Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Юлларыгызга бәхет яугыры!
2014 елның 24 октябре, җомга
Юлларыгызга бәхет яугыры!
Районда, гомумән, илдә нинди эре предприятиеләр бетте, кеше эшсез калды дип, йөрәк әрнесә дә, Арча “Автотранспорт предприятиесе”ндә булгач, аларның барлыгына күңел сөенеп куя. “АТП”ның яшәгәне капкасыннан ук күренеп тора. Арчаның көнбатыш тавын күтәрелүгә, уң якка юл тотсаң, шәһәребезнең йөзен бизәп торучы предприятие ул. Ишегалдына үтсәң, андагы тәртипкә, ремонт цехларының, гараж, склад, территориясенең бүлгәләнмичә саклануын күрәсең. Бу байлыкны әрәм-шәрәм итмичә ничек исән калганнар? Ул гынамы, алар яңартылып, төзекләндереп сакланган. Ә бит күпме кешене эшле итү, аларны киләчәк пенсия белән тәэмин итү, халыкка игелекле хезмәт күрсәтү, район бюджетына акча кертү дигән сүз бу!
Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан Арча “АТП”сы ширкәте җитәкчесе Рүзәл Гәрәевның телефон аша кайбер район “АТП”лары җитәкчеләре белән эшлекле сөйләшүенә шаһит булдым. Аның берсендә 11 кеше эшли, 28 пенсионеры бар икән. Маршруттагы 3 автобусның 1се иртә белән бистә эчендә 1 рейс кына ясап ала. Икенчесендә 18 кеше эшли.
— Арча эчендә 6 минутлык ара белән 7 автобус йөри, — дип шаккатырмасынмы безнең “АТП” җи-тәкчесе!
Барысы 30 автобус. Коллективта 100 кеше эшли. Бүгенге көнне заманында 160лап кеше эшләгән чор белән чагыштырып булмый. Ул вакытта көндәшләр бөтенләй юк иде. Трактор, йөк машиналары арбалары булса гына! Ә хәзер таксистлар шытып чыкты, шәхси машиналар күпләп үрчеде. Пассажирлар күзгә күренеп кимеде. Дөрес, болар бар да әйбәт күренеш, тормыш шулай үзгәреп торырга тиеш.
“АТП”ларны туплап торучы Казандагы “Татавтотранспорт” корпорациясе дә беткән булып чыкты.
Пассажирлар кимеде
Әлбәттә, пассажирларның кимүе, ягъни аларны таксистлар, шәхси машина хуҗалары чүпләп торуы предприятиегә файдага түгел. Ягулык–майлау материаллары, запчасть чыгымнары да акчаны гел сорап тора.
— Автобус белән пассажирлар ташу бик чыгымлы эш, — ди “АТП” ширкәте җитәкчесе Рүзәл Баязитович. — Аның белән бизнес ясап булмый. Электән бу тармакны дәүләт дотацияләде. Предприятие бер елга 6,5 млн. сум дотация ала иде, хәзер 1 тиен дә юк.
Сер түгел, Арчада күп кеше таңнан торып, поездга төшә. Казан ягына эшкә чыгып китәләр. Ел башында, иртәнге автобус рейсын ник бетерделәр, дип ризасызлык белдерүчеләр булды. Шушы ук сорауны тагын бер кат “АТП” җитәкчесенә бирәм.
— Иртәнге сәгать 5 тулырга 10 минутта китәсе поездга төшүчеләр алар. Алар күп түгел. Бу рейсның чыгымын күтәрә алмадык. Аз гына ярдәм булса да, без бу рейсны саклап кала идек. Андый ярдәм булмады.
— Ә башка районнарда ярдәм алган “АТП”лар бармы?
— Бар. Мәсәлән, Мамадышта “АТП”га муниципаль җирлек елга 4 млн. сум дотация бирә.
“ПАЗ”лар газга көйләнгән
— Ничек финанс кыенлыгыннан чыгасыз? — дип сорыйм.
— Зур чит ил автобуслары урынына хәзер “ПАЗ”лар йөри. Дизель ягулыгы белән эшләүче зур автобусларны тоту файдага булмады. “ПАЗ”ларның барысын да газга көйләдек. Маршрутларны киметергә мәҗбүр булдык. Элек барлык юнәлешләрдә автобуслар халыкны ташыса, хәзер Күпербаш, Казанбаш, Югары Пошалым, Айван, Яңасалага гына автобуслар йөри. Шәһәрара маршрутлардан Шурабаш—Яңа Кенәр—Әтнә—Казан, Мәңгәр—Әтнә—Казан маршрутлары эшли. 30 мәктәп автобусы да бездә. Балаларны мәктәпкә алып баралар, алып кайталар. Бик җаваплы эш. Килешү нигезендә Казанның “Нәфис” предприятиесе һәм Кыркачыктагы кирпеч заводы белән хезмәттәшлек итәбез. Аларга эшкә 200дән артык кешене безнең автобуслар йөртә. 3 автобус “Нәфис”кә кеше илтсә, Кыркачык кирпеч заводына — 2 автобус. Мин моны без эшле булдык, дип сөенеп әйтмим. Районда кешене эшле итү өчен яңа агросәнәгать мәйданчыклары булдырылса, әйбәт булыр иде. Районның яңа җитәкчелеге нәкъ менә шулай эшләргә җыена дип беләбез.
Яңа идеяләр, планнар белән дә яна җитәкче. Пассажирларны ташу буенча Федераль программа эшләнүе халык файдасына булачак. Киләсе елда яңа маршрутлар ачарга, аерым алганда Яңа Кенәр, Сеҗе, Әтнә һ.б. юнәлешләргә автобуслар йөртүне планлаштыра ул. Район җитәкчелеге белән килешеп, шушы көннәрдә Арча—Балтач—Мирҗәм маршруты ачылачак.
Без бүген предприятие файдага эшлиме, әллә зыянгамы дигән сорауны да күтәрми кала алмыйбыз. Әлбәттә, элек миллионнарча сум табышка эшләгән дотацияле елларны бүгенге көн белән чагыштырып булмый. Иң мөһиме, зыянга түгел, аз булса да табышка эшлиләр!
— 9 айга бюджетка 5 млн. сумнан артык акча керттек, — ди “АТП” ширкәте баш хисапчысы Фәния Әмирова. — Пенсия фондына 2 млн. 627 мең сум взнос күчердек. Бер уңайдан шуны да әйтим, айга ике тапкыр хезмәт хакы бирәбез. Уртача айлык хезмәт хакы 16,5 мең сум. Автобус йөртүчеләрнеке ул 20 мең сумга кадәр чыга. Кондукторларныкы — 15 мең сумга кадәр, ремонтчыларныкы – 15,5 мең сум.
Хәвеф–хәтәрсез эшлиләр
Гадәттә коллективны озак эшләгән кешеләр тота. Рүзәл Бая-зитович тәҗрибәле автобус йөртүчеләр, механик, ремонтчылар турында ихтирам белән сөйли, ветераннары белән горурлана, яшьләр килүенә, хәвеф–хәтәрсез эшләүләренә сөенә.
— 3нче, 2нче дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнгән ветераныбыз да бар безнең, — ди җи-тәкче. — Ул — йөк ташыган Илдар Абдуллин!
Аларга бары тик җылы сүзләр
37 ел автобус йөртүче Әгъләм Сибгатуллин, 34 ел контроль механигы булып эшләүче Нәсхәт Гатауллин, 30 ел автоэлектрчы булып хезмәт иткән Дамир Гафаров, озак еллар автобус йөртүче Нәкыйп Шәрәфиев, Данил Хәсәнов, Илгиз Сафин, Рәфкать Сабиров, Айдар Галиәхмәтов, Алексей Петров, Павел Герасимов һ.б. турында җылы сүзләр әйтә Рүзәл Баязитович.
— Ремонт мастерскоенда мастер булып эшләүче Рөстәм Нигъмәтҗанов кичә генә килгән кебек иде, 23 ел үтеп тә киткән, — ди ул. — Баш инженер Мәгъдүт Галимҗановның да эшли башлавына 31нче ел. Кондукторлардан Гөлсинә Мәүлиева, Сәлимә Ахунова да озак еллар армый-талмый халыкка хезмәт күрсәтә.
Урта Бирәзә егете Нәсхәт Гатауллин 1977 елда “АТП”га авто-электрик ярдәмчесе булып урнаша. Шуннан армиягә китә. Солдат хезмәтен үткән егет яңадан туган предприятиесенә кайта. “ГАЗ–51”, “ЗИЛ”, “КамАЗ” машиналарында йөк ташый.
— Бүген контроль механигы булып эшлим, — дип сөйли Нәсхәт. —Рейска чыгучы һәм рейстан кайтучы автобусларның төзеклеген тикшерәм. Автобуслар яңа, юллар начар түгел, ватылып иза чикмиләр. Запчасть бар.
Шәһәр эчендә “Балалар” дип язылган сары мәктәп автобусларының, “ПАЗ”ларның тыз–быз йөргәне күзгә ташлана. Бер 5нче гимназиягә генә дә өч мәктәп автобусы хезмәт күрсәтә. Рәдиф Мөхәммәдиев, Мөдәрис Дәү-ләтбаев, Айдар Галиәхмәтов Күпербаш, Урта Бирәзәдән, Арча эчендә балаларны мәктәпкә алып киләләр һәм кайтарып куялар. 5нче гимназия директоры Фатыйх Хәкимуллин:
— Автобусларның балаларны мәктәпкә китерүе һәм алып китүе безнең өчен дә, балалар, ата–аналар өчен дә бик уңай, — дип сөйли. — Балалар юлда интегеп йөрми. Олыларның да күңеле тыныч. Өч автобус көне буе туктамый йөреп тора. Автобуслар ватылып, я булмаса башка сәбәпләр белән өзеклек булганы юк. Шоферлары тәртипле — “АТП”га, Рүзәл Баязитовичка рәхмәттән башка сүз юк.
Автобус йөртүче булып эшләүче Илгиз Сафин 1986 елдан автотранспорт предприятиесендә хезмәт итә. Бүгенге көндә районда эшле булу ул үзе бер бәхет, дисәк тә ярый. Бер коллективта озак еллар эшләү хезмәттәшләрең һәм җитәкчелек алдында дәрәҗәне дә арттыра.
— Элек маршрутлар күп иде, — дип сөйли ул. — Ай саен маршрутларны алмаштырып тора идек. Хәзер башкача. Мин Югары Пошалымга көнгә ике тапкыр барып кайтам, Айванга менеп төшәм. Автобусым яңа. Эшемнән канәгатьмен.
Рүзәл Баязитович бәйрәм белән котлый
Электр, газ белән эретеп ябыштыручы Рашат Хәйруллин “АТП”га 2004 елда килгән. 45 яшьтә.
— Арча чүәк фабрикасында эш-ләдем, — дип сөйли. — Ул беткәч, Казанда эшләп карадым. Йөреп эшләве бик кыен. Аллага шөкер, монда ошый миңа. Җитәкчелек белән килешеп эшләп була. Яңа автобуслар кайтып тора. Мастерской җылы. Запчастьны хәзер турыдан-туры заводның үзеннән алалар.
Башлангыч ветераннар советы рәисе Энҗүдә Шәймәрданова белән сөйләшмәсәк, өлкәннәребез үпкәләр сыман.
— Без 61 пенсионер, — дип сөйли ул. — Коллективка рәхмәт әйтеп бетерә алмыйбыз. Хәлләребезне беләләр, бәйрәмнәргә чакырып кунак итәләр. Җитәкчебез, кая барасыгыз килә, барыгыз, автобусны бирәм, дип тора. Былтыр Болгарга сәяхәт кылдык, быел Свияжскка бардык. Иртән салат, коймаклар белән чәйләр эчертеп, контейнерлар белән юлга да ризык биреп җибәрделәр. Мондый предприятие бармы икән ул тагы?!
Арча “АТП”сы ширкәте җитәкчесе Рүзәл Баязитович автомобильчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлый. Исән–сау булып, хәвеф–хәтәрсез эшләргә язсын, ди ул. Хөрмәтле автомобильчеләр, бәйрәмегез белән сезне! Җырдагыча, юлларыгызга бәхет яугыры!
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз