Сез иң күркәм кеше икәнсез

2014 елның 20 июне, җомга
Сез иң күркәм кеше икәнсез
Арча Сабантуенда район башлыгы Алмас Назиров иң өлкән яшьтәге кешеләребезнең берсе — Россия Федерациясе мәгариф отличнигы, 94 яшьлек Маһирәҗәп Абдуллинаны котлады һәм аңа бүләк тапшырды.
Арчаның 2нче мәктә-бендә озак еллар укытучы һәм директор урынбасары булып эшләгән Маһирәҗәп ханымны укучылары һәм хезмәттәшләре Роза Абдулловна буларак белә. Хәтердә ул шундый: җиңел гәүдәле, ыспай киенгән, чәче артка җыеп куелган, җитди, башкача ярамый да, чөнки ул укытучы һәм директор урынбасары. Үкчәле туфлиләре белән шак–шок атлап килүеннән үк укучылары, шып-шыпырт калып, математика укытучысының керүен көтә.
— Минем дәрестә бервакытта да шаулашып утырмадылар, — дип сөйли ул. —Тәртип буенча берәүгә дә шелтә ясаганым булмады.
Үз эшенә җитди караган, таләпчән укытучының укучылары да, гадәттә, белемле була. Аның укучылары:
— Роза Абдулловна теманы шулкадәр төшендереп, өзеп-өзеп аңлата иде. Без математиканы яхшы белдек. Ул —иң көчле укытучыларның берсе, — диләр.
— Без күбрәк әти тәр- биясендә үстек, — ди кызы, ветеран укытучы Флүзә Нәкыйповна. — Әни мәктәптән кайтып кермәгәнгә, әти уены–чыны белән, раскладушкаңны мәктәпкә генә илтеп куясың бар инде, дияр иде.
Маһирәҗәп Дөбъяз районының Кече Кавал авылында туып–үсә.
—Әти–әниләр авылда тәртипле, хөрмәтле кешеләр иде, — дип искә ала Маһирәҗәп ханым. — Әти янына киңәшкә киләләр иде. Сабыр булды, уйлап эш итте.
— Ә дәү әни безнең шундый йомшак, сөйкемле иде, — дип сүзгә кушыла Флүзә Нәкыйповна. — Әни дәү әтигә охшаган, тәртипне бик ярата.
Маһирәҗәп башта Казан педагогия техникумын тәмамлый. Башлангычларны укыта. Аннан математика укытучысына 1 еллык курста укый.
—Курсны тәмамлап, баскычтан шаулашып төшеп килә идек, сугыш башланганны хәбәр иттеләр, — ди ветеран укытучы.
Тынлык... Ил җилкәсенә төшкәнне укытучылар да күтәрә. Ә, бәлки, икеләтә кыен булгандыр аларга? Ач, моңсу, ятим баланың күзләренә карау, аңа дәрес аңлату әллә җиңелме?!
Балтачка эшкә җибә-рәләр. Анда математикадан укыта, комсомол райкомында беренче секретарь булып эшли.
— Безнең әти Нәкыйп Нураев ветеринария институтын тәмамлаган. Ул безнең салмак, әдәпле иде. 91 яшендә вафат булды, — ди Флүзә Нәкыйповна.
Маһирәҗәп белән Нәкыйп өч бала тәрбияләп үстерә. Ике кыз, бер малай. Барысы да югары белемле. Иң олысы Флүзә университетны тәмамлый, Луиза КАИда белем ала, Рөстәм Казан финанс институтында укый.
1952 елдан Арчада. 38 яшендә читтән торып институт тәмамлый. Янәшә-сендә кызы, гомере буе 2нче мәктәптә эшләгән абруйлы рус теле һәм әдәбияты белгече, Россия Федерациясе мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы Флүзә Нәкыйповна. Маһирәҗәп ханымның балалары, оныклары, оныкчыклары төп нигезгә кайтырга ярата. Мәскәүдән 3 яшьлек оныкчык та кайткан. Педагог Флүзә Нәкыйповна чын тәрбия бирә аларга. Агач өйдә һавасы ук икенче, бакчасы иркен, верандага чыгып чәй эчүләре генә дә ни тора! Без Флүзә Нәкыйповна белән сөй-ләшкән арада Маһирәҗәп ханым верандага чәй әзерләгән иде. Рәхәт-ләнеп сөйләшә–сөйләшә чәй эчтек.
— Ничек шулай әниегез дә, үзегез дә матур килеш саклана алдыгыз? — дип сорыйм Флүзә Нәкыйповнадан.
— Хәрәкәт, — дип елмая әңгәмәдәшем. — Безнең иртәбез эштән башлана, тик тора белмибез.
Районның иң күркәм кешеләренә сәламәтлек, имин тормыш телик.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International