Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Файдаланасың икән — түлә
2014 елның 17 декабре, чәршәмбе
Файдаланасың икән — түлә
Үзегез дә күреп, сөенеп йөрисездер, шәһәр дә, авыллар да соңгы елларда күзгә күренеп чистарды. Урамнарга тәртип керде, коры елгалар чүптән арынды. Кайбер урыннарда бер җирдә бер кәгазь кисәге күрсәк тә, алып чүп савытына ташлыйсы, тәмәке төпчекләре ташлаучыларны шелтәлисе килә башлады. Чат саен диярлек чүп ташлау өчен контейнерлар куелган, аларны бушатып, полигонга чыгарып баралар.
— Шәһәрдә генә 423 контейнер, 54 бункер бар. 3 “КамАЗ”, 1 “ЗИЛ, 2 “ГАЗ”, 2 бункерлы машина иртән кеше йокыдан торганчы ук юлга чыга. Үрнәк, Иске Чүриле, Кәче, Наласа авыл җирлекләренә кергән авылларга айга ике тапкыр билгеле көннәрдә баралар. Һәрберсе үз хезмәтен намус белән башкара, — ди “Жил-комбытсервис” ширкәте җитәкчесе Альберт Хәкимов.
Хезмәт күрсәтүче оешма үзенә йөкләнгән эшне үти. Без аны шулай тиеш дип саныйбыз, әмма һәрбер хезмәтнең түләүле икәнен онытып җибәрәбез.
— Бөтен хикмәт тә шунда шул. Кайбер шәхси хуҗалыклар чүпне ташлыйлар, ә менә шуны полигонга чыгаручы оешма белән килешү төзеп, хезмәтләре өчен түләргә теләмиләр, — ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев. — Бу кем өчендер күршесе түли, дигән сүз бит. Бәясе беребез өчен дә көч җитмәслек түгел, югыйсә.
— Мин Җиңүнең 40 еллыгы урамында, 5нче йорт, 5нче фатирда яшим, — ди Сөембикә апа Гарипова. — Менә кулымда квитанция. 14 төрле хезмәт өчен түлим. Чүп ташлаганга 42 сум. Ул хезмәттән файдалангач, түләргә кирәклеге көн кебек ачык бит инде.
— Бакчада чокыр казып, чүпне шунда ташлый башладым. Килешү төземәскә дә уйлаган идем. Тик капка төбенә контейнер куйдылар. Ничек аннан файдаланмыйсың? Чүпне ташлагач, ничек оялмыйча килешү төземисең, — диде Бибинур апа. — Пенсиям күп түгел, әмма тиеш булгач, ничек түләмисең? Бәясе ул кадәр түзмәслек тә түгел. Үзебез эшләгәнгә акча сорыйбыз бит. Бу да шуның кебек. Һәр хезмәт өчен түләргә кирәк. Заманы шундый.
“Жилкомбытсервис” ширкәтенә шалтыратып, бәясен белештем. Татарстан Республикасының тарифлар буенча комитеты билгеләгән бәя торак мәйданның квадрат метрыннан чыгып исәпләнә. Бер квадрат метрга 1 сум 26 тиен. 100 квадрат метрлы йортта яшәгән очракта да, айга 126 сум чыга. Әмма шуны түләмәс өчен аяк терәп торучылар бар. Шунысы кызык, араларында хәлле тормышта яшәүчеләр дә аз түгел. Картлар барлы–юклы пенсиясен чыгарып бирә, ә алар — юк. “Без үзебез ташлыйбыз”, — диләрдер, бәлкем.
— Көнкүреш калдыклары махсус оешмалар тарафыннан полигонга чыгарылырга һәм шунда утилләштерелергә тиеш. Үзләре чыгарган очракта да кулларында акча түләгәнгә язулары булмый торып, аларны полигонга кертмиләр. Димәк, тегеләй дә, болай да түлисе. Иң яхшысы, килешүеңне төзеп, вакытында акчаңны түлә дә, тынычлап яшә.
Хәзерге вакытта шәһәрдә 600дән артык шәхси хуҗалыкта яшәүчеләр килешү төземәгән. Кагыйдәләр нигезендә гражданнар көн-күреш калдыкларын чыгарган һәм утилләштергән өчен килешү төзергә бурычлы. Әлеге муниципаль норматив–хокук таләпләрен үтәмәү административ хокук бозу булып санала.
— Бу өлкәдә эш бара, — ди Рафил Исмәгыйлев. — Көнкүреш калдыкларын чыгару һәм утилләштерү буенча хезмәт күрсәтүче оешма белән килешү төземәүчеләр һәм бурычлы кешеләр административ комиссиягә чакырылачак һәм аларга штрафлар салыначак, аларның исем-нәрен сезнең газета аша халыкка күрсәтергә дә уйлыйбыз.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
Татарстанлылар почта маркасы һәм открыткалар авторы була алалар
Почта Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган маркалар блогын һәм автор открыткаларын чыгарачак. Рәсемнәр Бөтенроссия ачык конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алыначак. Хәзерге Россия территориясендә үзләренең мәдәни тәңгәллеге Һәм тел диалектлары булган 190 дан артык этник төркем вәкилләре яши. Карар буенча РФ Президенты Владимир Путинның 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Конкурс Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең үзенчәлеген һәм гореф-гадәтләрен саклауга, үзара ихтирамны ныгытуга һәм мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз