Имтиханга — металл эзләгеч аша

2014 елның 4 июне, чәршәмбе
Имтиханга — металл эзләгеч аша
Бердәм дәүләт имтиханнарының максаты—сәләтле укучыларга киләчәккә юл яру мөмкинлеге тудыру. Әмма аны үткәрү формасы җәмгыятьтә бу көнгә кадәр бәхәсләр уята. Быел имтихан бирүчеләргә таләпләр бик кырыс булды. Моның шулай икәнлеген үзем үк тойдым.
Миңа 29 майда Арчаның икенче мәктәбендә рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханында җәмәгать күзәтүчесе буларак катнашырга туры килде. Аның өчен алдан ук минем турыдагы бөтен мәгълүматлар язылган, фотосурәтем ябыштырылган рөхсәт язуы Казаннан Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов имзасы белән әйләнеп кайтты. Шуны һәм паспортымны кулга тотып, мәктәпкә киттем. Ишек төбендә торган күзәтүчеләр аларны бик яхшылап тикшергәннән соң, имтихан бирүчеләр кебек үк мине дә, вокзаллардагыча, металл эзләгеч аша үткәрделәр. Берсе күзәтүчеләр өчен билгеләнгән бер бүлмәгә озатып куйды. Беренче булып видеокүзәтү аппаратына карап, кем булуымны әйтергә куштылар, аннан үзебезне дә күзәтү астында шул бүлмәдә утырттылар, имтихан башлангач, аудиторияләргә бүлделәр.
Ул көнне 278 бала рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. Алар урнашкан 20 аудиториядә дә видеокүзәтү аппараты бар иде. Аудиториягә кергәч, яңадан үзем белән таныштырып, иң арттагы урындыкка барып утырдым. Алдан җиткерелгәнчә, безгә аудиториядә йөрергә, кузгалырга ярамады. 210 минут, 3 сәгать ярым шул урындыгыңда утырасың. Миннән тыш аудиториядә ике оештыручы бар иде. Берсе бер яктан икенче якка йөреп, бер укучыны да күзеннән җибәрмәде. Бәдрәфкә дежурный алып бара, кире ишек төбенә кадәр китереп куя. Кире урыннарына утырганнан соң, игътибар тагын да арта. Кулларны төшерергә рөхсәт ителми, алар өстәлдә булырга тиеш.
Моннан тыш, Башкортстаннан Татарстанда бердәм дәүләт имтиханнарын ничек тапшыруларын карарга килгән Федераль күзәтүче бик нык таләпчәнлек күрсәтте. Шулай ук мәгариф өлкәсендә дәүләт контроле департаменты вәкиле, Казан дәүләт аграр университетыннан дәүләт имтиханнары комиссиясенең вәкаләтле вәкиле, 12 минем кебек җәмәгать күзәтүчесе дә бар иде.
Балалар эшләрен тапшыра башлагач, алдан шундый рөхсәт булудан файдаланып, алардан интервью алу максаты белән, аудиториядән иртәрәк чыгып киттем. Башта җәмәгать күзәтүчеләре өчен билгеләнгән бүлмәгә кереп, имтихан барышы турында язмача фикерләремне әйтеп, кулымны куйдым. Коридорда бер кызны очратып, сорау бирергә генә өлгердем, шунда ук яныма килеп җитеп, сөйләшеп тору рөхсәт ителмәве турында белдерделәр. Шул ук металл эзләгеч аша үтеп, мәктәп ишек төбендә чыгучыларны “аулый” башладым. Анда да озак көттермәделәр, кисәтү ясадылар, койманың икенче ягына чыгып сөйләшергә куштылар. Кая анда укытучылары, ата–аналары камап алган укучы янына барасың. Аларда безнең кайгымени. Шулай да, бер–ике фотосурәт төшерергә, бер–ике имтихан бирүче белән сүз алышырга өлгердем.
—Эшли алдым үзе. Инша язу гына бик авыр булды,—диде икенче мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучысы Алмаз Рәхимбаев.
7нче мәктәптән Айнура Шаһидуллина, Иске Чүриледән Алсу Галиәхмәтова, беренче мәктәптән Юлия Ибраһимова да имтихан сорауларының авыр булуы, әмма башкарып чыга алулары турында белдерделәр.
Бу юлы егетләр һәм кызларның барысына да үз белемнәренә генә таянырга туры килде. Урамда торган ата–аналар, укытучылары бик теләсәләр дә, балаларына булышу гына түгел, хәтта койманың эчке ягына да үтеп керә алмады. Димәк, киләсе елларда имтихан тапшыручыларга ныклап әзерләнергә туры киләчәк. Аларга фәкать башларындагы белем генә ярдәм итәчәк.
Алда әле тагын имтиханнар. Чыгарылыш сыйныф укучыларына бары тик уңышлар һәм шатлыклы мизгелләр генә телибез.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International