Күктәге якты йолдызга тиң

2014 елның 25 июле, җомга
Күктәге якты йолдызга тиң
Хатын–кызның өйдәге мәшәкатьләрен санап бетерерлек түгел. Гаилә ишле булса да, ялгызы яшәсә дә—иртәдән кичкә кадәр аяк өстендә ул. Стелла Зәкиевна да берөзлексез өстәл тирәсендә чуала. Аның бушаганын көткән арада гаилә альбомнарына күз салам, читтән генә хуҗабикәне дә күзәтәм.
Күз тимәсен, 80 яшен тутырган ветеран димәссең . Хәрәкәтләре җиңел, йөзендә нур балкый, күзләре елмая. Карашымны кабат альбом битләренә төшерәм. Менә монда нәни Стелла, икенчесендә мәктәп яшендәге яшь–җилкенчәк кыз бала, янындагы фоторәсемдә җитди укытучы дәрес алып бара... Шунда икегә бөкләнгән бер кәгазь бите күземә чалынды. Беренче юлларын укыдым да, кырын эштә тотылган кеше кебек кызарып, кире үз урынына куйдым. Көндәлек? Бәлки. Балачагы хатирәләре булса кирәк. Әллә сорарга инде? Укырга ярамаган булса? Кызыксынуым барыбер үзенекен итте.
—Стелла Зәкиевна, гафу итегез, кулыма бер язма эләкте, берничә юлын укымыйча түзә алмадым. Сезнең балалар йортында тәрбияләнүегез дөресме?—дип сораганымны сизми дә калдым.
Юк, югалып та калмады, күңеленең иң нечкә җиренә кагылганым өчен ачуланмады да, җайлап кына тормышы турында сөйләп китте. Урыны–урыны белән күзләрен яшь пәрдәләре каплап алды, “бераз тынычланыйм әле”, дип туктап–туктап та торды. Туры бәреп сорап, бәлки, моңа кадәр берәүгә дә чишмичә, йөрәк түрендә яшереп саклаган күңел серләрен чишәргә мәҗ-бүр итүемә уңайсызланып, берничә тапкыр гафу үтендем үзеннән.
Әй, язмыш, язмыш, нинди генә сынаулар алдына куймыйсың син адәм баласын. Үзен белә башлаган көннән күпме авырлыклар кичергән сабый йөрәге.
1933 елның 17 ноябрендә Казанда туган Стелла Габдрахманова. Әтисе “Татгосиздат”та җитәкче, әнисе укытучы булган. Гаиләләрендә нәни кызчык барлыкка килгәч, әтисе аны йолдызга тиңләп, Стелла дип исем кушкан, киләчәктә балерина, сәхнә йолдызы булыр, дигән. Туган йортында, үзен өзелеп яратучы әти–әниләре янындагы бәхетле тормыш бер мизгелдә чәлпәрәмә килгән. 1937 елда Зәки Мөхсиновны халык дошманы дип кулга алганнар. Бер елдан соң кара машина әнисен алырга килгән.
—Мин ул чакта 4 яшьтә идем. Төн уртасында килеп ишек шакыганнар. Бер төнге күлмәктән генә ишек ачарга чыккан әнигә өстен алыштырырга да мөмкинлек бирмәгән-нәр. Йоклаган җирдән мине үбеп чыгып киткән әнием. Үзем боларның берсен дә хәтерләмим, мине караучы апа әйткәннән генә беләм.
Ә бервакыт безнең өйгә ниндидер абыйлар килеп керде һәм мине машинага чыгарып утыртты. Мине караучы хатын чемодан да чыгарып куйды. Аңа караңгы зәңгәр күлмәгемне, курчагымны тыккан. Шунда бик каты елаганым, янымда утырган абыйның: “Елама, хәзер әтиең янына барабыз”,—дигәне, бераздан качу хыялы белән юлны карап баруым исемдә. Шулай мин балалар йортына эләктем. Андагы тормыш та томан эчендә кебек кенә.
Бервакыт балалар каядыр барырга җыена башлады. Мин дә чемоданымны күтәреп чыгып бастым. Тик миңа: “Син китмисең,”—диделәр һәм бер бүлмәгә алып керделәр. Күрәм, түрдә дәү әнием балкып утыра. Авылдан китеп, Казанда укыган, бездә яшәгән Гомәр абыем хәбәр иткән икән аңа. Кышлаудан җәяү килгән ул. Стенага ышкыла–ышкыла гына янына килдем. Зур кабартма чыгарып бирде. Ярамый, дип алмадым. Дәү әни мине алырга килүен әйтте. Әнә шулай Кышлауга кайттым мин,—дип искә ала нәни чагын Стелла Зәкиевна.
Әнисе язмышы турында да бераз үсә, аңлый төшкәч, дәү әнисе Гыйлембаяннан ишетә. 5 елга Мордовиягә лагерьга җибәргәннәр аны. Дәү әнисе елга бер тапкыр аңа посылка илтә торган була. Бик теләсә дә, Стелланы алмый, Иске Җогыпта Зәкия исемле танышларында калдыра.
—Дәү әнием бик акыллы, сабыр хатын иде. Күп балалы крестьян гаиләсендә туып–үскән, хатыны вафат булып, 5ме, 6мы бала белән калган авыл мулласына бик яшьли кияүгә чыккан, ире үлеп, шул балалар белән тол калган, колхозга кергәнгә генә мулла хатыны буларак Себергә куылмаган. Колхоз аны умартачылыкка укыткан. Үсә төшкәч, мин дә булышып йөрдем әле аңа. Сугыш елларында дәү әниемнең эшле булуы, тырышлыгы нәтиҗәсендә без авырлык кичермәдек,–– ди Стелла ханым.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International