Мин бу коллективны җитәкләвем белән горурланам

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
Мин бу коллективны җитәкләвем белән горурланам
Әңгәмәдәшебез Россия Федерациясе сәламәтлек саклау отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, Арча район үзәк хастаханәсе баш табибы Тәлгать Баһаветдинов.
— Тәлгать Вәлиәхмәтович, районыбызның сәламәтлек саклау системасының бүгенге хәле белән таныштырып китсәгез иде.
— Хәзерге вакытта Арчаның сәламәтлек саклау системасы район үзәк хастаханәсе, Яңа Кенәр участок хастаханәсе, Шушмабаш табиблык амбулаториясе һәм 56 фельдшер–акушерлык пунктларын берләштерә. Безнең тармакта 79 табиб, 357 шәфкать туташы, 128 кече медицина хезмәткәре эшли. Табибларыбызның яртысыннан артыгы югары категориягә ия. Безнең белгечләр фикере белән исәпләшәләр. Республика учреждениеләренә җибәрелгән авыруларның диагнозлары һәрвакыт расланып килә. Татарстанның төньяк–көнбатыш төбәгендә без сәламәтлек саклау системасы базасы булып торабыз. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан нәкъ менә Арча үзәк хастаханәсе базасында инсульт кичергән авырулар өчен йөрәк–кан авырулары үзәге оештырылды. Безгә 196 мең кешене берләштергән тирә–яктагы 7 район беркетелгән. Икенче дәрәҗә җәрәхәтләр үзәге дә нәкъ безнең хастаханәдә ачылды. Ул да республиканың бөтен төньяк–көнбатыш районнарына хезмәт күрсәтә. Шулай ук Арча үзәк хастаханәсе базасында беренчел онкология кабинеты да эшли. Югары әйтелгәннәр Арча район үзәк хастаханәсенең безнең район өчен генә түгел, ә республиканың тулы бер төбәге масштабында әһәмиятле сәламәтлек саклау учреждениесе булуын раслый.
Үзәк хастаханәдә елына 9 мең авыру стационарда дәвалана ала. 186 авыру тәүлек буе хастаханәдә ятып, 40 авыру көндезге стационарга йөреп, дәвалану узарга мөмкин.
Районның сәламәтлек саклау тармагын тәэмин итү өчен мәҗбүри медицина иминиятләве фонды елга 223 миллион сум бирә. Аның 155 миллионы хезмәт хакына тотыла. Медикаментлар һәм башка материаллар алу өчен 32 миллион, шул исәптән үзәк хастаханәдә дәваланучыларга 20 миллион сум, авыруларны тукландыруга 8,7 миллион сум тотыла.
— Хастаханәнең матди–техник базасы ни хәлдә?
— Бер генә баш табиб та үзенең хастаханәсендәге матди–техник базадан тулысынча канәгать түгелдер, мөгаен. Дөрес, “Сәламәтлек” өстенлекле милли проекты кысаларында 2006 елдан башлап без берникадәр яңа җиһазлар алуга ирештек. Кыска вакыт эчендә персоналны өйрәтеп, аларны кулланылышка кертеп җибәрә алдык. Ләкин медицина фәне туктаусыз үсештә. Әлеге техниканың күпчелеге мораль яктан да, физик яктан да искерде инде. Аны карап, төзәтеп торуга хәзер бик күп көч һәм чыгымнар тотарга туры килә. Шуңа күрә без, кирәкле яңа җиһазлар исемлеге төзеп, үзебезнең тәкъдимнәрне Сәламәтлек саклау министрлыгына юлладык. Ул тәкъдимнәр исәпкә алыныр һәм, ныклап төзек-ләндерелгәннән соң, хастаханәгә яңа җиһазлар кайтарылыр дип өметләнәбез.
— Ныклап төзекләндерү планнары белән киңрәк таныштырсагыз иде.
— Район җитәкчесе Илшат Габделфәртович тырышлыгы белән 2015 елда Арча район үзәк хастаханәсе республиканың медицина учреждение-ләрен ныклап төзекләндерү программасына кертелде. Шушы максатларга республика Хөкүмәте карары белән 32 миллион сум бүлеп бирелде. Төзекләндерү хирургия, терапия бүлекләре һәм йөрәк–кан авырулары үзәгенең бер өлеше урнашкан 2 катлы бинада үткәреләчәк. Мондагы авырулар башка корпусларга күчерелде. Хәзер инде төзекләндерү эшләре тулы көченә бара дип әйтсәк тә була. Бүгенге көндә төзүчеләр түбәне, электр челтәрен һәм сантехниканы алыштыру белән мәшгуль. Төзекләндерү эшләрен Казан оешмасы башкаруын да билгеләп китәсем килә. Аларның медицина объектларын, шул исәптән республика клиник хастаханәсен дә төзекләндерү тәҗрибәсе бар. Шуңа күрә без төзекләндерелгәннән соң үзәк хастаханә республиканың иң яхшы шәһәр учреждениеләре дәрәҗәсендә булыр һәм анда авырулар өчен заманча уңай шартлар барлыкка килер дип ышанабыз. Бинаның тышкы күренеше генә түгел, ә эчке планы да нык үзгәрәчәк. Әйткәнемчә, без яңа җиһазлар һәм мебель кайтыр дип тә көтәбез.
— Тәлгать Вәлиәхмәтович, медучреждениеләр эшчәнлегеннән еш кына канәгатьсезлек белдерү очраклары да була. Сезнеңчә моның сәбәпләре нәрсәдә? Бу проблеманы хәл итү өчен нинди чаралар күрелә?
— Башлыча канәгатьсезлек поликлиника эшчәнлегенә карый. Белгечләргә керү өчен чиратлар, пациентларга карата мөнәсәбәт халыкта ризасызлык тудыра. Поликлиникада чиратлар проблемасы анда хезмәткәрләрнең бик тыгыз график белән эшләү нәтиҗәсе. Поликлиника сменага 185 авыруны кабул итүгә исәпләнгән. Бүгенге көндә анда ике тапкыр күбрәк кеше килә. Ә кайбер белгечләр бездә берәр генә. Нәтиҗәдә аларга озын чиратлар хасил була. Авыруларның күбесе өйләгә кадәр эшен бетереп кайтып китәргә ашыга. Бу да көннең беренче яртысында поликлиникада кешенең күпләп җыелуына китерә. Еш кына табибларга авырулар янына урынга чыгарга, хәрби комиссариаттагы чакыру комиссиясендә катнашырга да туры килә. Гомумән алганда, чиратлар проблемасы бар һәм без аны чишәргә тырышабыз.
Моның өчен табибларга керүнең талон системасын булдырдык. Хәзер табибка Интернетта ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша да язылырга мөмкин. Шәһәрдә яшәүчеләргә без поликлиникага өйләдән соң килергә (әлбәттә, әгәр гадәттән тыш очрак булмаганда) тәкъдим итәбез, бу авыл кешеләренә көннең беренче яртысында табибка күренеп чыгарга мөмкинлек бирәчәк.
Табибларның авыруларның өйләренә барып йөрүе белән бәйле вакытны да киметергә тырышабыз. Шәһәр зур, шуңа күрә еш кына табибка авыруга барып кайту өчен шактый вакыт кирәк була иде. Хәзер моның өчен махсус транспорт бирелә.
Авыруларга карата тиешле мөнәсәбәт булмауга килгәндә... кызганычка каршы, безнең хезмәткәрләр тарафыннан пациентларга карата андый караш та булгалый. Моны берничек тә аклап булмый. Һәр билгеле очракны без ныклап тикшерәбез, мондый фактлар белән һич тә килешергә ярамый. Шул ук вакытта бөтен медицина хезмәткәрләрен дә игътибарсыз дип әйтеп булмый. Алар арасында үз эшләренә чын күңелдән бирелгән, авыруларны ягымлы сүз, якты караш белән дә дәваларга омтылучы мәрхәмәтле шәфкать ияләре дә күп бездә. Нәкъ менә шундыйларга пациентлар гомер буе рәхмәтле була.
— Кадрлар турында сүз чыккан икән, коллективта буыннар алмашу мәсьә-ләсен дә күтәрик инде.
— Кызганычка каршы, табибларның уртача яше 49дан артып китте, аларның 23 проценты пенсия яшендә инде. Өлкән яшьтәге табиблардан мин һич тә зарланмыйм. Киресенчә, аларның һөнәри осталыгы, олы тормыш тәҗрибәсе хөрмәткә генә лаек. Тик шулай да без яшь кадрлар турында да уйларга тиеш. Буыннар алмашу процессы табигый юл белән барырга тиеш дип саныйм. Соңгы 3 елда район үзәк хастаханәсенә 12 табиб эшкә алынды. Алар арасында 4 яшь табиб 2012 елда, 2се 2013 елда, 2се 2014 елда. Бу нисбәттән яшь табибларга дәүләт ярдәме программалары бик файдалы булды. Әйтик, “Авыл җирлегенә эшкә кайткан медицина хезмәткәренә 1 миллион сум күләмендә компенсация түләү” программасы буенча Яңа Кенәр участок хастаханәсе һәм Шушмабаш табиблык амбулаториясендә эшли башлаган 2 яшь белгечкә әлеге субсидияләр бирелде. 2014 елда 2 яшь табиб ТР Хөкүмәтенең 500 мең сумлык грантларына ия булды.
Без яшь белгечләрне әзерләү процессын да күз уңында тотарга тырышабыз. Хәзерге вакытта Казан дәүләт медицина университетында районнан 12 студент белем ала. Аларның 5се максатчан юллама белән укырга керде. Без бу егет–кызларыбыз югары уку йортын тәмамлаганнан соң туган якларына эшкә кайтырлар, дип өметләнәбез.
Тик шулай да моңа берникадәр шигебез дә бар. Кызганычка каршы, тормыш тәҗрибәсе киресен раслый. Күп вакыт югары хезмәт хакы, зур шәһәрнең мавыктыргыч перс-пективалары яшьләрне күбрәк җәлеп итә, күрәсең. Студентларга безнең районда да табибларның хезмәт хакы даими үсүен һәм хәзерге вакытта 39233 сум, ә шәфкать туташларыныкы 18417 сум тәшкил итүен әйтәсем килә. Соңгы елларда Арчада торак мәсьәләсен дә хәл итү мөмкинлеге барлыкка килүен, яшьләрнең ялын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү өчен яңа мәдәни–спорт корылмалары төзелүен дә искә төшерәсем килә.
— Әңгәмәбез ахырында шәхси характердагы сорау бирергә мөмкинме? Турыдан ярып әйткәнгә үпкәләмәгез, зинһар. Сез Саба районында туган, Казанда яшисез, Арчада эшлисез. Үзегезне коллективта килмешәк итеп тоймыйсызмы?
— Һич юк. Мин Арча районының сәламәтлек саклау өлкәсенә 25 елдан артык гомеремне багышладым. Сәламәтлек саклауны оештыручы җитәкче булып җитлегүем дә нәкъ менә биредә булды. Совет Армиясендә хәрби табиб булып хезмәт иткәннән соң мине Яңа Кенәр участок хастаханәсенә юлладылар. 10 ел шундагы менә дигән коллектив белән җитәкчелек иттем. Аз гына өзеклектән соң менә 15 ел Арча район үзәк хастаханәсендә баш табиб вазыйфасын башкарам. Монда минем дусларым, хезмәттәшләрем, фикердәшләрем...
Хәзер инде мин үзем дә нәкъ арчалылар кебек уйлыйм, сөйләшәм һәм эшлим кебек тоела. Хәтта холкымда да шушы район кешеләренә генә хас кайбер чалымнар сизелә шикелле. Аннары Казанда яшәвем миңа башкалада кайбер мәсьәләләрне җиңелрәк хәл итәргә дә ярдәм итә. Берәүгә дә сер түгелдер, матди–техник базаны баету, кайбер оештыру мәсьә-ләләре шунда хәл ителә бит. Ә үземнең турыдан–туры хезмәт вазыйфаларын башкаруга минем яшәү урыным һич тә тискәре йогынты ясамый.
Мин Арча районында, Тукай һәм башка бөек шәхесләр Ватанында хезмәт итү мөмкинлеге биргәнгә язмышыма бик рәхмәтле.
Арча халкының, шул исәптән район үзәк хастаханәсе коллективының да потенциалы гаять зур. Мин шундый коллективны җитәкләвем белән горурланам. Күмәк көч һәм җирле хакимият ярдәме белән без куйган максатларга ирешербез дип ышанам.
P.S. Арча район үзәк хастаханәсе коллективы эшчәнлегенә бәя бирүне сорап, без район җитәкчесе Илшат Нуриевка мөрәҗәгать иттек.
— Табиб һөнәре бик җаваплы, алар кулында һәрберебез өчен дә иң кадерле әйбер — безнең гомеребез. Шуңа күрә бу өлкәдә йөрәк кушуы буенча югары профессионаллар гына эшләргә тиеш. Мин үзем сәламәтлек саклау тармагында эшләүчеләргә, шул исәптән безнең районның медицина хезмәткәрләренә дә зур ихтирам белән карыйм. Баш табиб Тәлгать Вәлиәхмәт улы Баһаветдинов җитәкчелегендәге Арча район үзәк хастаха-нәсе коллективы халыкка сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү буенча үз алдында торган бурычларны уңышлы башкара дип саныйм. Үзәк хас-таханә Сәламәтлек саклау министрлыгы куйган күпсанлы таләпләрне үтәү буенча республикада алдынгылар сафында булуы күп нәрсә турында сөйли. Әлбәттә, әле авыруларга карата мөнәсәбәтне яхшырту, хастаханәнең матди–техник базасын ныгыту юнәлешләрендә дә күп эшлисе бар. Бу проблемаларны чишүдә район һәм хастаханә җитәкчелеге арасында уртак фикер булу бик яхшы. Районда сәламәтлек саклау тармагын үстерү безнең һәрвакыт игътибар үзәгендә. Бу өлкәдә чыгымнар беркайчан да артык була алмый, чөнки ул безнең халкыбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен эшләнә.
Исрафил НАСЫЙБУЛЛИН
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International