Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Ул әле дә бирешми
2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
Ул әле дә бирешми
Шушы араларда 90 яшьлеген билгеләп үтәргә әзерләнгән Гөлмәдинә Корбанова белән очрашу максатыннан Иске Муга юл тоттык.
— Туры китерә алырсызмы икән? Өйдә торганы да юк аның, — диде, күршесе йортын күрсәтүне сорагач.
Аның 90 яшьлек кеше турында әйткән бу сүзләре кызыксынуны тагын да арттырды. Бәхеткә, Гөлмәдинә апа өйдә булып чыкты һәм якты чырай белән каршы алды.
— Әллә минем туган көнем якынлашканны белдегез инде? — дип сорады, ни өчен килгәнлекне белгәч.
Үзе турында да ул бик теләп сөйләргә тотынды. Үзем тыңлыйм, шунда ук сиздермичә генә әңгәмәдәшемне күзәтәм. Сөбханалла, нинди авырлыклар кичергән, бер гасырга якын гомер иткән кеше димәссең дә. Җитезлеге, дәрте аеруча аптырашта калдырды. Ул яшьтә нинди дәрт, диярсез. Нәтиҗә чыгарырга ашыкмагыз. “Чәй эчерт-мичә җибәрмим”, — дип, җил–җил атлап чәен куйды, өйалды белән ике арада яшь кызларга хас җитезлек белән йөреп тәм–томнарын ташыды, ул да булмады, күршеләргә килгән әйберләр сатучы янына чыгып бер кофта алып керде, көзгедән аның килешүен барлап алды, шул арада акчасын бирергә дә чыгып йөгерде. “Ашка барасым бар иде, менә матур кофтам да булды. Килешәме?” — диде ул җавапны көтеп тә тормыйча, сөенүен белдереп. Ниһаять, сөйләшүгә күчтек.
— Минем турында нәрсә язасың? Гомер буе эшләдем дә эшләдем. Эшләп чыныкканга бу яшькә җит-кәнмендер дә инде,”— дип башлады ул сүзен.
Гөлмәдинә апа Корайван авылыннан. Сигез балалы гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килгән. Сугыш башланганда кыз җиденче сыйныфны тәмамлаган булган.
— Әтием беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан, 1941 елда аңа 60 яшь иде. Шуңа сугышка да алынмады. Ә менә өч абыем фронтка китте. Җамали абыйны озатуым әле дә хәтердә. Мине үз урынына стройга бастырып торды ул. Хәзер абыемның истәлеге буларак аның кызлары белән аралашып яшим. Җамали абый белән Әлтаф абыйның озакламый хәбәрсез югалулары турында өчпочмаклы хатлар да килде. Ә Минскта хезмәт итеп, армиядән кайтасы елны турыдан–туры яу кырына килеп эләккән Кыям абый, 1942 елны яраланып, авылга кайтты, — ди, ул көннәрне бүгенгедәй исенә төшереп. — Кайту белән аны “Кызыл тау” колхозына рәис итеп куйдылар. Ул елларда Корайван халкы яхшы яшәде, ачлык кичермәде. Аксаклап, таякка таянып йөрсә дә, тырышты, икмәк биреп торды. Ул елларда игеннәр дә уңды. Абый кайтканда безнең гаиләдә 12 кеше иде. Чиләк–көянтә белән Арча крахмал заводыннан барда ташыдык, сыерыбызны бетермәдек.
Җиденче сыйныфны тәмамлау белән җигелеп эшләргә туры килә Гөлмәдинә апага. Сарай–Чокырчада яшелчә бригадасына йөри. Аннан ун кызны Буага окоп казырга җибәрәләр. Бишесе качып кайта. Араларында Гөлмәдинә дә була.
— Өч көн кайттык. Ачлыктан башлар әйләнә башлады. Симәнке басуына кергән идек, тоттылар. Ярый, алары җибәрде. Өйгә кайткач, икенче көнне үк авыл советы рәисе килеп, Арчага алып китте. Наласага юл салырга җибәрделәр. Аннан Арчага кайтарылган үлгән әсир немецларны күмдек. Күлтәс, Бимәр, Шәмәрдән урманнарында агач кистек, вагон төядек. Станциядә печән түкләдек. “Гөлмәдинәне дә җибәрсәң генә барабыз”, — диләр икән Кыям абыйга. Нишлисең, вакыты шундый, барырга туры килә. Абый колхоз рәисе дип өйдә ята торган чак түгел.
Сугыштан соң фермада эшли Гөлмәдинә апа, терлекчеләрне алыштыра, ял иттерә. 38 яшендә димләп, Иске Муда яшәүче хатыны вафат булып, бер баласы ятим калган Барый атлы кешегә кияүгә чыга. “Ир–егетләрнең бик күбесе сугыш кырында башларын салды. Меңләгән кызлар кебек мин дә тол кыз булып калган идем. Гаилә зур, өсте–өстендә кеше. Шуңа кияүгә барырга ризалык бирдем”, — ди ул.
Ире Барый (ул вафат инде) белән тату гына яшиләр алар. Терлекләр асрыйлар, колхозда эшлиләр. Дөнья куалар. Балалары гына булмый. Гөлмәдинә апа иренең кызын үз баласы кебек үстерә. Кәүсәрия, мәктәпне тәмамлап, Казанга эшкә китә, аннан кайтып, Курса разъезды егете Рәшиткә кияүгә чыга.
— Узган ел авырып хастаханәдә яттым, кызым бик карады. Аннан үзләренә алып кайттылар, — ди Г. Корбанова. — Тик минем үз өемдә яшисем килде. Аллага шөкер, аяк–кулларым таза–сау әле, кешегә комачау ясарга теләмим. Күршем Гөлфия Шакирҗанова яр-дәмчел. Туганнарым, кызым килеп хәлемне белеп тора. Пенсиям үземә җитә. Дөнья рәхәт, бер дә ташлап китәсе килми әле.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Татарстан «Земство почтальоны»Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен иң күп гаризалар килгән төбәкләрнең берсе булды
«Земский почтальон – 2026» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү мөмкин кадәр күбрәк теләүчеләр катнашсын өчен озайтылды. Конкурс 2 мартта старт алды һәм дүрт атна эчендә Татарстаннан 100 дән артык кеше гариза бирде. Бүгенге көндә республика конкурста катнашучылар саны буенча Россия төбәкләренең беренче өчлегенә керә. Гаризалар 9 апрельдә Мәскәү вакыты белән 23: 59 сәгатьтә кабул ителә. » Земство почтальоны – 2026 « конкурсын оештыручылар — Россия Федерациясе цифрлар министрлыгы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре һөнәр берлеге ярдәмендә» Бердәм Россия « нең» Россия авылы " федераль партия проекты. Конкурс берничә этапта уза. Гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң төбәк эксперт комиссияләре финалистларны сайлап алачак, алар 26 майда Мәскәүдә кара-каршы финалда катнашачак.
Су басу халыкка рекомендацияләр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз; • беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкасын, гадәттә куллана торган даруларны әзерләгез; • кыйммәтле әйберләрне һәм әйберләрне өске катларга (чормаларга) күчерегез, ишегалдына беркетү эшләрен башкарырга тырышыгыз (тәрәзәләргә, ишекләргә такта ябыштырыгыз, утын, төзелеш материалларын беркетегез һ.б.).б.); • автоном яктылык чыганагы (электр фонаре, керосин лампасы)белән запасланыгыз; • йорт хайваннары булганда, аларны калку урыннарга урнаштыру мөмкинлеген билгеләгез яисә терлекләрне кирәкле азык запасы булган куркынычсыз урынга оешкан төстә куып чыгару өчен төркемнәр оештырыгыз; • кинәт су басу вакытында эвакуацияләү тәртибе һәм ысуллары турындагы мәгълүматны өйрәнегез; • үзегез һәм гаилә әгъзалары өчен мөмкин булган гамәлләр вариантларын эшләгез.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 апрель
2026 елның 9 апрелендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил 15-20 м/с (Казанда 18 м/с кадәр) көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз