Туган җир кешесе

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе
Туган җир кешесе
11 декабрьдә Арча сәнгать мәктәбендә якташыбыз Хәнәфи Бәдигый язган “Туган җир кешесе” исемле документаль повестьне тәкъдир итү кичәсе булды. Повестьнең герое — Арча районы Иске Йорт авылында туып–үскән “Востокстройтрансгаз” трестын озак еллар җитәкләгән Тәлгать Шиһабиев. Китапның авторы һәм героеның кичәдә катнашуы отышлы булды.
Очрашуга күренекле якташларыбыз Рифат Җамал, Рәшит Галләм, Фәрит Хуҗин кайткан иде. Кичәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр һәм Арча педагогика көллияте студентлары килгән иде. Сценарийны район үзәк китапханәсенең зурлар бүлеге мөдире Әлфия Галимова язды, кичәне балалар бүлеге мөдире Алсу Рәхимбаева алып барды. Чыгышлар һәм җырлар белән бик матур очрашу булды ул. Китапның герое Тәлгать Шиһабиев үзенең китабын барлык китапханәләргә дә җитәрлек итеп бүләк итте, оештыручыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International