Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Укытучылар һәм укучылар ярыша
2014 елның 14 ноябре, җомга
Укытучылар һәм укучылар ярыша
Көзге каникул көннәрендә район мәгариф идарәсе һәм мәгариф хезмәткәрләре профсоюз комитеты тарафыннан педагоглар арасында спорт ярышлары үткәрелде.
— Алар Халыклар бердәм-леге һәм Татарстан Конс-титуциясе көннәре уңаеннан оештырылды. Анда районның барлык мәк-тәпләреннән, Арча балалар бакчаларыннан һәм Арча Укучылар сараеннан спорт сөючеләр катнашты. Бу мәгариф хезмәткәрләренең республика спартакиадасына әзерлек тә булып тора, — диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Руслан Низамов.
Дартс буенча ярышлар “Арча” спорт комплексында узды. Финал өлеше аеруча кызыклы булды. Беренче, икенче урыннар үз ияләрен тиз тапса, өченче урынга берничә кеше өметләнде. Әмма гадәттә спортта иң көчлеләр җиңә.
— Беренче урынны яулармын дип башыма да китермәгән идем. Дартс минем өчен дә яңалык. Алдан яхшылап әзерләнергә, серләренә төшенергә туры килде. Тырышлык бушка китмәде, — ди Яңа Кенәр балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшләүче Наилә Зарипова.
Наилә Яңа Кенәргә Иске Ашыттан килеп йөри. Ире Хәмбәл (Яңа Кырлай мәктәбе директоры) белән ике бала үстерә. Спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. “Сәламәт тәндә—сәламәт акыл, диләр. Балаларда да кечкенәдән спортка карата уңай мөнәсәбәт тәрбия-ләргә кирәк. Ә моның өчен үзеңә үрнәк күрсәтү зыян итми”, — ди ул.
Укытучылар, тәрбиячеләр актив рәвештә спортка тартыла. Бу аларга сәламәтлекләрен ныгытырга да мөмкинлек бирә. Ә инде спорт ярышларында катнашып җиңүләр яулау — үзе зур дәрәҗә. Укытучының үзе өчен генә түгел, коллектив өчен дә. Җиңүче коллективларга күчмә кубок һәм бүләккә спорт инвентарьлары тапшырыла. Узган ел спортның күп төре буенча җиңү яулап, Яңа Кенәр лицее — беренче, агросәнәгать көллияте — икенче, Арчаның 7нче һәм Лесхоз мәктәпләре өченче урыннарны яулаган.
— Спортның 10 төре буенча унынчы ел рәттән инде ярышлар оештырылып килә, — ди мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район советы рәисе Вакыйф Харисов. — Дартс һәм ату буенча ярышлар быел беренче тапкыр үткәрелә. Аларда 44 профсоюз оешмасыннан 260тан артык кеше катнаша.
Ату буенча ярышлар ике урында үтте. Арчаның беренче мәктәбендә хатын-кызлар, бишенче гимназиядә ир–егетләр төз ату буенча көчләрен сынашты.
Арчаның өченче мәктәбендә дә бу көнне призлы урыннар өчен көрәш барды. Тик биредә спортчылар түгел, ә яшь математиклар көч сынашты. 2-4 сыйныф укучылары арасынды “Яшь математик” дип исемләнгән район бәйгесе узды.
— Башта математика сөючеләр үз мәктәпләрендә ярышты, җиңүчеләр монда килде, — ди бәйгене оештыручыларның берсе, район методик берләшмә җитәкчесе Лилия Хөснетдинова. — Максаты—сәләтле балаларны барлау, фикерләүне үстерү, югары этапка әзерләү. Биремнәр кодлар белән һәр сыйныфка аерым татар һәм рус телләрендә бирелде.
Биремнәр күбрәк логик фикерләүгә нигезләнгән иде. Монда, беренче чиратта, башны эшләтергә кирәк. Кайберәүләргә алар бик җиңел бирелсә, кыенлык кичерүчеләре дә табылды.
— Төрлеләре бар иде, — ди Курса–Почмактан 4 сыйныф укучысы Илнар Абзалов. — Биремнәрнең барысын да эшләдем. Белмим, дөрес булгандырмы?
Анысы инде соңыннан билгеле булды. Җиңүчеләргә бүләкләрне тантаналы шарт-ларда район мәгариф ида-рәсе җитәкчесе Руслан Низамов тапшырды.
— Математика ул—барлык фәннәрнең патшасы. Бүгенге ярышта иң акыллы, иң зирәк 80нән артык бала катнашты. Батырчылык итеп белемегезне сынап карарга килүегез—үзе зур җиңү. Киләчәктә тагын да яңа үрләргә ирешүегезне телим, — диде ул, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырып.
Призлы урыннарны алмаганнар да буш калмады, аларга сертификатлар бирелде. Хәер, мондый бәйгедә катнашу балалар өчен үзе зур җиңүгә тиң.
— Сез бүген белемнәрегезнең бәясен белдегез, җиңү тәмен тойдыгыз, — диде соңыннан укучыларны котлап, 3нче мәктәп директоры Илһамия Абдуллина. — Иң кадерлесе һәм мөһиме—сез бүген мәктәбегез данын якладыгыз.
7 ноябрь мәгариф өлкәсендә чараларга бай булды. Бу көнне беренче, икенче мәктәпләрдә, бишенче гимназиядә педагогик советлар үткәрелде. Анда беренче чирек нәтиҗәләре, Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек, сәләтле балаларны әзерләү һәм башка мәсьәләләр каралды.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз