Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
55 яшьтә герне 56 тапкыр!
2014 елның 31 октябре, җомга
55 яшьтә герне 56 тапкыр!
Арча стадионы спорт залында “Энергосбыт” предприятиесе Идел буе бүлекчәсенең район идарәсе һәм “Татарстан почтасы” филиалы коллективлары ГТО нормаларын тапшырды.
Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов:
— ГТОны районда барлык хезмәт коллективлары да тапшырачак, — дип сөйләде. — Бүген физкультура—спорт комп-лексының кайбер төрләрен спортзалда тапшырсалар, кросс, кар яву сәбәпле, язга калачак. Ә кышкы айларда ГТОны чаңгы буенча тапшыру каралган. Ахыр-дан нәтиҗәләр чыгарылгач, яшь буенча барлык төрләрдә дә 1нче урынны алучылар арасында жирәбә үткәреләчәк. Бәхетле кешегә санаторийга юллама биреләчәк!
“Энергосбыт” идарәсе җитәкчесе Алия Вәлиеваның ГТО нормаларын тапшыруына сокланып карап тордым. Тәбәнәк турникта тартылу һәм басып торган килеш алга таба иелү буенча нормаларны арттырып үтәде ул.
— Сез спорт белән дус, шулаймы? — дип сорыйм үзеннән.
— Спорт минем гомерлек юлдашым, — дип җавап бирде Алия Хәйнәсовна. — Монда, стадионда мине беләләр. Кышын чаңгыда, җәен велосипедта, роликта йөрим. Казанда “Татэнергосбыт” идарәсе җыелма команда составында спорт ярышларында катнашам, призлы урыннар алабыз.
— Спорттан гадәттә күңел күтәренкелеге аласың.
— Спорт миңа уңай энергия бирә. Күнегүләр вакытында тискәре энергия юкка чыга. Гәүдәң җиңел, үзең сәламәт буласың. Башкаларга да мин күбрәк хәрәкәтләнергә киңәш итәр идем.
“Энергосбыт” идарәсендә өлкән агент булып эшләүче 23 яшьлек Алсу Низамова:
— Бассейнга йөрим, шугалакта шуам, — дип спорттан ерак тормавын әйтте.
35 яшьлек техник Алия Сәгыйтова тәбәнәк турниктан тартылу буенча шулай ук норманы берничә тапкырга арттырып үтәде.
“Татарстан почтасы” филиалы хатын–кызлары һәм ир–атлары уен–көлке белән шау–гөр килеп ГТО нормаларын тапшырды.
— Армиядән кайтканнан бирле спорт залына килгән юк иде, — ди шофер булып эшләүче Ринат Гыймадиев. — Шул көннән 35 ел гомер үткән. Миңа хәзер 55 яшь.
Сөбханалла, диясе килә Ринатка. 16 килограммлы герне 56 тапкыр күтәрде. ГТО нормасын 5 тапкырга арттырып үтәде! Яше барса да, гәүдәгә җиңеллеген югалтмаган.
— Тик торган юк минем, — ди. — Үз йортыбыз белән яшибез. Менә әле яңа йорт салдык.
Почтада инженер булып эш-ләүче Гөлназ Сөнгатуллина:
— Арчада яшәсәм, бассейнга йөрер идем, — дип кызыга. — Эшкә Мөндештән килеп йөрим.
Спорт киемнәреннән спорт залына килү, ГТО нормаларын тапшыру хисапчы булып эшләүче Ләйсән Камалиевада да эзсез үтмәгән.
— Быел чаңгыга басарга исәп бар, — ди.
Сынаулар тәмамлангач, “Арча” спорт мәктәбенең тренер–укытучысы, нормаларны ничек тапшырырга кирәклеген аңлатып, һәр катнашучының исем-фамилиясен, нәтиҗәләрен язып баручы Руслан Галәветдинов фикерләре белән кызыксынам.
— ГТО нормаларын катлаулы, көч җитмәслек, дип әйтмәс идем, — диде ул. — Үзегез күрдегез, күбесе, берничә кешедән кала, нормаларны үтәде, хәтта берничә тапкырга арттырып үтәүчеләр булды. ГТОдан һәркем үзенә шундый нәтиҗә чыгарсын иде: гәүдәне тиешле авырлыкта тоту һәм авырмас өчен спорттан аерылмаска, күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк!
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз