Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Хуҗа икәнсең — хуҗа бул!
2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
Хуҗа икәнсең — хуҗа бул!
Территорияләрне төзекләндерү авыл җирлекләре алдында торган төп мәсьәләләрнең берсе. Районның барлык торак пунктларында ел дәвамында йорт биләмәләре тирәсен тиешле санитар тәртипкә китерү эшләре алып барыла. Урамнар каралган, матур төс ала. Һәм менә шушы фонда тәрәзәләре ватылган, стеналары каралган, түбәләре иңгән хуҗасыз йортлар аеруча күзгә ташлана. Кайбер йорт биләмәләренең җирдә ятучы ярым җимерек стеналары, нигезе яки түбәсе генә калган.
Хуҗасыз дип әйтү бу йорт-ларның ияләре юк дигәнне аңлатмый әле, аларның күбесенең хуҗасы бар, әмма төрле сәбәпләр белән анда яшәмиләр генә. Кайбер гаиләләр шәһәргә киткән, башкалары мираска алган, әмма аны рәсмиләштерергә ашыкмыйлар, чөнки ул күп вакыт ала һәм кыйммәт тә. Аннан соң җир участогына да, корылмага да салым түләргә туры киләчәк.
Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 293 маддәсендә: “Әгәр бинаның иясе аны билгеләнгән максатта файдаланмый, системалы рәвештә күршеләренең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен боза яисә торак белән аның җимерелүенә юл куеп эш итә икән, җирле үзидарә органы аның хуҗасын тәртип бозуны бетерү кирәк-леге турында кисәтә ала.
Әгәр аның хуҗасы кисәтүдән соң да күршеләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен бозуны дәвам итә яки торак бинасын максатчан файдаланмый яисә нигезле сәбәпләрсез кирәкле ремонтны ясамый икән, суд, җирле үзидарә органы дәгъвасы буенча андый торак бинаны ачык торгка куеп, иясенә сатудан алынган акчаның суд карарын үтәтү чыгымнарын чигергәннән соңгы өлешен түләү турында карар чыгарырга мөмкин”, — диелә.
Йорт биләмәсен беркем дә мираска рәсмиләштер-мәгән очракта, ул закон буенча вариссыз калган милек дип танылырга һәм муниципаль берәмлек яки Россия Федерациясе милегенә тапшырылырга мөмкин.
Районда андый йорт биләмәләре бик күп. Чагыштыру өчен: 2008 елда районда 340 хуҗасыз йорт бар иде, 2014 елда 270кә калды. Җирле үзидарә органнары 7 ел дәвамында бу юнәлештә эзлекле эш алып бардылар. Нәтиҗәдә 166 йорт сүтелде, 96сы ремонтланды, 51 йортның иясен эзләү чаралары күрелде. Инде саннар кимергә тиеш иде, әмма авылларда корылмалар елдан–ел искерә, шуңа бәйле рәвештә проблемалы йорт биләмәләре арта. Бу җитди проблеманы халык булышлыгыннан башка хәл итеп булмый. Шуңа күрә гражданнарны күчемсез милеккә ия булу, файдалану һәм эш итү хокукын законлаштырырга, сак карарга, аның сакланышын тәэмин итәргә чакырып мөрәҗәгать итәбез.
Ташландык йортларның авылларыбызның ямен алып утыруларын гына түгел, ә янгын һәм санитария–эпидемиология торышына да куркыныч тудыруын истә тотыгыз.
Алсу МӨХӘММӘТОВА,
Арча район Советы аппаратының оештыру–гомуми бүлегенең хокук һәм законнарны
системалаштыру секторы мөдире,
Айнур ТАҺИРОВ,
Арча муниципаль районының административ комиссиясе секретаре
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз