Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Яңа елны яңа фатирда
2014 елның 12 декабре, җомга
Яңа елны яңа фатирда
Соңгы елларда торак төзелеше буенча төрле программалар тормышка ашырыла. Шуларның берсе Татарстанда тузган хәлдәге күпфатирлы торакларга кагыла. Әлеге программаның максаты — бик күп еллар элек төзелеп, хәзер тузган хәлгә килгән һәм шунда яшәүчеләр, якын-тирәдәгеләр тормышына куркыныч тудыручы йортларда яшәүчеләрне барлык уңайлыклары булган фатирга күчерү.
— Бу хакта шундый фатирларда яшәүчеләр белән сөйләшү булган иде инде. Анда аларга әлеге программаның асылы аңлатылды. Тагын бер кат исегезгә төшерәбез. Аларга ике юл тәкъдим ителде. Беренчесе — аларны төзекләндерү, ягъни яшәргә яраклы хәлгә китерү.Анысын шул йортта яшәүчеләр тулысынча үз хисапларына башкара, аннан йорт тузган хәлдәге күпфатирлы торак исемлегеннән төшеп кала. Икенчесе — аларга яңа йорттан фатир бирү. Йортны төзекләндерергә була, ләкин ул барыбер яңармаячак. Шуңа күрә иң кулай юл — яңа йорттан фатир алу. Ул түбәндәгечә тормышка ашырыла: тузган торакларда яшәүче милек ияләренә квадрат метры 11022 сумнан компенсация түләнә. Тик ул кулга бирелми, ә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фондына күчерелә һәм шуннан соң яңа йорттан норматив буенча квадрат метры 28500 сумнан фатир сатып бирелә. Моның өчен озак срокка7 процент белән заем тәкъдим ителә. Тузган күпфатирлы йорт шунда ук сүтелә, җир республиканың резерв фондына тапшырыла. Тагын бер нечкәлеге бар, яңа йорттан фатир алу өчен күпфатирлы йорттагы һәр фатир хосусый милек итеп рәсмиләштерелгән булырга тиеш, — ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев.
Безнең районда 93 тузган хәлдәге күпфатирлы торакта 341 гаилә бар, аларда 644 кеше яши. Шуларның 78е шәһәрнеңүзендә. 35ен, бераз ярыйсыларын, шунда яшәүчеләр үзләре төзекләндереп чыккан, калганнары фатир сатып алу вариантын сайлаган.
— Элеккеге елларда хосусыйлаштырмаганнар өчен тиз арада моны эшләү мөмкинлеге тудырылды. Күпчелеге моннан файдаланып калды. Тик кайбер-ләре, бик иске, моннан 80-100 ел элек салынган йортларда торучылары һаман да әле сузып килә, — ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе. — Ул йортларны төзекләндерү мөмкинлеге юк. Алар иртәме, соңмы сүтеләчәк. Бу программа да гомерлек булмаячак. Шуңа вакытында фатирлы булып калу турында уйларга кирәк.
Безнең район бу программаны тормышка ашыруда да үз юлын тапкан. Тузган күпфатирлы йортларда яшәүчеләр теләге буенча иске йортны сүтеп, бакча, гараж өчен урын калдырып, шул нигезгә бер катлы йорт салу вариантын тәкъдим иткән. Һәм уңышлы да чыккан. Җиңү урамындагы 62нче йортны июльдә генә төзи башлаганнар, яңа елда өй туе үткәрергә планлаштыралар.
— 15 елга ташламалы заем да бирелә, дигәч, аяк-кул белән ябыштык. Ике бүлмәлене сорадык. Миллион ярым сумга төште. Тузган фатир өчен бәяне алып ташлагач, миллион 200 мең сум калды. Аның каравы барлык уңайлыклары булган йортта яшәячәкбез, — ди Альбина Әскәрова.
— Барак түгел инде, — дип сүзгә кушылды Наилә Галиәскәрова. — Искегә тимә, исең китәр, диләр. Искене төзекләндергәнгә карап, барыбер вакытлыча гына була, тыштан ялтыраса, эчтән калтырап торачак бит инде ул. Үзем сүтәбез, дип башлап йөрдем. Башкалар күтәреп алды. Эшләп торганда, түләмәслек бәя түгел.
Агрономическая урамы, 10 йорттагы Нияз Баһавиев та шундый фикердә.
— Яхшы хәлдәге гаражым, янкорма бар иде. Башта күрше белән төзек-ләндерергә дә уйладык. Аннан катгый карарга килеп, сүтик тә яңартыйк, дидек. 15 елга айга 5әр мең түлисе. Көч җитмәслек түгел.
Күпер урамында да 6 фатирлы, 1 катлы ике йорт төзелеп килә.
— Йортларны халык те-ләген исәпкә алып тиз, сый-фатлы итеп эшлиләр. Ташламалы кредит бирелә. Барлык уңайлыклары бар. Түләп бетергәннән соң, шәхси милеккә әверелә. Пенсионерлар өчен берникадәр вакытка түләү кичектерелеп торырга мөмкин. Варислары түләү вариантын да уйларга була, —ди Рафил Исмәгыйлев. — Бушка фатир бирү дигән әйбер юк хәзер. Шуңа мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәк.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
13
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән.
3 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 14 апрель 2026 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан, яшенле яңгыр булуы ихтимал; - төнлә һәм көндез 15-16 м/с тизлектәге көчле җил (Казанда да). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз