Бездә аңлашылмаучылык юк

2015 елның 24 апреле, җомга
Бездә аңлашылмаучылык юк
Кешеләр тормышына куркынычсызлык тудыру сәбәпле, авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне яңа йортларга күчерү мәсьәләсе халыкта күп сораулар тудырды. Бу теманы тагын бер кат ачыклап китү максатыннан без шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Камил Гомәров белән элемтәгә кердек.
– Камил Васыйлович, элегрәк авария хәлендәге йортларда яшәүчеләргә фатирлар бушка бирелә иде…
– Әйе, 2012 елга кадәр фатирлар социаль норма нигезендә бер кешегә 18 квадрат метр исәбеннән, ягъни бер кешегә — 33, ике кешегә — 42, өч кешегә 54 (18х3) квадрат метр бирелә иде. Ә федераль бюджеттан акча авария хәлендәге торактагы фатир мәйданы күпме булса, яңа йорттан алган фатирның да шуның кадәр генә мәйданы өчен күчерелде. Калганын район бюджеты күтәрде. Тик федераль бюджетның да кесәсе төпсез түгел. 2013 елда “Торак–коммуналь хуҗалыгын үзгәртеп коруга булышлык итү Фонды турында”гы 185 номерлы Федераль закон нигезендә социаль норма юкка чыгарылды.
– Яңа закон нигезендә авария хәлендәге йортларда яшәүчеләргә яңа фатирга күчү шартлары да үзгәрде. Шулаймы?
– Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне тораксыз калдырмау максатыннан, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан хосусый милек ияләренә социаль ипотека программасы кысаларында базар бәясеннән арзанга фатир алу мөмкинлеге бирелде. Аны 15 ел дәвамында ташламалы процент белән (7 процент) кредит алып, ваклап түләргә була. Тик монда да бер шарт бар–ул кешенең башка торагы булмаска тиеш. Йорты бар икән, аңа авария хәлендәге торагы өчен компенсация гына түләнә.
– Дәүләт авария хәлендәге фатирны күпмегә сатып ала?
– Бәясе Татарстан Рес- публикасы Министрлар Кабинетының ИХ-12-378 номерлы (25.12.2013 ел) беркетмәсе нигезендә билгеләнгән һәм бер квадрат метры өчен 11022 сум тәшкил итә. Яңа фатирны шәхси милек хуҗасы бер квадрат метры 28000–28500 сумнан сатып ала. Һәм авария хәлендәге йорт шунда ук юкка чыгарыла.
– Кайбер милек хуҗаларының бакчалары да бар. Алар исәпкә алынамы?
– Җир шул 11022 сумга керә. Яңа фатирга күчү белән авария хәлендәге йорт урынындагы җир республика милкенә тапшырыла.
– Әгәр авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр аннан китәргә теләмәсә?
– Алар үзара сөйләшеп, бер карарга килергә тиеш. Шул очракта гына йорт бу программага керә ала. Бер кеше риза булмаса да, күршеләре йортны төзекләндереп бирүен таләп итеп, аны судка бирә ала. Кайбер районнарда шундый мисаллар булган. Тик бездә әлегә аңлашылмаучылык юк, сөйләшеп, аңлашып барыла. Фатир хуҗаларының берсе дә риза булмаган очракта, үз исәпләренә йортны төзекләндереп чыгалар. Соңыннан ул, торак комиссиясе тарафыннан төзелгән актка нигезләнеп, ярак- лы дип табылырга тиеш. Һәм ул йорт программадан төшеп кала. Район буенча шундый 36 йорт бар. Барысы 93 авария хәлендәге торак бар иде. 57се (189 фатир) әлеге программа буенча фатир алачак. 133 фатир хуҗасы белән килешү төзелде инде.
Гөлсинә Зәкиева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International