Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бәяләр бакчаларда үзен сиздерәме
2015 елның 18 марты, чәршәмбе
Бәяләр бакчаларда үзен сиздерәме
Азык–төлеккә бәяләр үзгәрүнең балалар бакчаларына да йогынтысы тими калмагандыр. Бу турыда иң башта район прокуроры ярдәмчесе Рамил Йосыпов белән сөйләштек.
— Бакчаларны тикшергән юк, — дип җавап бирде прокурор ярдәмчесе. — Әлегә республика прокуратурасыннан бакчаларны тикшерергә дигән күрсәтмә килмәде. Шикаятьләр дә кермәде.
Республика буенча “Роспотребнадзор”ның Арча төбәге бүлеге җитәкчесе Эльвира Шәйхуллина:
— Бакчаларда ризык сыйфаты буенча таләпләр-не тупас бозу очраклары ачыкланганы юк, — диде.
Товар белән тәэмин итүчеләр белән узган ел төзелгән килешүләрдәге бәяләр бүгенгедән шактый аерыла. Бу мәсьәләне күптән түгел районга республиканың ФАС идарәсе вәкиле килгәч тә күтәрделәр.
Район мәгариф идарәсендә балалар бакчаларында туклану буенча җаваплы Гөлнара Ныркова болай ди:
— Бакчаларда баланың бер көнлек ашавы 98 сум 95 тиенгә төшә. Арчадагы һәм берничә авылдагы бакчаларны азык–төлек белән “Айракс” ширкәте тәэмин итә. Бәяләрдә элеккеге белән сизелерлек аерма юк. Авыл кибетләре тәэмин иткән кайбер авыл бакчаларында бәяләрдә бик аз гына аерма бар. Банан бик нык кыйммәт-ләнеп китте. Кайвакыт аның урынына башка җиләк–җимеш бирелә. 1 марттан өстәлләргә кыяр, помидор куела башлады. Бакчалар 1нче категорияле сыйфатлы ит белән тәэмин ителә.
“Айракс” ширкәте җитәкчесе Әгъләм Локманов:
— Безнең тәҗрибә зур, — дип сөйләде. — Бәяләр уйнавыннан бакчаларга зыян китермәдек. Зур суыткычларда, складларда туплап калган азык–төлек арзангарак та чыкты әле. Итне шәхси хуҗалыклардан алабыз. Ул җентекле ветеринария лабораториясе тикшерүе үткән булырга тиеш.
Кайбер балалар бакчалары мөдирләре, тәрбиячеләр белән сөйләштем. Берсеннән дә зарлану сүзе ишетмәдем. Киресенчә, бездә ашау бик әйбәт, диделәр.
Күпербаш һәм Арчаның 2нче балалар бакчасына төшке ашны туры китереп бардым. Алдан хәбәр итеп түгел. Күпербашта (13 март) балаларга фаршлы токмачлы аш, ит белән дөгеле вак бәлеш бирделәр. Эчтә, кухня диварына 10 көнлек меню элеп куелган.
— Меню белгечләр тарафыннан эшләнгән әзер рецептура буенча төзелә, — дип сөйли мөдире Энҗе Галиева. — Итле ризыклар көн саен бирелә, балык өч көнгә бер тапкыр. Азык–төлекне сыйфат срогына карап алам.
— Бакчада 18 ел пешекче булып эшлим, — ди Рәсилә Сәләхиева. — Элекке елларга караганда хәзер ашау әйбәтрәк. Сәгать 10нарда көн саен җиләк–җимеш бирәбез. Йогурт та бирелә. Итне ботлап китерәләр, ал ботны һәм артны чиратлап алабыз. Ит бик әйбәт.
Арчаның 2нче бакчасында (мөдире Фәния Шакирова) 16 мартта көндез балаларга борщ, пылау, кыяр, помидор бирделәр. Балалар сыпыртты гына. Үзем дә ашадым. Телеңне йотарлык! Пешекчеләр Рәидә Сабирҗанова белән Зөлфия Закирова уңганлыгына һәм ризыкның булуына бәйле бу. Ул турыда аерым язарбыз.
— Хәзер бакчада туклану күпкә яхшы, — дип сөйли тәҗрибәле пешекче Рәидә Сабирҗанова. — Ризык ассортименты төрлеләнде.
Теманы тагы да дәвам итеп була, әлегә нокта куеп торыйк.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз