Әнием өметен өзмәде

2015 елның 13 феврале, җомга
Әнием өметен өзмәде
Иске Масрадан Фәнҗия апа Йосыпова белән очрашу күңелдә ниндидер бер сүз белән генә әйтеп бирә алмаслык матур эз калдырды. Сугышта һәлак булган әтисе Гыйлаҗи Йосыпов турында тәэсирләнеп сөйләве, кадерләп ядкәр итеп саклаган фронттан килгән хатларын күрсәткәндә күзләрендәге бәхет чаткылары, газиз әтисе турындагы истәлекләре — бар да әле дә бүгенгедәй күз алдымда.
Вакыт үтү белән саргаеп беткән өчпочмаклы солдат хатлары турында ул куллары белән сыйпый-сыйпый, йөрәк турысына куеп сөйли. Күренеп тора: кадерле, бик кадерле алар Фәнҗия апа өчен.
— Элек урманнан утын ташый торган озын арба була иде. Әтине һәм тагын башка авылдашларны шундый арбаның бераз кыскарагына утыртып алып киткәннәре әле дә хәтеремдә, — дип сөйли ул. — Әни, абый, апа, мин озата бардык. “Галия, ничек авыр булса да, сыерны бетермә”, — диде әти әнигә. Әнием бик тырыш хатын иде. Ничек итсә итте, безгә ачлык–ялангачлык ачысын кичерергә ирек бир-мәде. Ул тегү текте, шуның өчен аңа шәл бәйләп бирделәр һәм әни, аларны сатып, акча эшләде. Аннан фронттан хатлар килә башлады.
Хатлар бар да гарәп хәрефләре белән язылган.
—Хатларда сугыш турында артык берни юк. Артларындагы штампларыннан күренгәнчә, алар цензура аша үтә. Нигездә, хат авторы һәр кешегә аерым–аерым — балаларга, туганнарга, күршеләргә, авылдашларына сәлам юллаган һәм үзе турында язган, — диде безгә хатларны укырга ярдәм иткән “Казан арты” тарих–этно-графия музее хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин (аңа зур рәхмәтебезне җиткерәбез).
Шул хатлардан өзекләрне сезгә дә тәкъдим итәргә булдык.
“Кадерле иптәшем Галия. Сезгә иптәшең Гыйлаҗи бик сагынып, бик саргаеп, ифрат күп сәлам язып, тиздән бергә булуыбызны теләп калам. Һәм шулай ук Тәслимә кызым илә Мөнәвәрә кызыма һәм дә Әнис улым белән Фәнҗия кызыма бик сагынып, бик саргаеп, бер күрергә зар булып тилмереп, күп сәламнәр язып калам... Инде безнең хәлгә килгәндә бу көнгә исән-сауларбыз, сезнең җибәрелмеш хатыгыз буенча исәннәр дип шөкер кылабыз...Сезнең язган хатны 17нче июньдә алдым. Үзем дә шул ук көнне яздым. Фронтка кергәнгә 18 ай тулган көнне яздым. Галия, 18 айның 2 генә аен арттарак үткәрдек, калганын гел дошманга каршы. Аллаһы Тәгалә бик күп рәхмәтен салды, фирештәләр саклады инде. Шушында булган хәлләрне искә төшерсәң, диваналар каласың”.
“Сагынычлы сәлам хаты яздым 27 июльдә. Теләп алып гомер иткән хатыным Галия. Сезгә бик сагынып, бик саргаеп ифрат күп сәламнәр язып, исәнлекләр әйтеп, бергә яшәүне бер Ходайдан сорап калам...Хатыгызны алдым. Җавап җибәрергә вакыт булмады. Безнең инде менә вакыт җук. Хәзер алга барабыз. Аллаһы Тәгалә ниләр язгандыр инде. Ярый, ичмасам, кәртечкәгезне җибәрүегезгә. Үзебезнең борчу зур булса да, күп мәртәбәләр алып карыйм...Аны да мәгълүм итим. Майор да исән-сау җөри әле. Аннан Күпербашның... белән сөйләштем, Фәйзуллинны табып, хат алыштым...”
“...29 декабрьдә сул аягыма зәгыйфьлек килә язды. Балтыр өстенә осколка тиеп, 2 көн сан- частьта яттым...Мине догагыздан калдырмагыз. Балаларны ач итәргә тырышма. Хуш”.
“...Син язгансың, ай ярым хатың килми торды, дип. Үзеңнән дә хат бик күп гомерләр алмый тордым. Кызым Мөнәвәрәдән хат алсам, бик зур шатлык була.Үзебез тегеләр белән ызандаш йөрибез... Аннан шуны да мәгълүм итим, балаларны укыт, дөнья эше бетмәс ул. Гаиләне бик сагынам, ичмасам, төшкә дә кермиләр, кәртечкә- ләренә карыйм да үксим дә китәм. Бар да күземә карап торалар. Аллаһы Тәгалә шушыларны ятим калдырыр микәнни, дип уйлыйм. Гаилә хакына исән кайтып булмасмы. Шуңа бик сөенәм, Аллаһы Тәгалә кушкандыр, алардин башка утырып ашамадым, аларга ачуланмадым. Бүгенгә кадәр исән җөрүем һәм тук булуым бар да шулар бәхетенәдер инде...
Тугыз айлар үтеп китте
без фронтка кергәнгә,
Тугыз айлар узып китәр
бу хат барып җиткәнгә.
Тугыз айның буйларында
күп күрде безнең башлар,
Җитмәде аккан сулар күк
түккән безнең яшьләр...”
“...2 җыл тулганда өйгә кайтырмын күк дип сиңа хатка язганым җук иде. Шул күңел илә уйлап җөри идем. 2 җыл тулганда өйгә кайтып булмаячак инде. Галия, үзебез шул дошманнар белән үзебездән Билаллар капкасы хәтле арада ятабыз, сөйләшкәннәре ишетелә. Күп кенә иптәшләр ранный булып, кайсылары урынында калды. Безгә Ходай Тәгалә ни язгандыр...Инде әйтим, балаларны эш белән бик ватма инде...”
— Бервакыт абый хатны тоткан да сөенче алырга дип эштән кайтып килүче әни каршына йөгергән. Аны укуга әни сыгылып төшкән. Ул хат түгел, ә әтинең хәбәрсез югалуы турындагы кәгазь булган, — ди Фәнҗия апа. — Бу 1942 ел иде. Әмма әле шуннан соң да, 1943 елны, әтинең язган хатлары бар. Димәк, ул югалмаган булган, димәк, исәнлегенә өмет бар. Дөрес, әни өметен беркайчан да өзмәде. Бергә хезмәт иткән дустыннан әтине үлеме турында барысын да әйтеп язган хат килеп төшкәч тә, әтине көтүеннән туктамады.
Фәнҗия апа белән вакыт үтү сәбәпле ертыла башлаган дәфтәр битен кулга алабыз. Бу хат безнең хәрефләр белән язылган иде, шулай да укырга бик авыр, чөнки буявы уңган. “Юлда барганда снаряд шартлады. Немец фашисты снаряды кыйпылчыгы тиеп, Гыйлаҗи яраланды. Госпитальгә алып барганда машина туктагач, карасак, Гыйлаҗи вафат булган иде. Кабер казып, юл кырында күмдек. Шул вакытта гимнастеркасыннан 2 лезвиесын, фоторәсемен алдым. Лезвиеләрен җибәрә алмыйм, ярамый, ә менә фоторәсемнәрен хат белән салам”, — диелгән юллар бар иде анда.
— Сталинград сугышында булган бу хәл. Әтинең кайда күмелгәнен дә белмибез. Үзем тигезлектә 48 ел яшәдем. Хәзер ирем мәрхүм инде. Бер үзем. Әмма минем терәкләрем — балаларым бар, — ди Фәнҗия апа.
Гыйлаҗи Йосыпов турындагы мәгълүматларны без Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссарга юлладык. Ул аны тиешле урынга җибәрә. Бәлкем, кем белә, Гыйлаҗи абый турында яңа мәгълүматлар да алырбыз.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International