Аппетит ашаганда килә

2014 елның 16 июле, чәршәмбе
Аппетит ашаганда килә
Быел 22 февральдә Арча шәһәре үзәгендәге “Радуга” сәүдә үзәгендәге “Метелица” кибетенә бер хатын–кыз килеп керә.
Кибеткә кеше керүе гадәти хәл, сатучы да аңа артык игътибар итми, үз мәшәкатьләре белән мәшгуль була. Ә теге хатын–кызның исәбе нәрсә дә булса сатып алу түгел, җаен туры китереп чәлдерү. Кибеттә башка кеше юклыгыннан файдаланып, 30635 сумлык чит илдә эшләнгән тунны эләктереп чыгып китә.
Әлеге хатын–кыз 1985 елда Ташкент өлкәсендә туган Лилия Рәфигуллина була. Югары белемле, кечкенә баласы бар. Казан шәһәрендәге ширкәттә администратор булып эшли.
Уңышлы сәяхәт ошап китә моңа, шушы кибет янында Эльмира Гыйззәтуллина дигән хатын белән очраша. Монысы махсус урта белемле, 1974 елда Казахстан Республикасында туган, кияүдә, ике бала үстерә, Арча районының Иске Муй авылында яши. Әлеге кибеткә кереп тунлы булырга килешә болар. Рәфигуллина, алдан сөйләшенгәнчә, сатучы белән әңгәмә кора, ә Гыйззәтуллина сәүдә залындагы элгечтән 25500 сумлык мутон тун урлый.
Соңрак әлеге кибеткә яңадан кереп, шундый ук юл белән 16 мең сумлык тун алып чыгалар, хәтта 65 сумлык элгече белән.
Район суды аларның икесен дә җинаять эшләүдә гаепле дип тапты. Л.Рәфигуллина 1 ел да 1 айга, Э.Гыйззәтуллина 1 елга 1 ел 6 ай сынау срогы белән ирекләреннән мәхрүм ителде.
Рамил ХӘЙРУЛЛИН,
өлкән тикшерүче, юстиция майоры
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International