Алар игелекле хезмәт башкара

2015 елның 20 марты, җомга
Алар игелекле хезмәт башкара
Мин асфальт–бетон заводына ачылыр алдыннан килгән идем. Ул вакытта Казаннан республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры, бер төркем журналистлар кайткан иде. Министр, заводның куәте турында сөйләп, аның торбасыннан күтәреләчәк төтенне газ плитәсе миченнән чыккан күзгә күренмәс пар белән тиңләп, журналистларны шаккатырган иде. Заводта немец белгечләре дә эшли иде әле. Ул көннән соң 6 ел вакыт үтте.
Арча станциясендә яшәүчеләр аның ачылганын, торбасыннан чыккан кара төтененә ничек түзәрбез, дип шөбһәләнеп көтте. “Татавтодор” ачык акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы 2009 елда эшли башлады. Әмма завод торбасыннан шул тирәдә яшәүчеләргә зыян салырлык кап–кара төтен чыкмады. Ни өчен асфальт җитештерүче, юллар төзүче, рәтләүче, карап торучы шундый куәтле предприятиене республика җи-тәкчелеге безнең Арча җиренә төзергә булды соң?
— Бердән, тимер юл буенда булуы белән урыны уңайлы, — ди Арча филиалы җитәкчесе Альберт Сафиев. — Икенчедән, Әтнә, Теләче районнарына 30–35 километр ераклыкта урнашкан үзәктә утырабыз. Менә шушы өч районга хезмәт күрсәтәбез.
Завод беренче вакытта елга уртача 150 мең тонналап асфальт җитештерсә, хәзер — 100 мең тонна. Заводның куәте кимегән дисезме, юк, бу заказга, акчага бәйле. Узган ел Татарстан Республикасының “Юл — урам челтәре” программасы нигезендә 800 млн. сумлык юлларга асфальт, щебенка–ком катнашмасы җәелгән, бозылган урыннар ямалган.
“Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы хезмәткәрләре карап торган юлларның торышын күзаллау өчен бер генә мисал: Арча, Әтнә, Теләче юллары 855 километрлап тәшкил итә, шуның 594 километры асфальтланган.
Чималның һәм асфальт җәюнең сыйфаты барыбызны да кызыксындыра. Шушы ук сорауны филиал җитәкчесенә бирәм.
— Завод югары сыйфатлы асфальт җитештерә, — дип, ышанычлы итеп әйтте Альберт Сафиев. — Монда кеше кулы тими. Электроника шулкадәр төгәл итеп эшли. Югары белемле Илнур Әхмәтов җитәкчелегендәге 4 кешедән торган лаборатория сыйфатны тикшереп, карап тора. Завод тәүлеккә 5 мең тонна чимал җитештерә ала. Апрельдән ноябрьгә кадәр эшли. Щебенка вагоннарда Уралдан кайта. Ул ныклыгы белән аерылып тора. Кыш буе вак таш тупладык. Әнә, үзегез күрәсез, ишегалдындагы тау өемнәрен. Элек без эшләгән су тисә җебеп утыра торган вак таш түгел инде бу. Асфальтны яңа технология белән җәябез.
— Чималны гына түгел, юлны төзү технологиясен дә тикшереп торабыз, — ди баш инженер Рамил Галәветдинов. — Россия, Татарстан программалары нигезендә эшләгәч, аларны ничек тормышка ашыруны читтән килеп карыйлар. Технологияне тупас бозу очраклары ачыкланганы юк.
Юл төзелешенә хәзер караш үзгәргән. Геологларга кадәр алдан урынны өйрәнә. Заказчы гына акчасын кызганмасын — юл сыйфаты аның заказына да бәйле. Асфальт җәеләсе җир тиешле сыйфатта булырга тиеш.
Предприятиедә безнең районнан 140 кеше эшли. Район бюджетына узган ел 9 млн. 432 мең сум акча кергән. 60лап техника. Иске техниканы тотмыйлар монда, яңаларга алмаштырып торалар.
Кышын завод эшләмәгәч, юлларга асфальт җәелмәгәч, тузган урыннар яңартылмагач, коллектив административ ялга чыгадыр, дигән фикер туарга мөмкин. Берәүне дә мәҗбүри рәвештә ялга җибәрмиләр. Чөнки кышын да эш бар аларга: юлларны кардан чистартырга, кар тотарга, вак таш туплап куярга, язын су басулар булмасын өчен канаулар казырга, юл буендагы су юлларын ачарга кирәк. Быел Арча шәһәрендәге юлларны кардан чистарту алар вазыйфасына кермәде.
— Борчыган проблемалар бармы? — дип сорыйм җитәкчедән.
— Бернинди проблема юк, — дип җавап бирде Альберт Сафиев. — Эшләргә кеше бар, безгә эшкә керергә язылган гаризалар бер китап булды инде хәзер, тәртип нык куелган, ягулык–майлау материаллары җитәрлек, заявка җибәрәбез — көнендә кайтып төшә, элек, чиләк тотып, оешмалардан соляр сорап телә-неп йөргән вакытлар бар иде, хезмәт хакы (уртача 24 мең сум) айга ике тапкыр көнендә бирелә, аңа да документларны вакытында әзерләп тапшырырга кирәк, соңга калсаң, утлы табага бастырачаклар, техникалар яңа, эшләргә чимал, заказлар бар. Ашханә ел дәверендә эшләп тора.
…Карлы, буранлы кыштан язга чыктык. Юлчыларның эше җиңелләрдән түгел. Эшләргә кирәк. Тиздән завод хәрәкәткә килер, юлларга асфальт җәелер, тузганнарын төзәтә башларлар. “Урак өстендә” 30лап кешене вакытлыча эшкә алырлар. Бу тагын 30лап кеше эшле, шуның кадәр гаилә керемле була дигән сүз.

Районда һөнәрле яңа буын үсә
15 мартта “Татавтодор” ачык акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы базасында һөнәр осталары бәйгесе булды. Ул кышны озату бәйрәме белән үрелеп барды. Иртәдән гармунлы җигүле атлар, кыңгырауларын чыңлатып, бәйрәмгә халыкны ташыды, бала–чагаларны утыртып йөрде. Көектән ат караучы Таһир Шиһабиевка кадәр ат җигеп килгән иде. “Өченче тапкыр киләм инде”, — ди. Җигүле атта гармун уйнап әйләнүче Равил Искәндәров Арча филиалында 32 ел эшли икән инде. Юлның икенче ягында кар чаналары, квадроцикллар балаларны рәхәт чиктерде. Чәчәкле–чуклы күлмәк кигән бик зур карачкыга да хәйраннар булып карап торасың. Олы гәүдәле татар әбие белән бабай образлары да һәркемгә бәйрәм кәефе өләшеп йөрде. Якында гына балалар өчен аерым уен мәйданы оештырылган иде. Алып баручылары уенга чакырып торды. Кыш бабай белән Яз кызы да бәйрәмгә килгән.
Аллы–гөлле шарлар белән бизәлгән капкасыннан эчкә узгач, аерым бер тамаша башлана. Пони атларында йөрисеңме, ак тарантаслысын сайлыйсыңмы — ихтыя-рың, бар да синең өчен! Ул гынамы, җәядән ук ату, шома тимер тәңкәгә зур чүкеч белән бик каты итеп сугып, ОАО “Татавтодор” язуын чуку, вак таш өеп куелган биек тау башына беренче менеп җитү, әтәчне куып тоту — халык рәхәтләнеп күңел ачты. Кем тели — шул килгән иде бәйрәмгә. Палаткаларда өчпочмак, вак бәлеш, коймак, шашлык, кайнар чәй белән тамак ялгап чыгарга мөмкин иде. Уеннары да, ризык та — бар да бушка! Соңыннан барлык әшәкелекләрне үзенә җыйган Карачкыны яндыру үзе бер тәэсирле манзара булды. Күңелләр яңарып, сафланып киткәндәй булды...
Иртәнге сәгать 9да бәйрәмнең рәсми өлеше башланып китте. Казаннан “Татавтодор” ачык акцио-нерлык җәмгыяте генераль ди-ректоры урынбасары Илдус Фәсхетдинов, техник директор Наил Хәйретдинов кайткан иде. Әлеге зур чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин катнашты. Илдус Фәсхетдинов иң башта “Адмирал” базары янгынында һәлак булучыларны һәм 8 мартта гомере өзелгән Арча филиалында озак еллар прораб булып эшләгән Михаил Абрамовны 1 минутлык тынлык белән искә алуны игълан итте. 1 минутлык тынлыктан соң Илдус Фәсхетдинов һөнәр осталарының абруе арта баруы турында сөйләде, бәйгедә катнашучыларны сәламләде, аларга уңышлар теләде.
Сәхнәдә Казаннан кайткан ар-тистлар җырлап торды. Бәйгедә Арча, Саба, Аксубай, Апас, Чүпрәле, Яр Чаллы, Түбән Кама, Шәһәр яны (Пригородный), Мамадыш, Минзәлә филиаллары һөнәр осталары катнашты. Алар “Иң яхшы автомобиль йөртүче”, “Иң яхшы төягеч йөртүче”, “Иң яхшы автомобиль юлларын карап торучы”, “Иң яхшы асфальт җәюче”, “Иң яхшы инженер–геодезист”, “Иң яхшы пешекче”, “Иң яхшы асфальт–бетон заводы бригадасы” исемнәрен алу өчен көрәштеләр.
Арча филиалы шоферы Эмиль Хәнәфиев заманча “Volvo” машинасына 6нчы булып утырды. Узган ел ул бу төр ярышта беренче урынны алды. Предприятиедә 3нче елын эшли. Мәскәүдә дә эшләп алган. Соңыннан нәтиҗәләрне игълан итүче: “Эмиль бәйге шартларын бик шәп үтәде, әмма борылышта аз гына юл кырыена тиеп китте. 1нче урынны аласы иде, 2нче урынга калды”, — дип әйтте.
— Бәйге җиңелләрдән түгел, — диде Эмиль. — Билгеле бер тизлектә һәм дөрес итеп төягеч техника янына килеп туктарга һәм кузгалып китәргә, йөкне бушатырга һәм юл–транспорт кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.
Янәшәдәге мәйданда автомобиль юлларын карап торучылар ярышты. Командада дүртәү: “ГАЗель”дә Алмаз Муллагалиев, мини–төягечтә Илфат Галиәхмәтов, юл эшләрен башкаручылар Алмаз Касыймов, Рифат Хафизов юлны сыйфатлы итеп тоту һәм төзәтү буенча җитезлекләрен сынадылар. Егетләр предприятиедә 3–4 ел эшли. Бу төр ярыш быел беренче тапкыр оештырылган.
— Иң кыены нәрсә булды? — дип сорыйм.
— Мини техника чүмеченә туп төяве, — диде алар.
Йөкне түкми–чәчми бушату, төяү турында сүз бара монда. Афәрин, егетләрдә икенче нәтиҗә!
Ярышлар цех эчендә дә барды. Мастер Илүс Ризванов җитәкчелегендә машинист Сетдар Атаев, машинист ярдәмчесе Эльмир Хөснетдинов, операторлар Ирек Нәҗметдинов, Фәһим Усманов асфальт җәю буенча осталыкларын күрсәттеләр. “Былтыр 2нче урынны алган идек”, — диләр. Ә быел... беренче!
Илүс — югары белемле юл төзүче.
— Кышын юлларны карап торабыз, — ди. — Майдан юл төзелеше башлана. Авыр хезмәт.
— Сез төзегән юлларның сыйфаты ничек? — дип сорыйм.
— Юллар нык. Юл җәйгәндә аның сыйфатын тикшереп торалар.
Асфальт ясаучылар аерым ярышты. Операторлар Равил Мөхәммәдиев, Рифат Хәкимов:
— Бу төр ярыш быел гына кертелде, — дип сөйлиләр.
— Асфальт–бетон заводын немецлар белән төзедек, шуннан бирле эшлибез, — ди Равил. — Сигезенче ел инде. Эштә компью-тер артында булсак та, эшебез җиңелләрдән түгел. Нәкъ бәйләнгән эт шикелле беркая китә алмыйсың.
— Бүгенге ярыш сезнең өчен җиңел булдымы?
— Ансат түгел. 20дән артык рецепт арасыннан, тиешле компонентларны сайлап, асфальт ясадык. Аның дөреслеген лабораториядә тикшерәләр. Асфальт болгата торган валны сүтеп җыйдык.
Алар белән лаборантка Гөлнара Нигъмәтҗанова да үз белгәннәрен барлады.
Һәм ничәнче нәтиҗә, дип уйлыйсыз? Беренче!
Инженер–геодезистан башка юл төзүче була алмый. Җирле географик шартларга яраклаштырып, юлны мөмкин кадәр нык һәм уңайлы итеп төзү алар хезмәтенә бәйле. Алар да ярышты. Абыйлы–энеле Алмаз белән Илназ Мәүлетовлар, белемнәрен эшкә җигеп, яхшы нәтиҗәгә ирештеләр — көндәшләре арасында өченче урын!
— Мин югары белемле төзүче, — дип сөйли Алмаз. — Икебез дә шушы предприятиедә эшлибез.
— Инженер–геодезистның бәйгедә ничек сыналганын да әйтеп бирсәгез...
— Башта теоретик яктан белемне тикшерделәр, аннан практик өлешкә күчтек. Мәйданда 4 нокта, шуның координаталарын белергә кирәк иде. Бәйгедә катнашу бервакытта да җиңел түгел инде ул.
Соңыннан җиңүчеләрне котладылар. Тантанада “Татавтодор” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Илдус Фәсхетдинов һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин катнашты.
— “Татавтодор” ачык акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы безнең җирлектә булуы бик әһәмиятле, — дип сөйләде Илшат Галимуллин. — Бу кешене эшле итү, бюджетка акча керү, сыйфатлы юллар төзү белән бергә предприятиедә заманча техника белән эш итә белүче, һөнәрле яңа буын үсеп килүе дә.
Ярышның һәр төре буенча җиңүчеләргә Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Быелгы бәйгедә Арча филиалы (җитәкчесе Альберт Сафиев) һөнәр ияләре барлык көндәшләрен уздырды — ярышта беренче урынны алдылар! “Татавтодор” ачык акционерлык җәмгыятенең күчмә кубогын алу бәхетенә ирештеләр. Сөенечләренең чик–чамасы булмады! Котлыйбыз! Тантананы алып баручының: “Бүгенге бәйгедә иң күбе 108 балл, иң азы 34 балл җыйдылар”, — диюе арчалыларга зур бәя булып яңгырады.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International