Ризыкка игътибарлы булыйк

2014 елның 6 июне, җомга
Ризыкка игътибарлы булыйк
Омскида сыр ясаучы егетләрнең зур ваннада сөттә коенуларын телетапшырулар аша күреп, “Ах!” иттек. Озак та үтмәде, чит илләрдән кертелгән 30 тонналап дуңгыз һәм сыер ите тоткарланды, аларда кеше сәламәтлеге өчен куркыныч матдәләр табылды. Ә без кибет ризыгына ышанабыз...
Кибет киштәләре берсеннән–берсе матур, затлы, тәмле ашамлыклар белән тулган. Күпләрне ризыкның сыйфаты, нәрсәдән эшләнгәне әллә ни кызыксындырмый, хәтта җитештерелгән вакыты да. Хәер, кибеттә ризыкның составын укудан ни файда, бердән, ярлык бик вак хәрефләр белән язылган, икенчедән, аны аңлау өчен махсус әзерлекле белгеч булырга кирәк. Уйланырга җирлек бар: итнең килосы 200 сумнан да арзан булмаган бүгенге көндә сосисканың килосы 100 сумнан да ким була аламы?! Ә кибетләрдә алар бар.
— Ясалма ит һәм соядан эшләнгән колбасаларның, зыянлы консервант-лар, буяулар кушып җитештерелгән ит, сөт ризыкларының һәм башка ашамлыкларның кеше организмында дистәләрчә төр куркыныч авыру, шул исәптән яман шеш чиренә китерүе ихтимал, — дип кисәтә район педиатры Алсу Кузнецова. — Безнең Казандагы профессор Станислав Мальцев сәламәт бала үстерәсегез килсә, үзегез үстергән ризыкны ашатыгыз, ди.
Дөрес, һәркем җиләк–җимеш, яшелчә үстерә, терлек асрый алмый. Әмма аларны үз хуҗалыгында үстерүчеләрдән сатып алып була. Шул ук сөт, эремчекне ветеринария тикшерүе үткән, сәламәт терлек асраучылардан алырга мөмкин.
Районда яңа суйган терлек итенә дә кытлык юк. Базарга барасың да аласың. Таныш эшмәкәр, сатучылар, шәт, алдамас. Пешерергә генә иренмә.
Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасына кушылгач, чит илләрдән безгә юллар киңрәк ачылды. Көндәлек кулланылган азык–төлекнең яртысы диярлек читтән кертелә. Ә чит ризыкларга бик ышанасы килми. Аларның чагыштырмача түбән сыйфатлы, төрле катнашмалар белән “баетылган” булуы турында массакүләм мәгълүмат чараларында сөйләп һәм язып торалар.
— Үзебезнең республикада җитештерелгән терлек, кош итен, сөтне һәм сөт ризыкларын кулланырга кирәк, — дип киңәш итә район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәкыйп Йосыпов.
Район кибетләрендәге ризык сыйфаты тикшереләме? Иң беренче без шушы сорау белән кулланучылар мәнфәгатьләрен яклаучы Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйровка мөрәҗәгать иттек.
— Ризык сыйфатын тикшерү безнең вәкаләткә керми, — диде ул. — Арчада төрле урында урнашкан 7 кибеттә һичшиксез булырга тиешле 9 төрле ризык исемлеген һәм бәясен контрольдә тотабыз. Ул ризыкларга билгеле бер майлылыктагы сөт, кефир, катык, каймак, майсызландырылган эремчек, крестьян атланмае, ипи, булкилар керә. Безнең Казандагы оешманың дегустация комиссиясе даими рәвештә кулланучылар базарындагы ризыкларга тикшерү үткәрә. Ризыкның тәменә игътибар ителә һәм сыйфаты лаборатория аша тикшерелә.
— Сыйфаты начар булган ризыкны безгә алып килеп тикшертергә мөмкин, — ди “Роспотребнадзор” идарәсенең Биектау бүлеге баш белгеч–эксперты Фердинат Зәйнуллин. — План буенча без 3 елга бер тапкыр ризык җитештерүче предприятие, кибетләрдәге ашамлыклар сыйфатын һәм техник регламент, санитария–гигиена таләпләре үтәлешен тикшерәбез, шикаятьләр булганда урыннарга барабыз. Барлык төр нормаларны бозу очраклары 9 проценттан артмый. Һәркем теге яки бу ашамлыкны сатып алганда сертификатны карый ала. Сертификатта төп мөхер булырга тиеш.
Әгәр дә инде даими кулланган ризыкның сыйфатын тикшертәсең килсә — бу хезмәт түләүле.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International