Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
“Әлифба”лы милләт югалмый
2014 елның 21 ноябре, җомга
“Әлифба”лы милләт югалмый
Арча педагогика көллиятендә педагогларның Бөтенроссия фәнни–гамәли конференциясе булды. Ул “Әлифба” музеена 15 ел тулу һәм “Әлифба” авторлары Сәләй Вагыйзов, Рәмзия Вәлитованы искә алу уңаеннан үткәрелде. Конференциядә район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты.
“Әлифба” музеена Казан Федераль университетының музеология, культурология һәм туризм кафедрасы доценты Ирина Сидорова олы бәя бирде:
— Россиядә бердәнбер булган “Әлифба” музее рухи дөньяны баета, аның тәрбияви көче искиткеч зур.
“Әлифба” — безнең балачак. Нәни бармакларыбызны йөртә–йөртә хәреф танырга, укырга өйрәнгән, белем дөньясына юл ярган изге китап ул. Аны дөньяга тудыру өчен күпме галимнәр эшләгән һәм эшли.
— Сәләй ага белән Рәмзия апа Арча педагогика көллиятендә армый–талмый хезмәт иттеләр, — дип сөйләде көллият җитәк-чесе Гөлнара Гарипова. — 1965 елда алар эшләгән “Әлифба”ны сабыйлар тәүге тапкыр кулларына алды. Лаеклы ялга чыккач та, җиң сызганып иҗат эшенә тотына алар.
Министр тәкъдиме белән музейны көллият директоры Илдус Сәгъдиев һәм тарих укытучысы Хөсәен Хәйруллин оештыра. Музей 1999 елның 6 октябрендә ачыла.
— Әти белән әни гомер-ләрен хезмәттә уздырды, — дип искә ала уллары Камил Вагыйзов. — Әтинең үги әнисе “бәхетеңне йоклап уздырма”, дия торган булган.
Әлифбачылар бәхетләрен йоклап уздырмый. 40тан артык мәктәп дәреслеге, фәнни китаплар, методик кулланмалар, йөз-ләгән мәкаләләр язган галим–педагоглар алар.
Казан Федераль университеты доценты Рәсимә Шәмсетдинова:
— Калмык Республикасында халыкара фәнни конференциядә булдым, — дип сөйләде. — Аз санлы халыкларның телләрен югалтмау өчен үз “Әлифба”ларын булдыру максат итеп куелды. Телләре югалган халыклар күп. Безнең “Әлифба”га һәйкәл куярга кирәк, ул Арча педагогика көллиятендә булырга тиеш.
— Әфганстанда революция булгач, безне фәнни нигездә “Әлифба” эшләргә чакырдылар, — диде академик Роберт Шакиров. — Китап эшләнде. Менә нинди тарихи әһәмияткә ия ул “Әлифба”!
Академик музейга әфган халкының “Әлифба”сын бүләк итте.
— Федераль стандартларны исәпкә алып, яңа “Әлифба” эшләргә тотындым, — дип сөйләде республиканың Мәгариф үсеше институты доценты Рәдинә Ягъфәрова. — Бала иң беренче чиратта тыңларга өйрәнергә тиеш. Хәтерне үстерүнең бердән-бер юлы — шигырь ятлау.
Соңыннан 5нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Гыйләҗиева белән сөйләшәбез.
— Конференциядән күп мәгълүмат алдык, дә-ресләрдә куллану өчен җирлек таптык, — дип фикерләре белән уртаклашты ул. — Башка өлкәләрдән килгән укытучылар белән тәҗрибә уртаклаштык. Зур галимнәр фикерләрен ишеттек.
Зур Бирәзә башлангыч мәктәбе укытучысы Рәмзия Нуриәхмәтова фикерләре белән дә кызыксынам.
— Сәләй ага һәм Рәмзия апаның “Әлифба”сы белән 30 ел укыттым, — дип сөйли ул. — Без бу китапны бик яраттык. Хәзер замана баласы өчен чыгарылган Илсөяр Мияссарова авторлыгындагы “Әлифба” белән укытабыз. Китап уңышлы эшләнгән. Секция эшендә авторның үзе булуы, чыгыш ясавы әйбәт булды. Без татар мәктәпләрендә бер генә “Әлифба” белән эшлибез. Алар берничә булып, тагын да камилрәген сайлап алу мөмкинлеге тусын иде, дип телим мин.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Татарстан «Земство почтальоны»Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен иң күп гаризалар килгән төбәкләрнең берсе булды
«Земский почтальон – 2026» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү мөмкин кадәр күбрәк теләүчеләр катнашсын өчен озайтылды. Конкурс 2 мартта старт алды һәм дүрт атна эчендә Татарстаннан 100 дән артык кеше гариза бирде. Бүгенге көндә республика конкурста катнашучылар саны буенча Россия төбәкләренең беренче өчлегенә керә. Гаризалар 9 апрельдә Мәскәү вакыты белән 23: 59 сәгатьтә кабул ителә. » Земство почтальоны – 2026 « конкурсын оештыручылар — Россия Федерациясе цифрлар министрлыгы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре һөнәр берлеге ярдәмендә» Бердәм Россия « нең» Россия авылы " федераль партия проекты. Конкурс берничә этапта уза. Гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң төбәк эксперт комиссияләре финалистларны сайлап алачак, алар 26 майда Мәскәүдә кара-каршы финалда катнашачак.
Су басу халыкка рекомендацияләр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз; • беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкасын, гадәттә куллана торган даруларны әзерләгез; • кыйммәтле әйберләрне һәм әйберләрне өске катларга (чормаларга) күчерегез, ишегалдына беркетү эшләрен башкарырга тырышыгыз (тәрәзәләргә, ишекләргә такта ябыштырыгыз, утын, төзелеш материалларын беркетегез һ.б.).б.); • автоном яктылык чыганагы (электр фонаре, керосин лампасы)белән запасланыгыз; • йорт хайваннары булганда, аларны калку урыннарга урнаштыру мөмкинлеген билгеләгез яисә терлекләрне кирәкле азык запасы булган куркынычсыз урынга оешкан төстә куып чыгару өчен төркемнәр оештырыгыз; • кинәт су басу вакытында эвакуацияләү тәртибе һәм ысуллары турындагы мәгълүматны өйрәнегез; • үзегез һәм гаилә әгъзалары өчен мөмкин булган гамәлләр вариантларын эшләгез.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 апрель
2026 елның 9 апрелендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил 15-20 м/с (Казанда 18 м/с кадәр) көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз