Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Беренче чиратта игътибар кирәк
2015 елның 10 апреле, җомга
Беренче чиратта игътибар кирәк
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек уңаеннан сугыш ветераннарының сәламәтлеген саклау һәм аларга медицина ярдәме күрсәтү максатыннан “Безнең кадерле ветеран” дигән республика социаль–гуманитар проекты старт алган иде.
Ул сугыш, тыл ветераннары һәм инвалидлары өчен дәвалау учреждениеләрендә махсуслаштырылган палаталар булдыру һәм аларга иң уңай шартлар тудыруны күз алдында тота.
Безнең Арча үзәк хастаханәсендә дә шундый дүрт палата бар. Икесендә хәзерге вакытта өч тыл ветераны дәвалана. Палаталарның берсе хирургия, икенчесе йөрәк–кан тамырлары авыруларын дәвалау үзәгендә. Ишектән керүгә үк алардагы уңайлылык күзгә ташлана. Икесе дә ике урынлы. Чиста, якты, җылы, иркен. Шунда ук юыну урыны, салкын, җылы суы, күпфункцияле ятак-лар, озак урын өстендә ятучыларга махсус матраслар, өстәл, кием–салым шкафы, урындыклар, телевизор, радио, сәгать, суыткыч, чәйнек, чәй сервизы, урыннан тормыйча гына табиблар, шәфкать туташларын чакырту өчен махсус төймә һәм башкалар. Ә калган икесе төзекләндерелә (хастаханәнең шушы палаталар урнашкан өлешендә төзекләндерү эшләре бара). Душ һәм бәдрәф аларының үзләрендә үк булачак.
— Әлеге палаталарда сугыш һәм тыл ветераннары дәвалана, — ди дәвалау эшләре буенча баш табиб урынбасары Венера Кәримова. — Моннан тыш, ветераннарга амбулатор ярдәм дә күрсәтелә. Поликлиникада алар чиратсыз участок табибларына күренә. Ә йөри алмасалар, табиблар өйләренә бара. Авылларга да чыгалар. Шунда ук анализлар алына, УЗИ үткәрелә. Стационарда дәвалау таләп ителсә, хастаханәгә алып киләләр. Шулай ук хастаханә хезмәткәрләре, өйләренә барып, тулысынча диспансерлаштыру үткәрделәр. Бу чаралар Җиңүнең 70 еллыгы белән генә бәйле түгел, һәрвакыт бара һәм барачак.
Хирургия бүлегендә ятучы Анна Шаронова операциядән соң. Янында кызы Татьяна.
— Әнигә 86 яшь. Тумышы белән Төбәк–Чокырчадан. Хәзер Арча станциясендә минем белән яши. Сугыш елларының барлык авырлыкларын да башыннан кичергән. Гомере буе тимер юл хастаханәсендә санитарка булып эшләгән. Әле әйбәт кенә йөреп тора иде. Менә авырып китте. Хастаханәгә ашыгыч ярдәм машинасы белән бик авыр хәлдә алып килдек. Хәле бераз яхшырды инде. Табибларга, шәфкать туташларына рәхмәт. Яхшы итеп карыйлар. Бик ягымлылар. Уколларын да кадыйлар, тиешле даруларын да бирәләр, УЗИга да төшерделәр. Өлкәннәр өчен иң кыйммәтлесе — игътибар һәм ихтирам. Палатада уңайлы, бөтен шартлар тудырылган. Чиста. Мондый мөгамәләдән без бик канәгать, — ди тыл ветеранының кызы Татьяна.
Икенче палатада ятучылар белән бик аралашып булмады. Берсе — Арча, икенчесе Саба районыннан. Икесе дә инсульттан соң. Өч секцияле ятаклар да шушы палатада.
“Безнең кадерле ветеран” проекты 3 этапта барды. Өченче соңгы этабы быелның маена кадәр дәвам итәчәк. Хастаханәдәге махсуслаштырылган палаталарның торышы белән танышу, алардагы авыруларның хәлләрен белү максатыннан анда район җитәкчеләре дә, яшь гвар- диячеләр дә булды. Шушы көннәрдә генә район ветераннар советы җитәкчесе Альберт Җамалиев, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Гаранина, районның Иҗтимагый совет рәисе Ринат Һидиятов булып китте.
— Хастаханәдә ветераннар өчен булдырылган уңайлыклар белән таныштык. Канәгать калдык. Моның өчен республика, район, хастаханә җитәкчеләренә, хастаханә персоналына зур рәхмәт. Авыллардагы ветераннар оешмалары җитәкчеләренә, чордашларына, авылдашларына мөрәҗәгать итеп шуны әйтәм, авыруның хәлен дә белеп китсәләр, бик яхшы булыр иде. Аларга иң беренче чиратта игътибар кирәк, — диде Альберт Җамалиев.
— Мондый мөнәсәбәт юбилей кысаларында гына түгел, һәрвакыт булсын, —дип өстәде Ринат Һидиятов. — Сугыш чоры балаларына да игътибарны көчәйтергә кирәк.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз