Үз күңелен үзе күрә

2015 елның 10 апреле, җомга
Үз күңелен үзе күрә
Штерә авылында гомер итүче Нургали ага Шәрәфиев шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Сугыш ветеранын котларга Арча район башлыгы урынбасары Любовь Осина, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев, Иске Чүриле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Заһидуллина килгән иде. Любовь Осина юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм бүләк тапшырды.
Нургали абый Питрәч районының Кибәк Иле авылыннан. Әнисе, әтисе кулына ике бала калдырып, якты дөньядан киткәндә аңа әле биш яшь кенә була. Аннан гаиләгә үги әни килә.
— Юк, кыерсытмады ул безне. Әтигә килгәч, туган балалары белән беррәттән үстерде. Рәхәт тормышта яшәдек дип әйтә алмыйм, төрле чак-лар булгандыр. Заманы шундый иде бит, — ди ветеран.
Сугышка алынганда егеткә әле 17 яшь тә тулмаган була. Башта Суслонгерга китә, тик анда артык газап чигәргә өлгерми, 15 көннән хәрби хәзерлек үтү өчен Горький өлкәсенә җибәрәләр.
— Бер сүз русча белми идем. Армия тормышы өйрәтте. Күрде инде башлар, Аллага шөкер, барын да күрде, — дип ветеран сүзен кыска тотты. Әллә чыннан да хәтерләмәде, әллә искә төшерәсе килмәде, ул еллар турында Нургали абый бик ачылып китеп сөйлисе итмәде.
Икенче Белоруссия фронты составында беренче номерлы пулеметчы булып Балтыйк буе республикаларын фа- шистлардан азат итүдә катнаша ул. Рига өчен барган көрәштә 150нче укчы полк немец самолетлары тарафыннан бомбага тотыла. Контузия алган Нургали Шәрәфиев ике тәүлеккә якын аңсыз ята. Аны үзебезнең сугышчылар табып ала. Госпитальдә дәваланып чыкканнан соң 321нче укчы дивизиягә эләгә. Совет сугышчылары фашистларны кысрыклый башлый, акрынлап Польшага якынлаша.
— Балтыйк диңгезенең бер тармагын үтеп, ярга чыгарга приказ бирелде. Немец самолетлары утка тотканда, салларда ярга якынлашып килә идек инде. Саллар таралып, шунда бик күп сугышчылар су төбенә китте. Без, 4 егет, бүрәнәгә тотынып ярга чыктык. Безнең кебек коры җиргә чыгучылар унлап кеше иде. Немецлар безне камап алдылар да, үзләре белән алып киттеләр. Аннан пароходка утыртып, Германиягә озаттылар, — ди Нургали абый.
Әсирлектән солдатларны союздаш Америка гаскәрләре коткара. Бәлкем, шуңадыр да, Нургали Шәрәфиевның әсирлектә булуы беленми кала.
Махсус төзелгән разведка батальоны составында Германия территориясендә 1949 елга кадәр хезмәт итә ул. Күкрәге тулы орден–медальләр белән кайткан егет гаилә корып җибәрә. Ярын Штерә авылыннан таба, үзе дә шунда килеп урнаша. Әмма хатыны Зәйтүнә озын гомерле булмый. Өч бала белән ялгызы калган ир шушы ук авылда яшәүче Мөнирә белән яңадан гаилә кора.
— Мин әнидән 9 яшьтә калдым, — ди Нургали абыйның кече кызы Дамира. — Үги әниебез начар булмады. Әтине бик тәрбияләде. Шуның өчен генә дә олы хөрмәткә лаек ул.
Нургали абый 75 яшенә кадәр фермада эшли, атлар карый. Тиресен дә түгә, печәнен дә ташый. “Хәзер дә урамга чыкканда ферма тирәләрен урап кайтам әле мин”, — ди ул. Мөнирә апаны да җирләгәч, берүзе кала ветеран. “Ярый әле, иптәшкә та- выкларым бар. Шулар белән сөйләшеп, үз күңелемне үзем күреп йөрим, — ди. — Атна саен кызым кайта. Күршеләрем бик яхшы. Авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Заһидуллина ярдәм итеп тора. Аллага шөкер, тормышым әйбәт, бар нәрсәм бар”.
Гөлсинә Зәкиева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International