Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Арча —Карс арасы
2014 елның 15 августы, җомга
Арча —Карс арасы
15 ел гомерен Төркиядә уздыручы райондашыбыз, галимә, шагыйрә, татар әдип–шагыйрьләренең иҗатын төрекчәгә тәрҗемә итүче Чулпан Зариф ел саен Арчадагы балачак эзләрен саклаган төп йортына кунакка кайта. Кайткан саен Арчадагы музейларда булып, район яңалыклары, тарихи ядкарьләр белән танышырга ярата. Быел да без аның белән “Казан арты” тарих–этнография музеенда очрашып әңгәмә кордык.
Эчәр суы шундадыр
— 3 ел Урта диңгез буенда Алания шәһәрендә, 10 ел Эгей диңгезе буенда Мугъла шәһәрендә, хәзер өч ел Грузия белән Әрмәнстан чигендәге Карс шәһәрендә яшибез. Аланиядә университет юк һәм миңа эшкә урнашырга мөмкинлек булмады. Шуңа күрә чордаш төрки телләр һәм әдәбиятлар кафедрасына татар теле, татар әдәбияты һәм рус теле укыту өчен Мугълага күчтек. Хәзер Карста Кавказ университетында славян телләре һәм әдәбиятлары бүлеген җи-тәклим, рус теле һәм әдәбиятыннан дәресләр бирәм.
Мин Субаш Атыда туганмын. 5 яшьлек чагымда Арчага күченеп килдек һәм Арчаның 1нче мәктәбендә рус телендә белем алдым. Әмма ана теле укытучыларым телебезгә мәхәббәт тәрбияләү өчен бар көчләрен куйды. Гаиләдә дә бары татарча гына сөйләшеп үстек. Татарча да, русча да сөйләшү ике канат кебек иде, шуңа күрә ике телдә дә шигырь язу миңа җиңел бирелде. Хәзер Төркиядә 13 ел инде төрекчә лекцияләр укыйм, төрекчәм камил булганлыктан, шигырьләр дә язам. Төрекчә шигырь китабым да әзерләнә.
Казан дәүләт педагогика университетының рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган кыз, аспирантурада калып, Сәгыйть Рәмиев иҗатын Европа һәм Көнчыгыш әдәбияты һәм зәвыгы җирлегендә өйрәнә. Аннан 3 ел шул университетта рус һәм татар теленнән дәресләр бирә. Көнчыгыш әдәбиятына үзгә бер кызыксынуы булганлыктан, аны да, шулай ук татар фольклорын да укыта Чулпан. Төрек егетенә кияүгә чыгып аның иленә яшәргә киткәнче, галимә туташ инде доцент дәрәҗәсенә күтәрелгән була. Һәм менә шунда киткәннән якташыбыз Төркиядә татар иленең бер вәкиле булып милләтебезнең асылын танытуда күп көч куя, милли бәйрәмнәрдә, Татарстанны тәкъдим итүче буларак шигырь бәйрәмнәрендә катнаша, Интернеттагы татар сайтларына мәкаләләр яза.
Киртәләрне кичеп чыгулары...
— Иптәшем белән ял итәргә баргач, Алания курорт шәһәрендә таныштык. Өйләнешкәч, беренче елларда шунда яшәргә дә туры килде. Беренче елларда бик сагындым. Бөтен кеше ял итәргә килә дә, вакыты җиткәч, кайтып китә, ә мин калам... Кер юу машинасының тавышы самолет тавышын хәтерләтә, каршына утырып елый идем.
Килгән вакытларда киртәләрне шактый кичәргә туры килде. Еллар үтү белән төрекләр татарлар турында күбрәк белә башлады. Хәзер бөтен төрки халыклар арасында татарларга үзгә игътибар белән карыйлар. Чит җирлеккә барып шунда тернәкләнеп китүем, анда якыннарның, туганнарның булмавы, башка мәдәниятле халык белән берләшеп китүләр җиңел булмады, әлбәттә.
Әфрәим кызлары
Сәүдә системасында төзелеш өлкәсендә күпләргә билгеле булып хезмәт куйган Әфрәим абый белән Арчаның 3нче мәктәбендә укыткан Гөлфәмә апаның өч кызын үз даирәсендә әнә шулай дип йөртәләр. Чулпан гаиләдә икенче бала булып туа. Бүгенге көндә апасы Ландыш Арча педагогика көллиятендә укыта, сеңлесе Миләүшә Мәскәүдә яши, музыка белән бәйле көллияттә укыта, энесе Рамил Арчада яши. Әти–әниләре һәммәсен белемле итәргә омтыла, балалар дүртесе дә университет тәмамлаган.
— Әти безгә еш кына: “Мин сезгә мал, акча калдыра алмадым, ләкин барыгызны да укыттым, моннан соң югалмыйча, һәммәсен үзегез таба алырсыз”, — ди иде. Төркиядә эшли башлагач, мин бу сүзләрнең асылына төшендем, чыннан да, белем саекмый, бетми торган бер хәзинә икән. Ул акчаны, малны таптыра торган бер чыганак булып тора. Мин моның өчен әти–әниемә рәхмәтле, алар биргән белем белән үз тормышымны үзем күрә алам дип сөенеп яшим.
Төрек телен Казанда курсларда өйрәнә башлаган идем. Мәктәптә укыганда ук, Төркиянең кайда икәнлеген белмәсәм дә, кызыксынып төрек романнарын укып үстем. Нигәдер шул илне күрәсем килеп ымсындым. Анда китеп яши башлагач, әти: “Кызык бу дөнья, синең Субаш Аты әбиең гомере буе Истанбулга барырга хыялланып яшәде, аның хыялын син тормышка ашырдың”, — диде. Шул чакта мин кешенең хыяллары ген белән да нәселдән–нәселгә күчә алуын аңладым.
Хәзер без ата йортында кунак кына. “Без” дип хәзер күбрәк Төркия турында сөйлим, чөнки 15 ел гомер аз вакыт түгел, балам шунда үсте, йортым шунда.
Әмма балам белән гел татарча сөйләшәбез. Улым Ильяс Арчада үзем дөньяга килгән хастаханәдә туды. Әллә шуңамы, аның җаны да гел Арчага тартыла. Карста урамда йөреп кайтса да, аеруча язын учак яккан чакларда: “И, әни, Арча исе килә, Арчага кайтасым килә”, — ди.
Мугълада укытканда студентлар өчен слайдлар әзерли идем. Ул чакларда Арчадагы бөтен матур бизәкле капкаларны төшереп алып киттем, әни өчпочмак пешерсә, аның әзерләнүен башыннан ахырына кадәр фотосүрәтләргә төшереп сайтларга куя идем. Бик күп мәгълүмат җыйдым һәм Төркиядә “Татар халкының гореф–гадәтләре” дигән китап чыгардым. Монда, нигездә, галимнәрнең шушы темага язылган хезмәтләренең иң әһәмиятлеләрен кертергә, фотосүрәтләрнең дә Арча, гаиләбез белән бәйлеләрен урнаштырырга тырыштым.
Шагыйрәнең иҗат кешесе буларак эш-чәнлегенең башы — Арчада. Шагыйрә буларак әдәби тормышының чишмә башы — “Коммунизмга” газетасы. Радик Фәизов газетаның әдәбият бүлеген җитәкләгән елларда 2 сыйныфтагы Чулпанның шигырен укытучысы Рәбига апа редакциягә илтә. Шуннан Чулпан Радик абый белән таныша, язучыдан фатыйха алу аңа канатлар куя, ул тагын да куанып иҗат итә башлый. Ә 7 сыйныфта укыганда кызда рус телендә шигырь язу сәләте дә ачыла. Радик абый оештырган “Тукай якташы” клубына йөргән елларын сагынып искә алучы шагыйрә: “Радик абый әдәби остазым булып шигырь дөньясына кулымнан җитәкләп алып кергән шәхес булып күңелемдә калды”, — ди.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз