларын яклау мәсьәләләре каралачак, чөнки район пенсионерларын кызыксындырган сораулар болар, — дигән иде.
Яшь барган саен сәламәтлек йомшара, медицина ярдәме кирәк була башлый. Утырышта иминиятләү компаниясенең төбәкара үзәге җитәкчесе Рәшит Абдуллин, үзәкнең Арчадагы филиалы җитәкчесе Мөнәвәрә Әхмәтгалиева, поликлиника мөдире Лилия Фәйзрахманова, даруханә мөдире Лилия Хәкимованың катнашуы пенсионерларның күп кенә сорауларына ачыклык кертер, дип уйлыйм.
— 2011 елдан медицина полислары бертөрле үрнәктә эшләнә башлады, — дип сөйләде Рәшит Абдуллин. — Бу полислар белән Россиянең теләсә кайсы почмагында файдаланырга мөмкин. Әлеге полислар фамилия үзгәргән очракта гына яңага алмаштырыла.
Хастаханәдә дәваланганда медицина препаратларын сатып алырга кушалар икән инде, күңелдә шик туса, иминиятләү компаниясенә мөрәҗәгать итәргә була.
— Хастаханәләрдә бушлай дәвалану өчен дәүләт тарафыннан расланган медицина препаратлары исемлеге бар, — дип аңлатты Рәшит Абдуллин. —Бәлки, авыруның тагын да нәтиҗәлерәк, кыйммәтрәк дарулар белән дәваланасы килер, әмма алар әлеге исемлектә булмаска мөмкин. Ул вакытта авыруның язмача ризалыгы кирәк булачак.
Әгәр дә инде бушлай исемлектә булган препаратларны сатып алырга мәҗбүр итсәләр, бу инде авыруларның хокукларына зыян салу була.
— Аңлашылмаучылык килеп чыкса, шунда ук табиб янында шалтыратып хәлне ачыклый аласыз, — дип киңәш итте Рәшит Абдуллин. — Дәваланган вакытта нәрсә дә булса сатып аласыз икән, чекны сакларга кирәк. Авыру иминиятләү компаниясенә мөрәҗәгать иткән очракта медицина учреждениесе хаксыз булып чыкса, баш табибка хат җибәрелә. Ул ризалашмаган очракта, авыруга китерелгән зыян суд аша хәл ителә. Бушлай дарулар исемлеге һәр медицина учреждениесендә бар, Интернеттан да карый аласыз.
Утырышта яныңда полис булмаса, медицина хезмәте күрсәтелергә тиешме, дигән сорау да күтәрелде.
— Авыр хәлдәге кешегә полисы булмаса да медицина ярдәме күрсәтелергә тиеш, —дип җавап бирде иминиятләү компаниясе житәкчесе.
Кайбер медицина хезмәткәрләренең тупас мөгамәләсе, игътибарсызлыгы турында да сүз булды. Бу инде кеше хокукларын җитди бозу.
Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Арча муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе Ринат Һидиятов медицина учреждениеләрендә кеше хокукларына хилафлык китермәү буенча иминиятләү компаниясенә эшне көчәйтергә кирәклеге турында әйтте. Кеше хокукларын яклаучы җәмәгать ярдәмчесенә кыйммәтле медицина хезмәтләренең күпмедер өлешен компенсацияләп булмасмы, дип мөрәҗәгать итүчеләр бар.
Яңа Кенәрдән Иван Иванов:
— Полис алу өчен Арчага бару мәшәкатьле эш, аны урыннарда оештырып булмыймы? — дип сорады.
— Безнең филиалның агентлары бар, — дип аңлатты филиал җитәкчесе Мөнәвәрә Әхмәтгалиева. — Урыннарга барып полислар бирү буенча эш башланды. Аны агентлар башкара.
— Кирәкле даруга рецепт алырга поликлиникага табибка барасың, әлегә тиешле дару кайтмады, дип әйтәләр. Рецепт белән даруханәгә барсаң — дару беткән була. Бушлай дарулар белән тәэмин итү системасы бер җайга салынырмы? — дип, пенсионерлар гозерен җиткерде ветеран Илдус Сәгъдиев.
— Районда ташламалы дарулар белән тәэмин итү 34 млн. сум тәшкил итә. Бу бик зур акча. Аның өчен җавап бирергә кирәк, — диде поликлиника мөдире Лилия Фәйзрахманова. — Чыннан да, табибка кәгазь эше күп. Даруны рәсмиләштермичә генә жибәреп булмый. Пациент шулай ук табибны хөрмәт итәргә тиеш.
Даруханә аша бушлай дарулар белән тәэмин итү системасын, чыннан да, җайга салырга кирәк. Бу район күләмендә генә хәл итә торган мәсьәлә булмаса да, шулай да бу мәшәкатьле эшне берникадәр җиңеләйтү юлларын үзебездә дә хәл итү сорала.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International