Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Кимүнең сәбәпләре төрле
2014 елның 17 декабре, чәршәмбе
Кимүнең сәбәпләре төрле
13 декабрьдә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев үткәргән киңәшмәдә Арча муниципаль районында алкоголь базарының торышы, алкоголь һәм спирты булган продукциянең законсыз әйләнешен булдырмау чаралары турындагы мәсьәлә каралды.
— Тормыш күрсәткәнчә, авылларда кибетләр саны кимү яки аларның бөтенләй булмавы алкоголь продукциясен яшереп сатуның артуына китерә, — диде район җитәк-чесе. — 2014 елның декабрендә республикада “Легаль булмаган алкоголь” айлыгы игълан ителде, алкоголь базарын тотрыкландыру буенча “Юл картасы расланды. Без районда авыл җирлекләре башлыклары, дәүләт алкоголь инспекциясе, эчке эшләр бүлеге, алкоголь продукциясе әйләнешен легальләштерү буенча ведомствоара комиссия һәм әлеге мәсьә-ләләргә кагылышлы башка оешмалар белән берлектә эш алып барырга тиешбез.
Татарстан Республикасының этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров чыгышыннан күренгәнчә, районда лицензиясе булган 193 сәүдә объекты алкоголь продукциясен ваклап сатарга хокуклы. Шуларның 54е район үзәгендә, 134е авылларда урнашкан (2013 елда 219 булган).
Быел “Арча сәүдә идарәсе”нең “Нарат” ширкәте — 7, “Курса” ширкәте — 5, “Яңа Кенәр”, “Шушма”, “Торг” ширкәтләре берәр кибеттә алкоголь сатуны туктатканнар. 44 авылда алкоголь продукциясе бөтенләй сатылмый. Быел сигез айда районда 407 мең литр алкоголь продукциясе сатылган, бу 2013 елның шул чорына карата — 90, 2012 елдагыга карата 77,1 процент тәшкил итә. Быел сигез айда районның бер кешесенә уртача 7,8 литр (республика буенча 9,6 литр) туры килә.
Алкоголь продукциясе ни өчен азрак сатыла башлаган соң? Беренче сәбәп — аракы әйберләренә бәя күтәрелү. Аннан соң — халыкта акча булмау, күп кешеләрнең шәһәрләргә эшкә йөрүе (шуннан алалар дип уйларга була), сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар, шул исәптән дин тотучыларның саны арту.
Әмма сәбәпләрнең тагын берсе бар әле.
— Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге хезмәткәрләре 2014 елның унбер аенда 123 тикшерү үткәрделәр, — диде бүлекнең икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору төркеме өлкән опер-уполномоченные Айнур Вәлиев. — Шуларның 65е — ваклап сату челтәрендә, 31е — автотранспортта, 24е — шәхси секторда.
2014 елның февралендә Яңа Кенәр авылында Г.Муллагалиеваның өеннән ялган билгеләре булган спиртлы сыеклык сатуы ачыклана. Шундый 38 шешә сыеклыкны табып алып юк итәләр.
2014 елның 11 июнендә Арча шәһәрендә яшәүче И.Зариповтан этикеткалары булмаган бишәр литрлы 10 пластик савытка тутырылган спирты булган 50 литр сыеклык алына һәм кешеләр сәламәтлегенә зыян китергәнче юк ителә.
Иске Чүриле, Иске Җөлби авылларында законсыз спиртлы эчемлекләр белән сату итү фактлары ачыкланып, гаеплеләр җавапка тартылган.
Киңәшмәдә шулай ук “Арча сәүдә идарәсе” ширкәте директоры урынбасары Салихҗан Хәкимҗанов, 29 номерлы район үзәк даруханәсе мөдире Лилия Хәкимова, кайбер авыл җирлекләре башлыклары чыгышлары тыңланды.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз