Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бердәмлектә көч
2014 елның 3 октябре, җомга
Бердәмлектә көч
Иске Чүриле мәктәбендә тарих укытучысы Рамил Гарифуллин белән очрашкач, беренче булып башымны нинди яшь кеше, ә үзе грантлар алган, Россия, Татарстан күләмендә җиңүләр яулаган мактаулы укытучы дигән уй үтте. 20 еллык хезмәт стажы булуын белгәч, яшен сорамый түзеп кала алмадым.
— 1975 елгы мин. 40 яшь була инде, — диде ул елмаеп һәм үзенең ничек мәктәпкә килеп эләгүе турында сөйләп китте. — Үзбәкстанда Гагарин шәһәрендә туганмын. Әнием Маува — Орнашбашныкы, әтием Харис — Казиленеке. Өйләнешкәч, Ташкент якларына киткән булганнар. Икесе дә төзелештә эшләгән. Тик, туган якны сагынып, 1979 елда алты баланы алып бу якларга кайтканнар, Иске Чүрилегә килеп урнашканнар. Миңа ул чакта әле 4 яшь кенә булган. Биредә әни өйдә читекләр чикте, әти фермада эшләде. Әнием күптәннән вафат инде, әтием төп йортта энем Рәдиф тәрбиясендә яши. Мин Үзбәкстанны хәтерләмим дә. Бу авыл минем өчен туган җиргә әверелде. Иске Чүриле мәктәбенә (ул вакытта иске мәктәп иде) укырга кердем. Укыган вакытта ук иншаларга укытучы булырга телим, дип яза идем. Шул хыял сигезенче сыйныфны тәмамлаганчы миңа тынгылык бирмәде. Арча педагогика көллиятенә укырга кереп, башлангыч сыйныф укытучысы һөнәре алып чыктым. Үз мәктәбемә физкультура, музыка укытучысы булып эшкә кайттым, — ди Рамил Гарифуллин.
Биредә аны үз укытучылары — хәзер инде остазлары каршы ала. Киләчәген спорт белән бәйләп, Казан дәүләт педагогика университетының физик культура факультетында белемен дәвам итәргә теләге барлыгы турында ишетеп, ул вакыттагы мәктәп директоры Фаил Вәлиев аны үзенең бүлмәсенә чакыртып ала.
— Энем, спорт белән син болай да шөгыльләнә аласың. Безнең мәктәптә тарихчы юк. Әйдә, тарих укытучысы булырга укы, — ди.
Өлкән, тәҗрибәле педагогның киңәшен тыңлый Рамил. Педагогика университетының тарих факультетына читтән торып укырга керә, шул ук вакытта мәктәптә тарих укыта башлый. Дөресрәге, балаларны да укыта, үз белеме өстендә дә ныклап эшли.
— Һөнәреңне яратасыңмы, дип сораучыларга бер дә икеләнмичә “әйе”, дип җавап бирә алам. Берара ярты ел авыл Советында эшләп алдым. Шунда үземнең чын мәктәп кешесе икәнемне аңладым, — ди ул. — Менә шулай балалар арасында 20 ел сизелмичә үтеп тә киткән.
Сизелмичә, дип дөрес әйтми Рамил. Балаларының уңышлары аны һәрдаим сиздереп тора. Рамил Гарифуллин биредә тарих, җәмгыять белеме, икътисад, хокук дәрсләре бирә. Мәктәптә белем социаль–икътисадый юнәлеш буенча алып барылгач, бу фәннәр алдагы урыннарның берсендә була түгелме соң? Һәрберсеннән имтиханга әзерлисе, олимпиадаларда катнашасы бар. Ә укытучының осталыгы баланың белеменнән чыгып бәяләнә.
— Бердәм дәүләт имтиханнарын да әйбәт кенә тапшыралар. Узган уку елында Ралинә Җәләева җәмгыять белеменнән районда иң зур баллны җыйды. Шулай ук Казан федераль университеты үткәрә торган төбәкара олимпиадада да беренче урынны ул алды, — ди укытучы. — Безнең өчен бу иң зур сөенеч. Дөрес, Ралинә үзе дә бик тырыш кыз. Шулай булмаса, укытучы гына берни эшли алмас иде. Ничек кенә булмасын, бу безнең уртак уңыш.
Рамил Гарифуллинның үзенең дә уңышлары зур. Узган ел “Ел укытучысы” район бәйгесендә беренче урынны алып, республикада район данын яклаган, аерым номинациядә җиңүгә ирешкән. Грантлар, мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары — санап китсәң, алар бик күп — тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
Арча педагогика көллияте егеткә тагын бер һөнәр бирә — ул гармунда уйнау серләренә төшенә. Әтисе гармунында биш яшеннән шыңгырдата башлый ул. Булдырганын күреп, өченче сыйныфта баян алып бирәләр үзенә. Ә көллияттә ноталар буенча уйнарга өйрәнә. Укыту дәверендә бу һөнәре дә бик ярап куя. Концертларда чыгышлар ясый, өстәвенә җырлый да. Аннан сыйныф җитәкчесенең мондый осталыгы үзе зур байлык. Быел бишенче сыйныфларның җитәкчесе итеп тә куйганнар үзен.
— Көннәр буе балалар янында туйдырмыймы? — дим.
— Мин бит күп балалы гаиләдә туып үстем. Аннан үземнең дә дүрт балам бар. Аларны әбиләренә илтеп куйганда да, өйдәге тынычлыкка эч поша башлый. Мин шундый шау–шуга күнеккән инде, — диде ул көлеп.
Хатыны Әлфирәнең дә эше балалар белән бәйле — табиб–педиатр. Балалары Инсаф, Камилла, игезәкләр Ильяр белән Ралинә — аларның иң зур байлыклары. Дус, тату итеп үстерергә тырышалар. Үзләре дә алты бертуган бер–берсе белән ярдәмләшеп яшиләр. Бишесе Иске Чүриледә, берсе Штерәдә. Һәрберсе кул эшенә оста. Рамил дә кирпечен дә сала, кирәк икән түбәсен дә яба. Йортларын да уртак көч белән җиткереп чыкканнар. Бердәмлектә — көч, дип юкка гына әйтмиләр. Шуңа Рамилнең эше дә бара, гаиләдә дә бар да тәртиптә.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз