Уяулыкны көчәйтергә

2015 елның 10 апреле, җомга
Уяулыкны көчәйтергә
7 апрельдә район җитәкчесе Илшат Нуриев прокуратура һәм хокук саклау органнары вәкилләре белән экстремизм һәм террорчылыкны кисәтү буенча киңәшмә уздырды.
Анда район буенча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев районда оператив хәлнең торышы белән таныштырды. Район прокуроры Ринат Ситдыйков предприятиеләр һәм оешмаларда хезмәт хакларын вакытында түләүне тәэмин итү буенча күрелгән чараларның районда социаль тотрыклылыкны саклауга йогынтысы турында сөйләде. Соңгы вакытта прокуратура үткәргән тикшерүләрнең кайбер сәүдә нокталарында янгын куркынычсызлыгы таләпләреннең тупас бозылу фактларын ачыклаган.
— Закон һәркем өчен дә бер. Без аның төгәл үтәлүен тәэмин итәргә бурычлы. Беркемнең дә райондашларыбызның сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куярга хакы юк, — диде район җитәкчесе.
Икенче көн тәртибе буенча “Арча хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин редакциянең террорчылык һәм экстремизм идеологиясен фаш итү буенча хокук саклау органнары белән хезмәттәшлеген үстерү турында чыгыш ясады. Киңәшмәдә газета, телевидение һәм радио аша террорчылыкка каршы пропаганданы көчәйтү, бу темага хокук саклау, хакимият органнары вәкилләре, дин әһелләре белән түгәрәк өстәлләр, әңгәмәләр, турыдан–туры эфирга чыгулар оештыру турында күрсәтмәләр бирелде. Шулай ук газета битләрендә террорчылык куркынычы янаганда гражданнарга үз–үзләрен тоту кагыйдәләрен аңлату зарурлыгы да әйтелде. (Бу кагыйдәләр газетабызның киләсе санында басылачак).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International