Мөрәҗәгатьләрдә тормыш сулышы

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе
Мөрәҗәгатьләрдә тормыш сулышы
Әңгәмәдәшебез Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина.
— Любовь Михайловна, районның җирле үзидарә органнарында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эш ничек алып барыла?
— Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына гражданнар мөрәҗәгате демократиянең бер чагылышы, халык һәм хакимиятнең үзара бәйләнеш формасы.
Закон буенча РФ гражданнары дәүләт органнарына, җирле үзидарәләргә һәм вазифаи затларга турыдан–туры яки язмача, шулай ук коллектив рәвештә дә мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Ә хакимият вәкилләре үзләренең вәкаләтләре чигендә бу мөрәҗәгатьләрне карарга һәм билгеләнгән срокта чара күрергә, дәлилләнгән җавап бирергә тиеш.
Гражданнар мөрәҗәгатьләре төрле мәгълүмати каналлар аша килә: гади һәм электрон почта аша, мөрәҗәгать итүчеләр тарафыннан, предприятие, учреждениеләрдә булганда, мәдәни чараларда катнашканда һәм гражданнарны кабул итү барышында. Җирле үзидарә органнарында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе закон тарафыннан билгеләнгән. Арча районының рәсми сайтында җирле үзидарә органнары җитәкчеләре турында мәгълүмат урнаштырылган, һәр атнаның сишәмбе көнендә алар гражданнарны кабул итә. 2014 елда барысы 1668 мөрәҗәгать керде.
— Мөрәҗәгатьләрдә нинди сораулар күтәрелә?
— Мөрәҗәгатьләр тормышның барлык якларына кагыла. Иң күбе — 576 мөрәҗәгать (35 процент) төзелешкә һәм объектларны файдалануга рөхсәт алу белән бәйле.
Торак шартларын яхшырту мәсьәләсе дә актуальлеген югалтмый. Үткән елларда Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, социаль ипотека һәм башка федераль максатчан программалар тормышка ашырылуга карамастан, районда торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ кешеләр күп әле. Бу сорау белән мөрәҗәгать итүчеләр — 374 (22 процент).
Өченче урында җир мөнәсәбәтләре — 237 (14 процент). Моңа җирне арендага алу, шәхси торак төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен җир участогы бүлеп бирүне, күчемсез милек торган җирне хосусыйлаштыруны сорап мөрәҗәгать итүләр керә.
Гражданнар мөрәҗәгатьләре хакимият органнары эшчәнлеген бәяләүче мөһим күрсәткеч. Районда “Торак–коммуналь хуҗалыгын үзгәртеп коруга ярдәм фонды турында”гы Федераль законның уңышлы тормышка ашырылуы күпфатирлы йортларның торышы белән бәйле шикаятьләрнең кимүенә китерде. Шулай да шушы өлкәгә кагылган авария хәлендәге йортлар, урамнарны яктырту, су белән тәэмин итү мәсьәләләре актуаль булып кала. Алар буенча узган ел 81 (5 процент) мөрәҗәгать кабул ителде.
77 мөрәҗәгать итүче (4,5 процент) районда юл төзелеше мәсьәләсен күтәргән. Бу гаҗәп түгел. Районда барысы гомуми озынлыгы 1164,3 километр булган юл челтәре бар. 128 авылның 44енә әлегә асфальт юл салынмаган. Бу мәсьәлә район җитәкчелегенең даими игътибар үзәгендә. Юл төзелеше буенча республика программалары кабул ителү бу юнәлештә зур күләмдә эш башкарырга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә бу тармакка кагылышлы мөрәҗәгатьләр дә кими бара. Әйтик, 2013 елда алар барлык мөрәҗәгатьләрнең 23 процентын тәшкил итсә, хәзер бу сан 4,5 процент кына калды.
Соңгы вакытта җирле үзидарәләргә торак программаларында катнашу буенча мөрәҗәгатьләр кими бара. Бу Арча муниципаль районының рәсми сайтында “Торак программаларын тормышка ашыру” бүлегендә район территориясендә федераль һәм республика программалары турында мәгълүмат урнаштырылу белән бәйле. Анда бу программаларга кагылышлы законнар, исәпкә басу кагыйдәләре һәм тәртибе, моның өчен кирәкле документлар исемлеге бирелә. Бу исә төрле категория гражданнарның программаларда катнашу мөмкинлеген җиңеләйтә.
Социаль яклау мәсьәләләре буенча 46 (3 процент) мөрәҗәгать булды. Алар, башлыча, янгыннан зыян күрүчеләрдән.
Хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсенә караганнары күбрәк эшкә урнаштыру мәсьәләсе белән бәйле. Андый мөрәҗәгатьләр 25 (1,5 процент).
Узган ел шәһәрнең Көньяк микрорайонында 260 урынлы балалар бакчасы ачылу нәтиҗәсендә чират кимүгә карамастан, балаларын бакчаларга урнаштыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә бар әле.
Мөрәҗәгатьләр арасында туган як тарихы буенча мәгълүмат бирүне сораганнары, төрле тәкъдимнәрне үз эченә алганнары да очрый. Тормыштагы проблемаларны хәл итәргә булышканнары өчен җирле үзидарә органнарына рәхмәт белдерүчеләр дә бар. Бу исә кешеләрнең җирле үзидарә органнары эшчәнлеген уңай бәяләвен, авторларның актив гражданлык позициясен, муниципаль берәмлекләр тормышында һәм аларның үсеш планнарын төзүдә катнашырга омтылуын күрсәтә. Хакимият органнарының бурычы — халык ышанычын аклау һәм гражданнар мөрәҗәгатьләрендә күтәрелгән проблемаларны кисәтү һәм хәл итү буенча тиешле чаралар күрү.
P.S. “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының эше турында газетабызның алдагы саннарында язарбыз.
Исрафил НАСЫЙБУЛЛИН
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International