Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бала үзе өйрәнә
2014 елның 24 декабре, чәршәмбе
Бала үзе өйрәнә
Район балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Монтессори–терапия хезмәте”н куллану буенча республика күләмендә семинар булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илнур Котдусов катнашты. Балаларны тернәкләндерү үзәкләре җитәкчеләре, белгечләре үзара аралашып, тәҗрибә туплады.
Район балаларны тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Наилә Сәмиева:
— 2013 елда без, Россия күләмендәге социаль проектлар конкурсында “Монтессори–терапия хезмәте” проекты белән катнашып, 1 млн. сумнан артык грант оттык, — дип сөйләде. — Бик күп җиһазлар алдык. Бездә Монтессори терапиясе буенча 8 педагог, 54 бала шөгыльләнә.
Мария Монтессори — Италия педагогы. Баланы мәҗбүри рәвештә тәрбияләргә, өйрәтергә кирәкми, аңа бары тик үсү өчен мөмкинлек тудыру һәм ярдәм итү сорала. Монтессори әнә шул алымны алга сөрә. Мәсәлән, балага карандашлар, кәгазь бите бир дә, өйрәтмә, ә бәлки нәрсә эшләгәнен читтән генә күзәт. Бала үзлегеннән рәсем ясый–ясый менә дигән рәссамга әверелергә мөмкин!
— Мин Россиянең бик күп өлкәләрендә булдым, — дип сөйләде республиканың “Көзге” халыкка социаль–психологик ярдәм күрсәтү үзәге директоры Нина Исланова. — Бездә күпкә яхшырак. Уңайлыклардан файдалана белергә генә кирәк. Чит илләрдән (Америка, Англия) тернәкләндерү учреждениеләре җитәкчеләре килгәли, алар бездәге хезмәтләрнең бушка булуына исләре китә.
Район тернәкләндерү үзәге педагог–психологы Эльвира Һадиева Монтессори терапиясен ничек куллануы турында җентекләп сөйләде.
— Бала үзе нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнен аерырга тиеш, — диде ул. — Аңа мөмкинлекләр тудырып, юнәлеш кенә биреп җибәрергә кирәк.
Эшлекле сөйләшүдән соң семинарда катнашучылар монтессори–терапевтлар үткәргән математика, рус теле сәгатьләрендә булдылар, логопед, хезмәт инструкторы алып барган дәресләрне, музыка белгече әзерләгән концертны карадылар. Аларның һәркайсы кызыклы иде. Монтессори терапиясе буенча нинди генә җиһазлар юк! Балалар монда дәваланып кына калмый, ә бәлки төрле җиһазлар яр-дәмендә хәрәкәт, тоемлау, сөйләшү күнекмәләре аша тормышка төрле яклап яраклашырга да өйрәнәләр. Әнә, сөйләшүе кыенрак бирелгән Амаль хезмәт дәресендә мамык таякчыклардан ничек матур итеп бәрән ясап куйды?! Бу кызыклы иҗат эше һәм вак әйберләр белән эшләү аның сөйләмен дә яхшыртачак.
— Хезмәт дәресен бик яраталар, — ди инструктор Гөлнара Салихҗанова. — Материаллар күп һәм кызыклы. Юнәлеш бирәбез дә, балалар үзләре иҗат итә. Дәрестән бер дә китәселәре килми.
Балалар концерт куеп та шаккатырды. Коляскадагы Рәсимнең Аделина белән рус халык биюен башкаруы музыка белгече Ләйсән Галиеваның хезмәт нәтиҗәсе. Кайсы өлкәне алсаң да шулай.
Соңыннан кунаклар фикерләре белән кызыксындым. Кукмарадан килгән социаль педагог Алия Сафиуллина:
— Арча тернәкләндерү үзәге материалларга, җиһазларга бик бай, без бу яктан мактана алмыйбыз, — диде.
— Безнең өчен иң мөһиме — аралашу, — ди Лаештан килгән педагог–психолог Гүзәлия Абдулкадыйрова. — Монда балалар бик актив — бу педагоглар хезмәтенә бәя.
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
13
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән.
3 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 14 апрель 2026 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан, яшенле яңгыр булуы ихтимал; - төнлә һәм көндез 15-16 м/с тизлектәге көчле җил (Казанда да). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз